Рамазан ае бәгыренең иң күркәм почмагында Коръән иңдерелгән Кадер кичәсен яшереп тота. Бер орлыктан үсеп чыккан агачта меңләгән җимешләр җитешкән кебек, Кадер кичәсенә дә мең ай йөкләнгән.

Кадер киче

Бу кичәдә әҗер-саваплар бергә-мең бәрабәрендә языла. Бу кичәнең тулы кадерен һәм кыйммәтен бары ачлыктан нечкәрә-нечкәрә сизгерләнгән күңелләр генә аңлый һәм тоя ала. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Хактыр ки, Без Коръәнне (Ләүхел Мәхфуздан дөнья күгенә) Кадер кичендә төшердек. Сиңа Кадер киче дигәне нәрсәне белдерә? Кадер киче — мең айдан да хәерлерәктер. Ул кичтә һәртөрле эш өчен, Раббыларының рөхсәте белән фәрештәләр һәм Җәбраил галәйһиссәләм иңәр. Ул төннең таңына кадәр иминлек, сәламәтлек булыр».(Коръән) Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйткән: «Әгәр берәү, Аллаһы Тәгаләгә инанып һәм савабына өметләнеп, Кадер кичәсен гыйбадәт кылып уздырса, элек кылган гөнаһлары гафу ителәчәк».(Бохари) Бу кичә Аллаһның рәхмәте бик мул булган бер кичәдер. Көндез ихтыяҗы булганнарга мөмкин кадәр ярдәм итәргә, авыз ачканда, фәкыйрьләрне ашатып-эчерергә, кичен Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Рамазан аен ураза һәм башка гыйбадәтләр белән уздырган кешеләр өчен Кадер кичәсенең кыйммәте булган кебек, ураза тотмый башка гыйбадәтләрне үтәмәгән кешеләр өчен дә кадере бар. Чөнки бу кичә Аллаһның рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачылган бер кичәдер. Бу кичә тәүбә итәргә теләгәннәр өчен бер форсаттыр.

Кадер киче укыла торган дога

Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм Гайшә анабызга, Аллаһ аннан риза булса иде, бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән: «Әллааһүммә иннәкә ‘әфүввүн түхибүл ‘әфвә фә’фү ‘әннии». (Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!)

Кадер киче кайчан була

Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кушты. Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә. Шуңа күрә мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш. Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм Аллаһ Тәгалә каршында хәерле бәндәләрдән булачак. Кадер кичәсендә һава торышы тыныч була, җил-давыллар булмый, этләр дә өрми. Ул үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып тора. Таң атканчыга хәтле бу кичәдә йолдызлар атылмый. Аллаһ Тәгалә җир шарын бу кичәдә төрле зарарлардан, афәтләрдән, җир тетрәүләрдән имин кыла һәм кешеләрне шайтаннарның вә сихерчеләрнең зарарыннан саклый. “Кадер” сүрәсендә бу турыда: “Ул кич имин, тыныч кич булачак”, – дип әйтә. Бу кичәдә бик каты суык та һәм эссе дә булмый. Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне бик каты нурлар сипмичә сүлпән чыгачак. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне нурсыз чыгачак” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Рамил  Юныс. Кадер киченең фазыйләте хакында тыңларга