Иң мөһиме бу кичтә барлык тормышыны күз алдыннан үткәрү. Бер кем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка уткәрә шул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә уткәрү бик саваплы.

Бәраәт кичәсендә өч тапкыр Ясин ( Йәсин сүрәсе тулысынча) уку яхшы.

Беренче тапкыр дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен укыла. Болай ният әйтелә:

«Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен ясин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит». Аннан Йәсин укыла аңардан соң бәраәт догасы.

Икенче Ясинне озын гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:

«Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен ясин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит» Һәм тагын икенчегә Ясин сүрәсе укыла аннары шулай ук бәраәт догасы.

Өченче “Ясин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:

“Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.

Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.

Бәрәат догасы

Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Корьән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”.