“Тәүхид” сүзе “бераллалык” дигәнне аңлата. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең берлегенә ышана. Әлеге ислам тәгълиматының дөреслеген акыл белән дәлилләү бик ансат. Барлыкка китерүче бер генә була ала, чөнки алар икәү булып, нәрсә дә булса булдырырга теләсәләр, аларга форма мәсьәләсендә килешергә кирәк булыр иде. Бер-берсе белән килешә алмаган очракта, үзенең теләгәненә ирешә алмаганы башкасыннан көчсезрәк булып чыга. Димәк, ул алла түгел, чөнки алла зәгыйфь, көчсез була алмый. Әгәр инде алар һәрвакытта да берберсе белән килешә торган булса, бу очракта аларның икесе дә көчсез була. Чөнки аларның килешүчәнлекләре, ягъни нәрсәгә дә булса мохтаҗлыклары, компромисска килүләре көчсезлек галәмәте булып чыга. Шулай итеп, тәүхид — Аллаһы Тәгаләнең чынлыкта да, Ул тасвирланган сыйфатларда да, Аның гамәлләрендә дә бернинди иптәшләре булмауны раслаучы тәгълимат.

Икенче төрле әйткәндә, Аллаһы Тәгаләгә охшаган башка зат юк, Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларына охшаш сыйфатлы берәү дә юк, бары тик Аллаһы Тәгалә генә барлыкка китерә һәм юк итә, башка берәү дә моны эшли алмый. Аллаһы Тәгаләдән башка берәү дә дөньяны барлыкка китерә алмый, аның белән идарә итә дә алмый. Бары тик Ул гына табынырга лаеклы Зат. Бары тик Аллаһы Тәгаләнең генә шәригатьне, ягъни канунны барлыкка китерергә хакы бар. Аллаһы Тәгалә, башка затлардан аермалы буларак, бар яктан да җитеш.

Ширек нәрсә ул?

Ширек – ул күпаллалык, Аллаһы Тәгаләгә иптәш табу. Гарәпчәдән күпаллалык “ширек” дип атала.

Ширек – Раббыбыз ярлыкамый торган гөнаһларның иң зурысы һәм бердәнбере, күпаллалыкка ышанучылар җәһәннәмдә мәңге яначаклар. Аллаһы Тәгаләгә иптәш табучылар мөселман була алмый. Шуңа күрә күпаллалыкта гаепләү — күз алдына китерә алмаслык иң куркыныч гаеп. Төпле белемнәрең булмаган килеш кешегә мондый гаеп тагарга ярамый, бигрәк тә ул кеше үзен мөселман дип йөрсә.

Кемгәдер ширек сыман тоелган нәрсәләр алай булмаска мөмкин. Кайвакыт мөселманнар кирәксезгә юк кына нәрсәләрдә дә күпаллалык күрә башлыйлар. Хакыйкатьне табу өчен, белем туплау кирәк.

Вакыйгалар агышына Аллаһы Тәгаләдән башка берәүнең йогынты ясый алачагына ышану барлыкка килмәсен өчен, үзеңнең уй-фикерләреңне күзәтеп торырга кирәк. Юлны аркылы йөгереп чыккан кара мәче дә, йолдызларның билгеле тәртиптә урнашуы да, сихерчелек тә бернинди көчкә ия түгел.

Аллаһы Тәгалә нәрсәнеңдер булуын теләсә, дөньядагы барлык кешеләр һәм җеннәр бергә җыелса да, аны тоткарлый алмаячаклар. Шуңа күрә дә мөселманнар еш кына: “Ләә хәүлә үә ләә куәтә иллә билләһ,” – дип әйтәләр. Мәгънәсе: “Аллаһы Тәгаләдән башка берәүдә дә көч һәм куәт юк”.

(“Ислам турында сөйләшик” энциклопедиясеннән)