Кәүсәр сүрәсе татарча мәгънәсе, язылышы белән

Кәүсәр сүрәсе Коръән сүрәләре

Кәүсәр сүрәсе – Изге Коръәннең утызынчы җүзенең 108 нче сүрәсе. Ул иң кыска өч сүрәнең берсе (Гаср, Кәүсәр, Наср) һәм бары тик өч аятьтән тора. Әл-Кәүсәр Мәккәдә иңгән сүрәләрдән санала.

Кәүсәр сүрәсе гарәпчә язылышы

بسم الله الرحمن الرحيم . إَنَّا أَعْطَيْنَاكَ الْكَوْثَرَ .
فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ . إِنَّ شَانِئُكَ هُوَ الْأَبْتَرُ

Кэусэр сурэсе татарча язылышы

БИСМИЛЛӘӘҺИР-РАХМӘӘНИР-РАХИИМ.

  1. ИННӘӘ ӘГЪТАЙНӘӘКӘЛ-КӘҮСӘР.
  2. ФӘССАЛИ ЛИ РАББИКӘ ВӘНХӘР.
  3. ИННӘ ШӘӘНИӘКӘ ҺҮӘЛ-ӘБЕТАР.

Аудиоязма укылышын тыңлап өйрәнү өчен

Кәүсәр сүрәсенең татарча мәгънәсе

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән

  1. Әлбәттә, Без сиңа Кәүсәрне, ягъни җәннәттәге Кәүсәр елгасын бирдек.
  2. Син намаз укы, Раббың өчен корбан чал.
  3. Әлбәттә, сине хурлаучы — ул үзен юк итә.

Иңү тарихы

Бу сүрә Кәүсәр дип, беренче аятьтә Кәүсәр сүзе искә алынганга аталган. Аллаһы Тәгалә үзенең расүленә әйтә: «Әлбәттә, Без сиңа Кәүсәрне, ягъни җәннәттәге Кәүсәр елгасын бирдек» — ди.

Әлеге сүрәнең иңү тарихы хакында кайбер хәдисләр дә бар. Аларның берсе Әнәс ибн Мәликтән болай тапшырыла: «Көннәрдән бер көнне Аллаһының илчесе (аңа Аллаһның сәламе вә салаваты булсын) үзенең сәхабәләре янында чагында черем итеп ала һәм елмаеп уянып китә. Иптәшләре аннан сорыйлар: «Нәрсә синең кәефеңне күтәрде әй Аллаһның илчесе?» Пәйгамбәр әйтте: «Миңа яңа гына бер сүрә иңде» диде, һәм Кэусэр сурәсен укып күрсәтте.

Шулай ук Кэусэр сурэсе иңү тарихы Аса ибн Ваил дигән кеше белән дә бәйләнгән булуы мөмкин. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрне (аңа Аллаһның сәламе вә салаваты булсын) мыскыллап: «Үзе кешеләрне вәгазли, ә үзе койрыксыз, ягъни баласыз, үзе үлгәч аны онытачаклар» — ди, чөнки пәйгамбәребезнең ир балалары яшь чакларында ук үлеп бетәләр. Кэусэр сурэсенең иң ахыргы аяте нәкъ менә Аса ибн Ваилгә багышланган дип фаразлана. Аллаһ Тәгалә үзенең расулен юата: «Әлбәттә, сине хурлаучы — ул үз-үзен юк итә» — ди.

Оцените статью
ИГЕЛЕК. РУ
Добавить комментарий