Ислам дине нигезләренең дүртенчесе – зәкәт. Ислам каленаре буенча икенче елда фарыз ителгән, ягъни мөэминнәр өчен билгеле бер бурыч буларак йөкләнелгән. Шуңа күрә зэкэт тулэу, үзенә күрә бер гыйбадәт булып санала, мал гыйбадәте.

Ләкин бу төр гыйбадәт, бары тик байлар, билгеле бер күләмдә малы булган кешеләр өчен генә мәҗбүри булып санала. Ел саен алар 1/40 өлеш малларын мохтаҗлар файдасына бирергә тиеш. Бу Аллаһ Тәгаләнең әмере!

Намаз һәм зәкәт дигән сүзләр Изге Китап Коръәни Кәримдә 37 тапкыр язылган. Моңардан без зәкәтнең намаз кебек үк, мөһим бер гыйбадәт икәнен аңлый алабыз.

Зәкәт түләү – кешегә саранлыктан арынырга, күңелендә мохтаҗларга карата мәрхәмәт уятырга, җыйган малын харамнан чистартырга ярдәм итә. Әле алай гына да түгел, зэкэт биру – кешене байлык җыюны артык нык яратудан, акча колы булудан саклый. Адәм баласы акча колы түгел, бары Аллаһ колы гына булырга тиешлеген аңлата. Акча өчен башкаларга кол булудан ераклаштыра, акчага табынмаска чакыра.

Бер хәдисендә, пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллалаһ галәйһиссәләм) әйткән: «Зәкәт түләп малыгызны саклагыз» – дигән. Бу хәдис, закят түләү – мөэминнең байлыгына бәрәкәт бирүен, арттыруын аңлата.

Бары тик ихлас күңелле кеше генә зәкәтен вакытында биреп бара, бу гамәле аның дәрәҗәсен Аллаһ каршында арттыра. Зәкят түләүче җәмгыятебез өчен дә файда китерә, кешеләрнең хөрмәтенә дә лаек була.