Корбан бәйрәме җитү белән, аннан алдагы көннән (Гарәфә көненнән) башлап, Зөлхиҗә аеның 13 көненә кадәр һәр фарыз намаздан соң тәкбир әйтелә. Димәк, биш көн буена, Гарәфә көнне иртәнге намаздан соң башлап, бишенче көннең Икенде намазына кадәр һәрбер фарыз намаз артыннан тәкбир әйтәбез булып чыга. Барлыгы 23 фарыз намаздан соң әйтелә.

Тәкбирне ир-атлар җәмагать белән укыганда барысы бергә кычкырып әйтәләр. Ә хатын-кызлар эчтән генә әйтә.

Тәкбир тәшрик ничек әйтелә, сүзләре

Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр.
Ләә иләәһә илләллааһү
Вәллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр
Вә лилләәһил-хәмд

Аудиоязманы тыңлап, шундагыча көйләп әйтсәгез дә була:

***

Мәгънәсе:
Аллаһ бөек, Аллаһ бөек
Аллаһтан башка иләһ юк
Аллаһ бөек, Аллаһ бөек
Аллаһка барча мактаулар!

Шулай ук әлеге тәкбирне авылларда урамнар буйлап Корбан гаетенә барганда әйтә-әйтә баралар. Мәчеттә имам хөтбә укыганда да барысы бергә кычкырып укыйлар.