Кәфирун сүрәсе Изге Коръәндә 109 нчы булып урнашкан. Биредә без Кэфирун сурэсенен татарча текстын китердек. Шулай ук сүрәнең аудиоязмасы һәм мәгънәсен дә бастырдык. Кәфирун (Кәферләр) сүрәсен яттан белү яхшы, чөнки ул витр намазында укыла торган сүрәләрнең берсе (витрда, Әгълә, Кәфирун, Ихлас сүрәләрен уку киңәш ителә)
Кэфирун гарэпчэ текст
Кәфирун сүрәсе татарча текст
Кэфирун сурэсе текст на татарском языке. Татар хәрефләре белән текст.
БИСМИЛЛӘӘҺИР-РАХМӘӘНИР-РАХИИМ.
- КУЛЬ ЙӘӘ ӘЙЙҮҺӘӘЛ-КӘӘФИРУУН.
- ЛӘӘ ӘГЪБҮДҮ МӘӘ ТӘГЪБҮДҮҮН.
- ВӘ ЛӘӘ ӘҢТҮМ ГААБИДҮҮНӘ МӘӘ ӘГЪБҮДЕ.
- ВӘ ЛӘӘ ӘНӘ ГААБИДҮМ МӘӘ ГАБӘДТҮМ.
- ВӘ ЛӘӘ ӘҢТҮМ ГААБИДҮҮНӘ МӘӘ ӘГЪБҮДЕ.
- ЛӘКҮМ ДИИНҮКҮМ ВӘ ЛИЙӘ ДИИН.
Кафирун сурэсе, тыңларга
Кәфирун сүрәсе ничек укыла, тыңлап карарга (слушать)
Татарча мәгънәсе
- Әй, кяферләр, мин сез коллык кылган затка коллык итәчәк түгелмен.
- Сез дә мин гыйбадәт кылганга гыйбадәт кылачак түгелсез.
- Мин дә сезнең табынганыгызга һичбер заман табыначак түгелмен.
- Ә сез мин коллык иткән затка табынмыйсыз.
- Сезнең өчен — үз динегез, минем өчен — үз динем
Кыскача мәгълүмат
Кэфирун сурэсе – Мәккә чорында иңгән сүрәләрнең берсе. Ул алты аятьтән тора. Сүрәнең исемен татарчага кяферләр, ягъни бер Аллаһка ышанмаучылар, потка табынучылар, мәҗүсиләр дип тәрҗемә итәргә була.
Бу сүрәнең иңү тарихы болай. Бер төркем кяферләр пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) янына киләләр һәм аңа тәкъдим ясыйлар: «Әйдә динне чиратлап тотабыз, без синең динеңне бер атна тотыйк, аннан син безнең потларга табынып, безнең динне бер атна тот диләр. Ләкин Аллаһыдан шушы аятьләр иңә һәм пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аларның тәкъдимен катгый рәвештә кире кагып, Коръән аятләре белән җавап бирә:
Әй, кяферләр, мин сез коллык кылган затка коллык итәчәк түгелмен.
Сез дә мин гыйбадәт кылганга гыйбадәт кылачак түгелсез.
Мин дә сезнең табынганыгызга һичбер заман табыначак түгелмен.
Ә сез мин коллык иткән затка табынмыйсыз.
Сезнең өчен — үз динегез, минем өчен — үз динем
Сүрәнең мәгънәсен икегә бүлеп карап була:
- мәҗүсиләргә катгый җавап, бераллалыкны (тәүхидне олылау);
- уйлап чыгарылган ялган дин, потка табынуны, ширекне (Аллаһ Тәгаләгә тиңдәшлек кылуны) кире кагу.
Бу аятьләрне укып Аллаһының илчесе (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) кяферләргә катгый итеп җавап бирә һәм аларның мәкерле тәкъдимен кире кага, үзенең Ислам динендә ныклыгын күрсәтә.