Мэгун сурэсе ничек укыла, ул нинди сүрә. Кыскача бу хакта карап үтәрбез.

Гарәпчә укылышы

мэгун сурэсе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әраәйтәлләзи йүкәззибү биддин
Фәзәликәлләзи йәдүггъул-йәтим.
Вә ла йәхудду гъалэ тагъамил-мискин
Фәүәйлүл-лил-мүсаллин
Әлләзинә һүм гъаң саләтиһим сәһүүн.
Әлләзинә һүм йүрааун
Үә йәмнәгүүнәл-магъун

Аудиоязма – тыңлап өйрәнү өчен

Мәгънәсе

Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән.
Динне ялганга чыгаручыны күрдеңме син?
Ул бит ятимне куып җибәрүче,
һәм мескенне ашатырга өндәмәүче.
һәм үкенеч булсын намаз укучыларга,
намазларын чын күңелдән укымаучыларга,
рияланып торучыларга,
һәм хәер-сәдәка бирүдән тыючыларга!

Сүрәнең иңү сәбәбе

Бу сүрәнең иңү сәбәбе: Ибне Габбас (Аллаһ разый булсын) сөйли: бу аятьләр Әл-Гас ибне Вәил Әс-Сәһми турында (башка риваятьләр буенча, Әл-Вәлид ибнел-Мугыйраһ, Әбү Җәһел, Әбү Суфьян хакында да) иңгән була. Алар атна саен диярлек мал суя торган булганнар. Ә ятимнәр, соранучылар килсә, таяк белән куганнар һәм әлеге аятьләрнең иңүе — шулар кебек затларга Аллаһтан җаваптыр.

Ибне Габбас (Аллаһ разый булсын) фикеренчә, ахыргы аятьләрнең иңү сәбәбе — монафыйкларның ямьсез гамәлләр кылуларында. Алар мөселманнар каршысында намазларын тырышып укыган булсалар, мөселманнар күздән югалу белән намазларын ташлый торган булалар. Ә сәдәка бирү, кешеләргә ярдәм итү кебек гамәлләрдән үзләре дә тыелганнар, башкаларны да тыелырга котыртканнар.

Мәгүн сүрәсенең тәфсире

1. Үз күзләрең белән күрдеңме инде, йә Мөхәммәд, динне юкка чыгарырга, ялганга калдырырга тырышучыны? Кем ул?
2. Динне ялганга чыгаручы, диннән көлүче — ятимне куалап җибәрер, рәнҗетер.
3. Мескеннең, фәкыйрьнең хәлен белеп, ризык белән ярдәм итүдән тыелучы — динне, кыямәт көнен шулай ук әкият дип кенә исәпләр.
4. Бу аятьнең мәгънәсен яңача күрсәтергә булдык, «һәм үкенеч булсын намазларын укып та».
Бу аять иңгәч, күп кеше: «Кайсыбыз хата кылмасын инде, кайсыбыз саташмасын инде!» — дип аптырый. Шуңа күрә киләсе аять бу 4 нче аятьнең мәгънәсен киңәйтеп ачыклый.
5. «Намазларын чын күңелдән укымаучылар» — монафыйклар, икейөзлеләр һәм шулай ук гафил булучылар да: гафилләр намазны гозерсез, сәбәпсез соңартып укыйлар. Шуңа күрә бу аять — намазга олы игътибар бирмәүче мөселман кардәшләребезгә бер олы илаһи кисәтүдер!