Ураза тоту, Рамазан ае турында кайбер хәдисләр

Әбү Һүрайра тапшыруынча. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Ураза — ул җәһәннәм утыннан коткаручы пәрдә, ураза тоткан кеше начар сүз сөйләмәсен һәм наданнарга охшамасын. Кем дә булса аның белән талашырга теләсә яки аны ачулана башласа, ул ике тапкыр: «Мин ураза тотам!» — дип әйтсен. Мин җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, ураза тота торган кешенең авызыннан килгән ис Аллаһы Тәгалә өчен мускусның хуш исеннән дә тәмлерәк, һәм Ул: «Ул Минем өчен ризыктан, эчемлектән һәм үзенең дәртеннән баш тарта, бу уразаны ул Минем өчен тота һәм Мин аңа моның өчен әҗерен бирәчәкмен. Ә яхшы эшнең әҗере ун тапкыр артыграк булачак!» — дип әйтер», — дигән.

***

Сәһл риваять кылуынча. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Чынлыкта, җәннәттә Әр-Рәййән дигән капкалар бар һәм Кыямәт көнендә аннан бары тик ураза тоткан кешеләр генә керәчәк. «Ураза тоткан кешеләр кая?» — дип сорагач, алар уяначаклар һәм бу капкага алардан башка беркем дә кермәячәк. Алар җәннәткә кергәч, капкалар бикләнеләчәк һәм аннан бүтән беркем дә керә алмаячак», — дип сөйләгән.

***

Әбү һүрайра (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырган: «Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Рамазан җиткәч, җәннәт ишекләре ачыла!» — дигән.
Икенче хәдистә Пәйгамбәр: «Рамазан ае җиткәч, күкнең капкалары ачыла, ә җәһәннәм капкалары бикләнелә һәм шайтаннар чылбыр белән бәйләп куелалар», — дигән.

***

Әбү һүрайра (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырганча, Аллаһның илчесе: «Әгәр кеше ялганлаудан һәм алдау белән эш итүдән тыелмаса, Аллаһка аның ашау-эчүдән баш тартуы кирәк түгел», — дигән. (Ураза рамазан турында хәдисләр)

***

Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Аллаһы Тәгалә: «Адәм баласы ни генә кылмасын, ул аның үзе өчен, ләкин бу уразага кагылмый, чөнки ураза ул Миңа тиешле әйбер һәм Мин аның өчен әҗерен бирәчәкмен!» — дип әйтте», — дигән. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Ураза ул — пәрдә. Сездән кем дә булса ураза тота башласа, начар сүзләр сөйләмәсен һәм тавышын күтәрмәсен. Әгәр икенче кеше аны ачулана башласа яки аның белән талашырга теләсә, «Мин ураза тотам!» — дип әйтсен. Мөхәммәднең җаны Аның кулында булган Зат белән ант итәм! Ураза тотучының авызыннан килгән ис Аллаһ өчен мускус исеннән тәмлерәк. Ураза тоткан кеше ике тапкыр шатланачак. Аңа авыз ачу шатлык алып киләчәк, ә үзенең Раббысы белән очрашкач, ураза тотканына шатланачак» — дип сөйләгән.

***

Әбү һүрайра тапшыруынча, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Сезнең берегез дә рамазанга бер, ике көн кала ураза тота башламасын. Бу нәрсә аның өчен гадәти хәл булса гына (ягъни даими ураза тотса гына) Бары тик шул очракта ул әлеге вакытта ураза тота ала».

***

Һади бине Хәтим (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылган: «…Ак җеп белән кара җеп аерыла башлаганчы…» дигән аять иңгәч, мин ак һәм кара бауны кулланырга уйлап, аларны мендәр астыма куйдым. Төнлә аларга карадым, ләкин бер нәрса дә аера алмадым. Иртә белән Пәйгамбәр янына килеп, бу турыда сөйләдем. Ул (аңа Аллаһның сәламе булсын) «Бу төннең караңгылыгы һәм көннең яктылыгы!» — диде».

***

Әнәс бине Мәлик тапшыруынча. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Таң алдыннан ашагыз, чөнки ул — рәхмәт (теләк)», — дип әйткән.

***

Әбү Һүрайра тапшыруынча. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Әгәр дә кеше ураза вакытында онытылып ашаса яки эчсә, ул кеше ураза тотуын дәвам итсен, чөнки Аллаһ аны ашаткан да, эчерткән дә», — дип әйткән.

***

Әбү Һүрайра (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылган: «Бервакыт без Пәйгамбәр белән утырганда аның янына бер кеше килде дә: «Йә, Аллаһның илчесе! Мин һәлак булдым!» — диде. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Нәрсә булды?» — дип сорады. Теге кеше: «Ураза вакытында мин хатыныма якынлык кылдым», — диде. Пәйгамбәр: «Синең иреккә жибәрерлек колларың бармы?» — дип сорады. Ул: «Юк», — диде. Пәйгамбәр яңадан: «Син ике ай тоташ ураза тота аласыңмы?» — дип сорады. Ул: «Юк», — диде. Пәйгамбәр яңадан: «Син алтмыш мохтаҗ кешене ашата аласыңмы?» — диде. Тегесе: «Юк», — дип җавап бирде». Әбү Һүрайра әйткән: «Шунда Пәйгамбәр күпмедер вакыт сабыр итеп торды, ә без аның янында утыруны дәвам иттек. Аңа хөрмәләр тутырылган пальма яфракларыннан ясалган кәрзин китерделәр. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Кая теге кеше?» — дип сорады. Ул: «Мин монда», — диде. Шунда Пәйгамбәр: «Моны ал да садака итеп тарат», — диде. Теге кеше: «Йә, Аллаһның илчесе! Мин моны үземнән ярлырак кешеләргә таратырга тиешме? Аллаһ белән ант итәм, Мәдинәдә минекеннән дә ярлырак гаилә юк бит», — дип сорады. Моны ишеткәч, Пәйгамбәр тешләре күренерлек итеп көлде, ә аннары: «Аларны үз хатыныңа ашат», — диде».

***

Ибн Габбас тапшыруы буенча, Пәйгамбәр ихрамда булганда да, ураза тотканда да кан алдырткан.

***

Пәйгамбәрнең хатыны Гайшәнең риваяте буенча, бервакыт Хәмзә бине Гамр әл-Әсләми Пәйгамбәрдән: «Миңа юлда ураза тотарга кирәкме?» — дип сораган. Ә ул кеше бик күп ураза тота торган булган. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Теләсәң — тот, теләмәсәң — тотмасаң да була», — дип җавап биргән.

***

Әбү-Дәрдә (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылган: «Бервакыт без Пәйгамбәр белән (аңа Аллаһның сәламе булсын) бик эссе көнне юлга чыктык, эсселектән кешеләр башларын куллары белән каплый иделәр. Пәйгамбәрне һәм ибн Рәвәхине санамаганда, безнең арада ураза тотучы кешеләр юк иде».

***

Җәбир бине Габдуллаһ (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылганча, бервакыт Пәйгамбәр юлда булганда, ул кешеләрнең бер адәмне кояштан каплап торганнарын күргән. Ул (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Нәрсә булды?» — дип сораган. Кешеләр: «Бу кеше ураза тота», — дигәннәр. Пәйгамбәр: «Юлда вакыттагы уразаның тәкъвалыкка бернинди катнашы юк», — дип әйткән».

***

Сәһл бине Сәгъд тапшыруынча, Аллаһның Пәйгамбәре (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Мөселманнар авыз ачарга ашыгудан туктаганчы бәрәкәттә булачаклар», — дигән.

***

Әбү Сәгыйд тапшыруынча, ул Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Өзлексез ураза тотмагыз (авыз ачмыйча), әгәр дә берәрегез шулай эшләсә, аның уразасы сәхәр вакытыннан да артык дәвам итмәсен», — дигәнен ишеткән.

***

Әбү Сәгыйд әл-Худри (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылган: «Бервакыт без рамазанның икенче ункөнлегендә Пәйгамбәр белән мәчеттә калдык. Ә егермесе көнне иртә белән ул аннан чыкты һәм, безгә мөрәҗәгать итеп: «Үз вакытында миңа Кадер кичәсе күрсәтелгән иде, ә соңыннан аны миңа оныттырдылар. Бу төннең бәрәкәтен соңгы ун көннең так көннәреннән эзләгез. Шулай ук, мин төшемдә суда һәм кызыл балчыкта намаз укыганымны күрдем. Пәйгамбәр белән аулак калган кешеләр мәчеткә кире кайтсыннар», — диде, һәм без кайттык. Бу вакытта күктә бер болыт та юк иде. Кинәт күк йөзе болыт белән каплана башлады һәм бик каты яңгыр башланды. Мәчетнең түбәсеннән су акты, чөнки ул коры пальма яфракларыннан ясалган иде. Намаз башланганда мин Пәйгамбәрнең суда һәм кызыл балчыкта намаз укыганын күрдем. Шулай ук, аның маңгаенда кызыл балчык эзләрен дә күрдем».

(Ураза тоту, рамазан ае турында хәдисләр — Сахих Бохари хәдисләр җыентыгыннан алынды)