Әгүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расуулинә Мухәммәдиу үә галәә әәлиһи уә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде.

Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабаләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догалары булса иде.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Аллаһы Тәгалә бөтен айларның солтаны булган мөбарәк Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылса иде. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ике җомга арасында фани дөньядан мәңгелек ахирәткә күчкән газиз дин кардәшләребезнең гөнаһларын гафу итеп, үзенең рәхмәтенә ирештерсә иде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләм хәзрәтләре үзенең мөбарәк хәдисендә: «Рамазан аеның беренче ун көнлеге — Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте көннәре, икенче ункөнлеге — гөнаһлардан пакьлану көннәре һәм соңгы ун көнлеге — җәһәннәм утыннан котылу көннәре», — дигән (Ибн Хузәймә, Сахих).

Рамазан аеның соңгы ун көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында истәлекле көннәр дә бар. Рамазанның 21нче көне бөтен Ислам дөньясында искә алып үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан, потка-сыннарга табынучыларның иләһләре булган 365 потны, таш сыннарны чыгарттырып ыргыта. Шулай итеп Фәтех Мәккә көнне Кәгъбәтулла фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кыла торган йортка әйләнә. Фәтех Мәккә көне Ислам динендә ялганның җиңелүе, хакыйкатьнең җиңү көне булып тора.

Һәм тагын Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә бик кыйммәтле, Мөкаддәс бер кичә бар — ул да булса Кадер кичәсе. Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Расүлаллаһ галәйһиссәләм хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган.

Аллаһы Раббыбыз бу мөбарәк кичә турында үзенең китабында болай дип әйтә: (Кадер сүрәсе)

Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
1). Иннә әннзәлнәһу фии ләйләтил қадр.
2). Уә мәә әдракә мә ләйләтул қадр.
3). Ләйләтул кадри хайрумм-мин әлфи шәһр.
4). Тәнәззәлүл мәләәәә-икәту уәррууху фииһә би изни раббиһим минн кулли әмръ.
5). Сәләәмун һийә хәттә мәтъләгил фәҗр.

«(1) Хакыйкать шулдыр ки. Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. (2) Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме? (3) Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. (4) Ул көндә фәрештәләр вә Изге (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә. Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. (5) Кадер кичәсе — иминлек кичәсе — таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр» — диелә әлеге сүрәдә.

Бу аятләр белән Аллаһы Тәгалә барыбызга Кадер кичәсенең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә. Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен, хәтта бер изге сүз өчен булса да, Аллаһы Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирә. Әгәр Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне башка айларда, кичәләрдә кылсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмас идек.

Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Безнең Хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны Рамазан аеның 27нче көненә каршы кич дип белдерәләр. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Рамазан аеның соңгы ун көнендә аеруча күп тәгать-гыйбадәтләр һәм догалар кылган.

Шуңа күрә безгә дә бу соңгы ункөнлектә аеруча игътибарлы булып, гамәл-гыйбадәтләребезне ихластан кылып, күңелләребезне сафландырып, йомшартып, Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен тырышырга кирәк. Кодси хәдистә Аллаһы Раббыбыз әйткән: «Әгәр кеше Миңа бер уч төбе кадәр якынайса. Мин аның бер кулы кадәр якынаермын. Әгәр Миңа атлап килсә. Мин аңа йөгереп килермен», — дигән (Имам ән-Нәвави) .

Шуңа күрә Рамазанның соңгы төннәре бик кыска без өйләребездә сәхәргә чаклы төнге нәфел гыйбадәтләр, истигъфарлар (тәүбәләр), догалар кылып, Коръәннәр укып, Кадер кичәсен каршы ала алабыз. Соңгы 10 көнлектә бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк, чөнки Расүл әкрам галәйһиссәләм әйткән: «Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер», — дигән (Бохари, Мөслим).

Әнәс (Аллаһ аннан разый булса иде) риваять итә: «Мөбарәк Рамазан аенда Пәйгамбәребез галәйһиссәләм безгә болай дип әйтте: «Сезгә Рамазан ае килде, бу айда мең айдан да хәерлерәк булган бер кичә бар. Кем бу кичәдән мәхрүм булса, бөтен изгелекләрдән мәхрүм булыр. Һәм бу кичәдән бары тик бәхетсезләр генә мәхрүм буладыр», — диде (Әхмәд бин Хәнбәл, Муснад).

Кадер кичәсенең шундый билгеләре бар: ул кичә аяз була, артык суык та, эссе дә булмый, кар-яңгыр яумый, җил исми. Кадер кичәсе тын һәм нурлы бер кичә була диелә.

Шуңа да, нәфескә каршы торып, Рамазанның соңгы көннәрен нәфел гыйбадәтләре, зекерләр, тәүбәләребез белән бизик, Аллаһның рәхмәтеннән, мәгъфирәтеннән мәхрүм булмыйк.

(Рамазан аенын сонгы унконлеге. Нияз хәзрәт Сабиров вәгазеннән кыскартып алынды)