Ән Нәбә сүрәсе Мәккә чорында иңгән сүрә булып санала. Ул 40 аятьтән тора, Коръән китабында 78-нче сүрә булып килә. Түбәндә әлеге аятьнең гарәпчә тексты, транскрипциясе, тыңлап өйрәнер өчен аудиоязмасы һәм татарча мәгънәсе китерелде.
Ән Нәбә сүрәсе татар хәрефләре белән Ән Нәбә сүрәсе татар хәрефләре белән

Аудиоязма (Нэбэ сурэсе)

Ән Нәбә сүрәсе татар хәрефләре белән

Бисмилләһир Рахманир Рахиим

  1. Ґәммә йәтәсәә-әлүүн
  2. Ґәнинн-нәбәил ґаҙыим
  3. Әлләҙии һум фииһи мухтәлифуун
  4. Кәллә сәйәґләмүүн
  5. Ҫүммә кәллә сәйәґләмүүн
  6. Әләм нәҗґәлил әрда миһәдә
  7. Уәл җибәлә әүтәдә
  8. Уә халәқнәкум әзүәҗә
  9. Уә җәґалнә нәумәкум субәтә
  10. Уә җәґалнәл ләйлә либәсә
  11. Уә җәґалнәнн-нәһәрә мәґәшә
  12. Уә бәнәйнә фәуқакум сәбґән шидәдә
  13. Уә җәґалнә сираҗәү-уәһәҗә
  14. Уә әнзәлнә минәл муґсирати мәә-ән ҫәҗҗәҗә
  15. Линухриҗә биһи хәббәу уә нәбәтә
  16. Уә җәннәтин әлфәфә
  17. Иннә йәумәл фәсли кәнә мииқатә
  18. Йәумә йунфәхуфиис суури фәтә’туунә әфуәҗә
  19. Уә футихәтис сәмәәә-у фәкәнәт әбуәбә
  20. Уә суйирәтил җибәлу фәкәнәт сәрабә
  21. Иннә җәһәннәмә кәнәт мирсадә
  22. Литтагыйнә мә-әбә
  23. Ләбиҫиинә фииһә әхқабә
  24. Лә йәҙууқуунә фииһә бәрдәу уә лә шәрабә
  25. Иллә хәмиимәү-үә гассәқа
  26. Җәзәә-әу уифәқа
  27. Иннәһум кәнуу лә йәрҗуунә хисәбә
  28. Уә кәзҙҙәбуу би әййәтинә киҙҙәбә
  29. Уә куллә шәй-ин әхсайнәһу китәбә
  30. Фәҙуқуу фәлән нәзиидәкум иллә ґаҙәбә
  31. Иннә лилмуттәқиинә мәфәзә
  32. Хәдәә-иқа уә әґнәбә
  33. Уә кәуәґибә әтрабә
  34. Уә кәэсән диһәқа
  35. Лә йәсмәґуунә фииһә ләгуәу уәлә киҙҙәбә
  36. Җәзәә-әм мир-раббикә ґата-ән хисәбә
  37. Раббис сәмәуәти уәл әрдый уә мә бәйнәһумәр-рахмәән. Лә йәмликуунә минһу хитабә
  38. Йәумә йәқуумур-рууху уәл мәләәә-икәту саффә. Лә йәтәкәлләмуунә иллә мән әҙинә ләһур рахману уә қалә сауәбә
  39. Ҙәликәл йәумул хаққ. Фәмәншә әт-тәхаҙә илә раббиһи мә-әбә
  40. Иннә әнҙәрнәкум ґаҙәбән қариибә, йәумә йәнзурул мәр-у мә қаддәмәт йәдәһу уә йәқуулул кәфиру йәләйтәнии кунту турабә

Мәгънәви тәрҗемәсе

Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Алар [кяферләр] бер-берләреннән нәрсә сорашалар?
2. [Үлгәннән соң янә терелү кебек] бөек хәбәр турында.
3. [Ул шундый хәбәр ки] алар аның хакында каршылыклы фикердә
4. Юк! Алар [хакыйкатне] беләчәкләр.
5. Тагын бер юк! [Терелү берничек тә инкяр ителә алмый]. Алар [сорашкан нәрсәләренең чынга ашканын ачыктан-ачык күргәч, аның хак булганын] беләчәкләр.
6. Без җирне бишек [кебек рәхәтләнеп урнашыла алган урын] итмәдекмени?
7. Тауларны да казыклар буларак.
8. Без сезне [ирле-хатынлы] парлар хәлендә яралттык.
9. Йокыгызны ял итү иттек.
10. Төнне Без [караңгылыгы белән һәрнәрсәне каплаган] бер пәрдә иттек.
11. Көндезне исә кәсеп итү вакыты иттек.
12. Өсләренә нык җиде [кат күк] бина иттек.
13. Балкып торган бер кандилне [кояшны] бар иттек.
14. [Җилләр тарафыннан] Суы чыгарылып сыгылганнардан [болытлардан] күп итеп түгелгән су иңдердек.
15. Аның ярдәмендә [туфрактан] орлыклар һәм үсемлекләр үстерик дип [иңдердек].
16. [Агачлары] Куе [булып үскән] бакчаларны да.
17. Һичшиксез, [яхшы белән начар һәм хак белән хаксыз арасында] аерма ясау көне — билгеләнгән бервакыт.
18. Ул көнне сурга өреләчәк, һәм сез [дөньяда буйсынган башлыкларыгыз белән бергә] төркем-төркем булып [мәхшәргә] киләчәксез.
19. Күк тә [фәрештәләр төшәр өчен ярылып] ачылачак һәм [ул көнне] капкалар булачак.
20. Таулар [җир йөзеннән кубып, һавада] хәрәкәткә киләчәкләр һәм рәшә булачаклар.
21. Һичшиксез, җәһәннәм — капкын.
22. Чиктән ашканнар өчен кайту урыны.
23. Алар анда чиксез заманнар буе калачаклар.
24. Анда ни салкынча һава, ни [сусауны баса торган] эчемлек татымаячаклар.
25. Бары [йөзләренә тидергән чакта тиреләрен өтеп алачак һәм эчкән чакларында эчәк-бавырларын өзгәләячәк дәрәҗәдә] кайнар су һәм [җәһәннәм әһеленең яраларыннан чыккан] эрен [эчәчәкләр].
26. [Дөньяда кылган начар гамәлләргә] Тиешле җәза буларак [бу газапларга дучар ителәчәкләр].
27. Чөнки алар [терелүгә ышанмаганнары өчен, кылган гамәлләре белән бәйле] хисапны көтмиләр иде.
28. Безнең аятьләребезне дә тулысынча ялган дип саныйлар иде.
29. Без бит һәрнәрсәне санап һәм [Ләүхелмәхфүзгә] язып куйдык.
30. [Җәһәннәмдә янган кяферләргә] «Алайса татыгыз [бу газапны]! Без сезгә газаптан башка бернәрсәне дә арттырмаячакбыз!» [дип әйтеләчәк].
31. Тәкъвалык ияләре өчен котылу бар.
32. Бакчалар һәм йөземнәр.
33. Яшь кызлар — яшьтәшләр.
34. Янә шәраб тулы касәләр.
35. Алар анда буш сүз дә, ялганлау да ишетмәячәкләр.
36. Синең Раббыңнан бер әҗер һәм бүләк буларак.
37. Күкләрнең, җирнең һәм аларның арасындагыларның Раббысы булган Рахманнан, алар Аңа дәшәргә көч җиткерә алмаячаклар.
38. Рухның һәм фәрештәләрнең бер саф хәлендә торасы көнне алар сөйли алмаячаклар. Фәкать Рахман рөхсәт биргәннәр генә [сөйли алачак], һәм ул дөресен сөйләячәк.
39. Ул Көн — хак. Кем [чиксез рәхмәткә ирешергә] тели, [итагатькә борылып] Раббысына кайту юлын табар.
40. [И, кяферләр!] һичшиксез. Без сезне якын булган бер газап белән куркыттык [Кыямәт үлемнән башланганлыктан, бу газап бик якын]. Кеше ике кулы эшләгән [яхшы-яман һәр] нәрсәне күрәчәк, кяфер исә: «Ах, мин [дөньяда] туфрак булса идем!» — диячәк көнне [газап чынга ашачак].