Корбан чалу тэртибе, догасы, кемгэ атап чалына, кемгэ чалу тиеш һәм Корбан бәйрәме турында башка мәгълүмәт.
Корбан чалу догасы нинди?
Корбан чалу догасы төрле китапларда яки интернет сайтларда төрле вариантта очрарга мөмкин. Ләкин корбан чалу дөрес булсын өчен иң мөһиме ният кылу һәм чалуны «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» дип (кычкырып яки эчтән генә) әйтеп башкару. Болар ким дигәндәге шартлар. Бу шартлар үтәлсә Корбан чалу дөрес була. Ә инде башка догаларга яки намазга килгәндә, алары мәҗбүри түгел.
Игътибар! Корбан чалганда «Бисмилләһ» дип әйтү генә җитми, ә «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр» дип әйтергә кирәк. Бу сүзләрне корбан гына түгел, башка вакытларда, гади ит өчен чалган вакытта да әйтү зарур. Әгәр дә белә торып «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр» әйтелмәсә – ит хәләл булмый һәм мондый итне ашау мөселманнар өчен харам (тыелган). Әгәр «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр» онытылып әйтелмичә калса, ул очракта гафу ителер һәм ит хәләлдән булыр.
Корбан чалу тэртибе, догасы
Корбан чалу тәртибе. Үзе чала белгән кеше корбанын үзе чалырга тиеш, белмәсә, берәр сугымчы мөселманга әйтеп чалдыра ала.
Суйган чакта малга карата хөрмәтле булырга, аны җәфаламыйча, ипләп кенә сугым башкарыласы урынга алып килергә кирәк.
Пычак алдан ук әзерләнеп, кайрап куелырга тиеш. Мал каршында пычак кайрау һәм бер хайванны икенчесе күз алдында чалу ярамый.
Бугазлар алдыннан, малны бәйләп яткыргач, ният әйтелә:
«Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен (фәлән улы яки кызы фәлән исеменнән) корбан чалмакка».
Аннан соң корбанның хуҗасы (үзе чалмаса да) түбәндәге доганы укыса яхшы:
Корбан чалу догасы
Бисмилләһи валлаһу әкбәр.
Аллаһуммә минкә уә ләк.
Аллаһуммә тәкаббәль минни.Аллаһ исеме белән. Аллаһ бөек.
Йә Аллаһ! Синнән алабыз һәм Сиңа кайтарабыз.
Йә Аллаһ! Кабул ит!
Алга таба суючы «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» дип әйтеп малның бугазын кисә.
Малның җаны чыкканын көтеп торган вакытта (янында кешеләр булса бергәләшеп, булмаса берүзе) берничә тапкыр түбәндәге тәкбирне кабатлап тору яхшы:
Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, лә иләһе илләллаһ.
Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр уә лилләһил хәмд
(Тәрҗемәсе: Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, барча мактау Аллаһка!)
Корбан чалынып, итләре бүленеп, эш беткәннән соң, корбанның хуҗасы намаз укый белсә, өенә кереп ике рәкагать шөкер намазы укыса яхшы. Ләкин кеше чакырып укыту кирәк түгел, намаз укылмаса да Корбан чалу дөрес була.
Корбан итен нишләтергә, тиресен кая куярга?
Корбан итен кешеләргә таратып бетерергә дә мөмкин, үзеңә генә калдырсаң да ярый.
Иң яхшысы өч өлешкә бүлү:
- бер өлешен туганнарга, якын кешеләргә, дусларга;
- икенче өлешен фәкыйрь, мохтаҗ кешеләргә таратырга;
- өченче өлешен үзеңдә калдырырга.
Үзеңдә тулысынча калдырып, Корбан ашы уздырып кешеләрне сыйларга да мөмкин. Корбан ашы уздырганда корбан итенә хөрмәт йөзеннән аны, кунаклар туклангач, соңыннан чыгарырга түгел, ә аш уздыруның төп сәбәпчесе булган, догалы ризыкны кешеләр барысы да авыз итә алсын өчен алдан ук чыгару хәерле.
Корбан итен сатарга һәм суеп бирүчегә хезмәт хакы итеп бирергә ярамый. Корбан итен мөселман булмаган кешегә күчтәнәч итеп бирү рөхсәт ителә.
Тиресен элек мохтаҗларга, хәйрия оешмаларына биргәннәр, үзләре кулланган, ләкин хәзер аны алучы булмау сәбәпле, корбан гыйбадәтенә хөрмәт йөзеннән җиргә күмеп кую хәерлерәк.
Корбанны кайчан чалалар
Корбан чалу вакыты бары тик 3 көн. Беренчесе һәм Корбан чалу өчен иң хәерлесе — Корбан гаете көнне, һәм Корбан бәйрәме көненнән соң тагын ике көн эчендә Корбан чалу дөрес була (өченче соңгы көннең кояш баеганчыга кадәр).
Корбан чалына торган авылда яки шәһәрдә мәчет булса, Корбанны мәчеттә гает намазы укылганнан соң чалалар, алданрак чалып кую дөрес түгел. Мәчете булмаган торак пунктларда таң атканнан соң чалу рөхсәт.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһының сәламе һәм салаватларыбыз булсын) әйткән:
«Бүген (Корбан гаете көнне) без иң беренче эш итеп бәйрәм намазы укыйбыз, аннан соң корбан чалабыз. Кемнәр шулай эшли, алар сөннәтебезне үти, кем намаздан алдарак чала, аның корбаны гаиләсенә ит кенә булып санала».
Кояш баегач яки төнлә корбан чалу тыелмаса да, киңәш ителми (мәкрух санала). Чөнки караңгыда кеше күреп бетермичә ялгышырга мөмкин. Ләкин бу тыю элеккеге заманнар өчен, хәзерге заманда яхшы яктыртучы электр яктырткычлары булганлыктан, төнлә чалу да мәкрух саналмый.
Кемнәр Корбан чалырга тиеш
Корбан чалу билгеле бер күләмдә акчасы булган кешеләр өчен вәҗиб яки мәҗбүри (вәҗиб – үтәлүе тиешле булган гыйбадәт). Акчасы булмаган кеше өчен корбан чалу мәҗбүри түгел.
Шулай ук Корбан чалу түбәндәге кешеләр өчен дә вәҗиб түгел:
- Мөселман булмаган кешеләр
- Акылга зәгыйфь кешеләр
- Балигълык яшенә җитмәгәннәр
- Мосафирлар (сәфәрдә булган кешеләр)
Корбан кемгә чалына (кемгә атап)?
“Бер танышым белән бәхәскә кердек. Ул гаиләдә ир кеше исән булса, аңа чалынган корбан бөтен гаиләгә дә бара дип саный. Танышым сүзләренчә, ир, ягъни йорт хуҗасы, корбанны бөтен гаилә өчен дип чала, хатын яки балалалар үзенә ниятләсә, дөрес булмый. Корбан итен алып килгәндә дә: “Кем өчен?” – дип сорасаң, “Бөтенебез өчен дә”, — дип җавап бирә. Бары тик зур хайваннарны гына гаилә исеменнән чалып була дип беләм. Кайсыбыз ялгыша? Гомер буе корбанны үземә, иремә, әти-әниемә аерым атап чалып килдек. Бу чалынган корбаннарыбыз дөрес булмады микәнни? Йорт хуҗасы корбан чалып, өйдә 20 кеше яшәсә, корбан бу егерме кешегә дә бара булып чыгамы?»
Җавап: Уйлап карасак, сезнең икегезнең дә сүзләрегез дөрес. Хәнәфи мәзһәбе буенча, хәленнән килсә, һәрбер кеше үз исеменнән корбан чалырга тиеш. Ләкин күп очракта кешеләр моны булдыра алмыйлар, чөнки кесәгә бик нык бәрәчәк. Калган галимнәрнең сүзләре буенча, корбан чалу гаилә хуҗасында гына, ул да ваҗиб түгел, ә сөннәт муәккәдәһ (ягъни мөмкинлек булганда калдырылмый торган сөннәт). Ләкин монда да гаилә әгъзасы буларак, корбан чалу өстән төшсен өчен өч шарт үтәлергә тиеш: туган яисә асрауда булу, бер йортта тору һәм аларны ашату, киендерү, бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итү. Бу өч шарт үтәлсә генә, гаилә хуҗасы бөтен гаиләсе өчен корбан чала, ләкин чалган вакытта аның исеме генә әйтелә, бөтен гаилә әгъзаларының исемнәре әйтелми.
Ләкин, бер өйдә бер гаилә әти-әниләре белән торып, шул ук вакытта әти-әниләренең үз керемнәре булып, алар шул керемнән тәэмин ителсәләр, алар аерым, ягъни әтисе (әтисе булмаганда әнисе) үз исеменнән корбан чалалар. Һәм шулай ук бу кагыйдә буенча, карт әбиләрнең пенсияләреннән акча җыеп, корбанга сарык алып, үз гаиләләре белән яши торган балалары исеменнән корбан чалулары дөрес түгел, чөнки аерым гаилә белән яшәгән малае моны үзе эшләргә, ә кияүгә чыккан кызның ире башкарырга тиеш. Бу әбинең дә ире исән булса, аның ире корбан чалу ягын үзе кайгыртырга тиеш. Инде бу әби үзе генә яшәсә һәм матди хәленнән килсә, корбанны үзеннән чалдыра ала.
Сезнең сүзегезгә килгәндә, һәрбер кеше өчен аерым чалынган корбаннар, иншәАллаһ, бөтенесе дә дөрес булыр. Әгәр гаиләнең хәле һәрбер кеше башыннан корбан чалырга ирек бирә икән, рәхим итсеннәр, моңа киртә юк.
Тагын бер мәсьәләне ачыклаганнан соң, бөтен аңлашылмаучанлыклар бетәр дип ышанам. Ул да булса: “Нәрсәне чалу хәерлерәк?” — дигән сорау. Шәригать кануннары буенча һәм мөмкинлеге булган кешегә:
Иң хәерлесе: бер кеше башыннан дөя (5 яшьтән арткан);
Икенчесе: бер кеше өстеннән сыер (2 яшьтән арткан);
Өченчесе: бер кешедән бер сарык (1 яшьтән арткан, тәкә эре булса, 6 айлыгы да ярый)
Ә мөмкинлекләр булмаганда:
Дүртенчесе: 7 кешедән дөя (5 яшьтән арткан);
Бишенчесе: 7 кешедән сыер (2 яшьтән арткан);
Алтынчысы: бер кешедән кәҗә (1 яшьтән арткан) чалу.
Билгеле, бездә дөяләр юк. Шуңа күрә без сыер турында сүз алып барырбыз. Сыер чалганда, ике тараф галимнәрнең сүзләренә туры китереп, ике куянның койрыгын бергә тотып була. Ягъни, гаиләдә җидедән дә артык кеше булмаса, бер сыер чалына да, хәнәфи мәзһәбе буенча корбан һәрбер гаилә әгъзасыннан чалынган була. Башка караш буенча, бу гаилә хуҗасы үз исеменнән иң яхшы корбанны чалган булып чыга. Бу инде шушы каршылыклардан чыгу юлларының берсе. Ләкин бөтенесе дә һәрбер гаиләнең матди хәленә кайтып кала. Шуңа күрә, күпчелек галимнәрнең сүзе буенча, корбан чалу — сөннәт муәккәдәһ. Ягъни асылда сөннәт гамәл, ә кеше корбан чалмаса, аның өстендә гөнаһ юк. Ә муәккәдәһ булганга күрә, мөмкинлекләр була торып, аны калдырырга ярамый, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аны беркайчан да калдырмаган. Әгәр матди хәл буенча корбан чалу мөмкинлеге булса, аны иң кимендә гаилә хуҗасы чалырга тиеш. Инде матди мөмкинлекләр бар икән, башка гаилә әгъзалары өчен дә корбан чалырга тыюлар юк, ләкин бу таләп ителми.
Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов
(http://yanarysh.ru сайтыннан алынды)
Корбан чалу гыйбадәтенең әһәмияте, файдасы
Корбан бәйрәме җиткәч корбан чалу – мал белән башкарылучы (билгеле бер күләмдә байлыгы булган кешегә), үтәлүе мәҗбүри булган гыйбадәтләрнең бер төре. Корбан бары тик Аллаһ ризалыгы өчен чалынырга тиеш, бу гамәл Аллаһының биргәннәренә шөкер итү йөзеннән башкарыла.
Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи уә сәлләм) болай дигән:
«Саран кешеләрнең иң хәерсезләре – корбан чалырга тиеш (мөмкинлеге, байлыгы) була торып та, саранланып корбан чалмаганы». Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе, салаваты булсын) корбан итеп ике мал чала торган булган, берсен — үзе исеменнән, икенчесен — өммәте өчен. Байлыгы җитәрлек булган мөселманнар шулай ук ике яки аннан да күбрәк корбан чала ала.
Корбан чалу йоласы – бай кешеләр өчен Аллаһ каршында һәм җәмгыять каршында бурычлары бар икәнен искә төшереп тора. Күпмедер байлыгы мөлкәте бар икән, аны изге эшләрдә кулланырга кирәклеген өйрәтә. Чөнки байлыкка күмелеп яшәгән кешеләр тора-бара үзләрен генә кайгыртып, мохтаҗлар турында онытып җибәрергә мөмкин. Аллаһы Тәгалә каршында барлык кешеләр дә тигез, шуңа күрә бу бәйрәм, ярлы халыкны кайгырту хакындагы әмер кебек.
Аллаһы Тәгалә Ниса сүрәсенең 36 нчы аятендә болай дигән:
«Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, Аңа тиңдәшлек кылмагыз. Яхшылык эшләгез ата-анагызга, барлык туганнарыгызга, ятимнәргә, мохтаҗларга, якын һәм ерак күршеләргә, якын дусларга, юлчыларга һәм сезнең карамакта булган барлык кешегә. Аллаһ мактанып, масаеп йөрүчеләрне яратмас».
Бу аятьтән күрүебезчә булдыра алган кешегә башкаларга ярдәм итү йөкләнгән. Корбан чалу йоласын башкарып без арадагы дуслык, кардәшлек җепләрен ныгытабыз. Бер-беребезгә күчтәнәчкә корбан итен өләшеп арабызны җылытабыз.
Корбан кебек бәйрәмнәр бөтен дөньяда тынычлыкка юл ача. Җир йөзендәге барлык халыклар да үзара килешеп матур яшәсен өчен шартлар тудыра. Кешеләрне бер-берсенә хөрмәт, ихтирам белән карарга, ярдәм кулы сузарга өйрәтә.
Корбан чалу йоласы мөселманның күңелен сафландыра, иманын ныгыта һәм беразга булса да мохтаҗларның тамагын туйдырырга ярдәм итә.