Хаҗ кылу гамәлләрен һәм Корбан бәйрәмен үз эченә алган зөлхиҗҗә ае тәмамлану белән, мөселман календаре буенча яңа ел башланып китә. Исламча яңа елның иң беренче ае булып Мөхәррәм ае килә. Әлеге айның унынчы көне – изге көннәрнең берсе булган Гашура коне. Риваятьләрдән билгеле булганча, бу көнне җир йөзендә күп кенә шатлыклы вакыйгалар булып узган.

Гашура уразасы

Иң элек мөселманнар нәкъ Гашура көнендә ураза тоткан. Ә инде соңрак, Аллаһ тарафыннан рамазан аенда ураза тоту әмер ителгәч, Гашура уразасы – теләге булган кеше генә кыла торган гыйбадәт булып калган. Ягъни әҗер-савап аласың килсә тотасың, тотарга мөмкинлегең юк икән – гөнах булмый.

Ә инде әҗер-савапка килгәндә, пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи үә сәлләм) бу хакта болай дигән:

«Гашура көнендә ураза тотсагыз, узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”.

Әлеге мөбәрәк көндә яһүд халкы да ураза тота торган була. Шунлыктан пәйгамбәребез, алардан аермалы буларак, мөселманнарга ике көн ураза тотарга киңәш иткән, адашуда булган яһүд халкына охшамаска тырышкан.

Гашура көне уразасын ничек тотарга?

Гашура коне уразасы ике көн тотыла. Алдыннан бер көн һәм Гашура көнне. Шулай ук, Гашура көнне һәм артыннан бер көн тотарга мөмкин. Һич булмаса бер көн генә тотарга да ярый – Гашура көнендә генә.

Гашура көне уразасына ният ничек әйтелә?

Ният күңелдә булырга тиеш. Тел белән ниятләргә дә мөмкин:

“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Гашура көне уразасын тотарга ният кылдым.

Кич белән авыз ачкач ифтар догасы:

“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.

“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Гашура көнне ураза тоткан кешеләр олуг савапларга ирешә, ә сәдака биргән кеше, бер бөртек сәдака өчен Өхед тавы кадәр әҗер алыр диелә.

Гашура көне ни өчен изге көн?

Гашура көне – изге көннәрнең берсе. Риваятьләрдән билгеле булганча, бу көнне күп кенә шатлыклы вакыйгалар булган. Шуларның берничәсен санап үтик:

  • Гашура көнендә Аллаһы Тәгалә күкләр-җирләрне, тауларны, диңгезләрне, җәннәтне яраткан;
  • Атабыз Адәм галәйһиссәләмне юктан бар иткән, шулай ук Гашура көнендә аның тәүбәсен кабул иткән;
  • Аллаһ Тәгалә бу көндә Муса (галәйһиссәләм)гә могҗиза биреп, диңгезне ярып, дошманы Фиргавенне гаскәре белән суга батырган;
  • Нуһ (галәйһиссәләм)нең көймәсе ярга килеп туктаган;
  • Юныс (галәйһиссәләм) бу көндә кит балыгы карыныннан чыгып котылган;
  • Гайсә (галәйһиссәләм) гашура көнендә дөньяга килгән һәм бу көндә күккә күтәрелгән;
  • туганнары коега ташлаган Йосыф (галәйһиссәләм) бу көндә аннан чыгарылган;
  • Давыд (галәйһиссәләм)нең тәүбәсе кабул ителгән;
  • Ибраһим (галәйһиссәләм)нең улы Исмәгыйл (галәйһиссәлләм) дөньяга килгән;
  • Йосыф (галәйһиссәләм)не сагынып кайгырудан сукырайган Ягъкуб (галәйһиссәләм) бу көндә янә күрә башлаган;
  • Әюп (галәйһиссәләм) Гашура конне сырхавыннан арынган.

Мөхәррәм ае – изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Хакыйкый инану белән инанып, Гашура көнен генә түгел, Мөхәррәм айларының һәр көнен гамәл-гыйбадәт кылып уздырырга тырышсак иде.