Әз Зәлзәлә (Зилзилә) сүрәсе Мәдинә чорында иңгән сүрә булып санала. Ул сигез аятьтән тора. Коръәндә 99 нчы булып килә. Сүрәдә Кыямәт көне вакыйгалары хакында сүз бара.
Бисмилләһир-рахманир-рахим.
1. Иҙәә зүлзиләтил-әрду зилзәәләһәә.
2. Үә әхъраҗатил-әрду әҫҡааләһәә.
3. Үә ҡааләл инсәәнү мәә ләһәә.
4.Йәүмә иҙинн түхәддиҫү ахбәәраһәә.
5.Би әннә раббәкә әүхәә ләһәә.
6. Йәүмә иҙий-йәсдүрүн-нәәсү әштәәтәл-лийүрау әґмәәләһүм
7. Фәмәй-йәґмәл миҫҡаалә ҙәрратин хайрай-йәраһ.
8. Үә мәй-йәґмәл миҫҡаалә ҙәрратин шәррай-йәраһ
Зэлзэлэ сурэсен аудиоязмадан тыңлау:
Әз Зәлзәлә сүрәсенең татарча мәгънәсе
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
- (Сурга өрелеп,) Җир үзенең (тәкъдирендә билгеләнгән) тетрәү белән тетрәгәч.
- Җир (эчендә булган үлеләр һәм хәзинәләр кебек бөтен) йөкләрен (тышка атып, уртага) чыгаргач.
- Һәм кеше (коты алынып): “Моңа ни булган?” – дигәч.
- Шул көнне ул (телгә килер дә, өстендә кылынган яхшы һәм яман) хәбәрләрен (халыкка) сөйләр.
- Чөнки синең Раббың аңа (сөйләп бирүен) вәхи итте (һәм өстендә кылынган нәрсәләрне хәбәр итүен әмер итте).
- Ул көнне кешеләр, гамәлләре үзләренә күрсәтелсен өчен, (йөзләре ак һәм кара, имин һәм куркак) төркем-төркем хәлдә (каберләреннән хисап мәйданына) чыгачаклар.
- Кем дә кем (дөньяда) зәррә авырлыгы кадәр генә игелек кыла, аны (Ахирәттә) күрәчәк.
- Кем дә кем (дөньяда) зәррә авырлыгы кадәр генә начарлык кыла, аны (Ахирәттә) күрәчәк.
Тамгалар: зэлзэлэ сурэсе, зилзилэ татарча