«Гаделсезлекләре аркасында кешеләрне җәзаларга теләсә, Аллаһ Җир йөзендә бер генә җан иясен дә калдырмыйча һәлак итеп бетергән булыр иде. Ләкин Ул аларны (җәзаларны) тәкъдирләрендә язылган вакыткача кичектерә. Әҗәлләре бер сәгать тә иртә килмәс, бер сәгатькә дә соңга калмас». (16 нчы «Нәхел» («Бал корты») сүрәсе, 61 нче аять).

Гөнаһлар бу дөньядагы түбәнсетелүләрнең сәбәбе. «Аллаһ кемне дә булса хурлыкка төшерә икән, аны коткарырлык башка берәү дә юк. Андыйга Аллаһның хөрмәте вә абруе булмас». (22 нче «Хаҗ» сүрәсе, 18 нче аять).

Гөнаһлар бөтен бер шәһәрнең яки халыкның юкка чыгуына китерергә мөмкин. Нух пәйгамбәр вәгазьләрен тыңларга теләмәгән халык су астында калган. Туфан бөтен кяферләрне, шул исәптән Нух пәйгамбәрнең хатыны һәм улын да йоткан.

Һуд пәйгамбәр сүзен тыңламаган халык корылыкка дучар ителгән, көчле давыл кешеләрне өйләреннән суырып алган һәм үтереп җиргә ташлаган.

Салих пәйгамбәрнең тыйганнардан тыелмаган халкы җир тетрәү аркасында һәлак булган.

Шөгаиб пәйгамбәрне ялганчыга чыгарган халыкны каты тавыш кырып салган.

Гөнаһлар кеше йөрәген сагыш белән тутыра. Никадәр бай булса да, ул кеше үз гомерен үзе өзә, мордар китә. Гөнаһлар гомер озынлыгын да кыскарта. Гөнаһлы кешеләргә үлем көтмәгәндә килә. Әле тагын йөз ел яшәргә, аннан соң тәүбә итәргә җыенучылар гөнаһлы килеш китеп бара. Әгәр кечкенә генә бер гөнаһ эшләсә, ул кешегә икенче тапкыр гөнаһ кылу инде куркыныч булып тоелмый.

Шуңа күрә тәүбә кылу, изге гамәлләр эшләү кирәк.

Кылган изгелекләрнең яманлыкларны каплавы Коръәндә әйтелә: «Кем Аллаһка ышанып, изге гамәл кылса, Аллаһ аның начарлыкларын каплар һәм аны эченнән елгалар аккан, алар мәңгелек калачак җәннәтләргә кертер» (Тәгабүн сүрәсе, 64/9)

Шуңа күрә һәр тәүбә артыннан хаталарыбызны каплаячак изгелекләр кылыйк!