Халык телендә «Фәзкуруни сүрәсе» дип йөртелсә дә, бу аятьләр сүрә түгел, ә Бәкара сүрәсенең 152-157 аятьләре булып санала. Шуңа күрә сүрә дип әйтү дөреслеккә туры килми. Биредә без әлеге аятьләрнең гарәпчә һәм татар хәрефләре белән язылышын китердек. Шулай ук аудиоязма да куйдык, аннан тыңлап та өйрәнә аласыз. (Бу аятьләр Һәфтияк шәриф китабында да бар)

Фәзкуруни: гарәпчә язылышы

فَاذْكُرُونِي أَذْكُرْكُمْ وَاشْكُرُواْ لِي وَلاَ تَكْفُرُونِ
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُواْ اسْتَعِينُواْ بِالصَّبْرِ وَالصَّلاَةِ إِنَّ اللّهَ مَعَ الصَّابِرِينَ
وَلاَ تَقُولُواْ لِمَنْ يُقْتَلُ فِي سَبيلِ اللّهِ أَمْوَاتٌ بَلْ أَحْيَاء وَلَكِن لاَّ تَشْعُرُونَ
وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ بِشَيْءٍ مِّنَ الْخَوفِ وَالْجُوعِ وَنَقْصٍ مِّنَ الأَمَوَالِ وَالأنفُسِ وَالثَّمَرَاتِ وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ
الَّذِينَ إِذَا أَصَابَتْهُم مُّصِيبَةٌ قَالُواْ إِنَّا لِلّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعونَ
أُولَئِكَ عَلَيْهِمْ صَلَوَاتٌ مِّن رَّبِّهِمْ وَرَحْمَةٌ وَأُولَئِكَ هُمُ الْمُهْتَدُونَ

"Фәзкуруни сүрәсе" яки Бәкара сүрәсенең 152-157 аятьләре
"Фәзкуруни сүрәсе" яки Бәкара сүрәсенең 152-157 аятьләре

«Фәзкуруни сүрәсе» татар хәрефләре белән

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим

152. Фәҙкуруунии әҙкуркум уәшкуруулии уә лә тәкфуруун.

153. Йәәә әйюхәлләҙинә әмәнүстагъину биссабри уәссаләһ, инналлаһә мәгас-сабирин.

154. Уә лә тәкулү лимәй юкътәлү, фи сәбиллиләһи әмүәәт бәл әхйәәә, уә ләкиллә тәшгурун.

155. Уәләнәблүәннәкум бишәййим минәл-хауфи үәлҗуги уә нәкъсыйм минәл-әмуәли уәл әннфуси уәс-çәмәрать уә бәширис-сабирин.

156. Әлләҙинә иҙәә әсаабәтһүм мусыйбәту, каалу иннә лилләһи уә иннә иләйһи раҗигун

157. Үләәәә-икә гәләйһим салауату мир-раббиһим уә рахмәһ, уә үләәә-икә һүмүль мүхтәдүн.

Аудиоязма, тыңларга

(сура фәҙкурунии әҙкуркум, хэфтияк шэриф)

Фәзкуруни аятләренең татарча мәгънәсе (мәгънәви тәрҗемәсе)

Бәкара сүрәсенең 152-157 аятләренең мәгънәсе:

152. Мине искә алыгыз, Мин дә сезне искә алырмын. Миңа шөкер итегез, Миңа карата шөкерсез булмагыз.

153. И, иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша ярдәм сорагыз. Һичшиксез Аллаһ сабыр итүчеләр белән.

154. Аллаһ юлында үтерелгән кешеләр (шәһитләр) турында: «Алар үлделәр!» — дип әйтмәгез! Дөреслектә, алар тереләр, ләкин сез аларның нинди мәгънәдә тере икәнлеген аңламыйсыз.

155. Без, һичшиксез сезне бераз курку белән, бераз ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. Сынауларга сабыр итүчеләрне җәннәт белән сөендер!

156. Берәр бәлагә юлыкканнар: «Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!» — дип әйтәләр.

157. Әнә шулар – Раббыларының мәгъфирәтенә һәм рәхмәтенә ирешүчеләр, һәм әнә шулар (башларына төшкән бәлаләргә сабыр итеп) һидаять табучылар.