Гашура коне — вэгазь. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә сәйидинә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн.

Галәмнәрне юктан бар кылып, безләрне халык иткән, тәрбияләгән Аллаһыга барча хәмде-сәналәребез, олуглау-мактауларыбыз булсын.

Һәм дә Аллаһының хак расүле, тугры пәйгамбәре, шәриф булган колы – пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә салават-шәрифләребез ирешсә иде. Гашура коне – харам булган дүрт айларның берсе – мөхәррам аеның 10 нчы көне.

Коръәни Кәримдә Раббыбыз болай дип әйтә:
«Һичшиксез, Аллаһы хозурында айларның саны Аллаһының күкләрне һәм җирне яраткан көндәге [катгый карарын белдергән] язуында [Ләүхүл-Мәхфүздә] – унике. Шуларның дүртесе – харам [айлар]. Бу – [рәвешле елның унике ай булып, шуларның дүртесенең харам кылынуы турындагы хөкем Ибраһим һәм Исмәгыйльдән [галәйһимуссәлам] калган] хак дин. [Моннан соң бернинди айда да, бигрәк тә] Боларда [гөнаһ эшләү һәм гыйбадәтләрне кире кагу белән җаныгызны җәһәннәмгә атып] үз-үзегезгә золым итмәгез». «Әт-Тәүбә», 9:36

Гарәп теленнән «Гашура» дигән сүз «унынчы» дип тәрҗемә ителә. Бу көннең тарихи үзенчәлеген, аның мөселманнар өчен ни дәрәҗәдә югары көн икәнен барыбыз да аңлыйбыз, беләбез. Бу көн – пәйгамбәрләр тарихында да үз урынын алган көн. Гашурә көнендә күп гасырлар элек бер зур вакыйга, Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы була.

Муса галәйһиссәлам үзенең халкы белән артыннан куа килгән гаскәрдән качкан. Ул гаскәрнең башлыгы фиргавен була. Аллаһы Тәгалә

Муса галәйһиссәлам халкына диңгездә юл яра, диңгез суы икегә бүленеп, коридор барлыкка килә, ә диңгез төбендәге җир коры була. Бу могҗизаны күрсә дә, үзенең имансызлыгы белән сукырайган фиргавен барыбер шушы коридорга керә. Муса үз халкы белән икенче ярга җитүгә, Аллаһы Тәгалә диңгезне кире куша һәм фиргавен үз гаскәре белән су астында кала. Бу бәладән котылу хөрмәтенә, Муса галәйһиссәлам шул көнне ураза тота башлый, аның халкы да аңа иярә.

Ибне Габбас радыяллаһу ганһе мондый хәдис тапшыра: «Пәйгамбәребез Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдиләрнең Гашурәдә ураза тотканнарын күрде. Ул алардан: «Нәрсә бу?» – дип сорады. Яһүдиләр: «Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Мусаны фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Муса да бу көнне ураза тоткан», – дип җавап кайтардылар. Пәйгамбәребез аларга: «Муса пәйгамбәргә карата минем хокукым беренчелдер (мин лаеклырак)», – дип җавап бирде һәм үзе дә уразага кереп, калганнарга да бу уразаны тотарга кушты», – дип әйткән. Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәк итеп шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны, ягъни безне дә бу көндә ураза тотарга өндәгән.

Бу көндә ураза тотуның фазыйләте турында түбәндәге хәдистә дә әйтелә: «Ул үткән ел гөнаһларына йолым булып тора».

Бу көнне төннең кайсыдыр өлешен намазда үткәрергә, гыйбадәттә булырга кирәк. Пәйгамбәребезнең тагын бер хәдисендә болай дип әйтелә:
«Рамазан аеннан соң иң яхшы ай – мөхәррам ае; мәҗбүри (биш вакыт фарыз) намаздан һәм төнге намаздан соң, ягъни тәһәҗҗөд намазыннан соң иң яхшысы – Гашура көнендә укылган намаз».

Нинди көндә ураза тотасы? Имам Әхмәд рахмәтуллаһи галәйһинең хәдисләр җыентыгында мондый хәдис китерелә: «Гашура көнендә ураза тотыгыз. Бу эшегездә яһүдиләргә каршы булып, йә бер көн алдан, йә бер көн арттан уразага өстәгез».

Әлеге хәдисләрдән чыгып, шуны әйтергә була: Гашура уразасы 3 көн тотылса хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезнең күңеленә дә туры юлны – һидаять салып, бу тормышта җәмгыятебез өчен дә, кешеләр өчен дә файдалы булып яшәүләребезне насыйп итсен иде.

Аллаһы Тәгалә безне бозык, дөрес булмаган, адашу юлларыннан саклап, дөрес юлга, мәгърифәт юлына ирештерсә иде. Аллаһы барчабыздан да разый булсын. Әәмин.

Гайсә хәзрәт Фәрхетдинов,
«Шәрәфетдин» мәчете имам-хатыйбы