Ураза догалары. Рамазан аенда сэхэр ашагач һәм кич белән авыз ачканда (ифтарда) нинди догалар укырга?

Сэхэр догасы (ният)

Иртән сәхәр вакытында ашап-эчкәннән соң укыла торган дога — ул ният кылу. Түбәндәгечә укыла (үз телеңдә татарча ниятләсәң дә дөрес була):

Уразага керү догасы (ният):

СӘХӘР ДОГАСЫ

“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә.

_______________

Татарча: “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.

Авыз ачканда укырга дога (ифтар догасы)

Хөрмә, су яки башка берәр ризык кабып уразаны ачу белән түбәндәге дога укыла:

Авыз ачканда укыла торган дога:

ИФТАР ДОГАСЫ

“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.

____________

“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем, бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.