Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ! Иминлек, Аллаһның рәхмәте һәм сәламе сезгә! Шушы сүзләр белән Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәлам) мөселманнарга бер-берсенә сәлам җиткерергә куша.

Габдулла ибне Сәлам (радыйаллаһу ганһү) тапшырган хәдистә Аллаһ Рәсүленең мондый сүзләре җиткерелә: “Ий кешеләр, башкаларга сәлам җиткерегез, аларны ризык белән туендырыгыз, башкалар йоклаганда төннәрен намаз укыгыз һәм сез бик имин Җәннәткә керерсез!” (әт-Тирмизи, 1855).

Шуңа игътибар итегез, Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәлам) шундый гади генә бер эшне – бер-береңә сәлам җиткерүне төнге намаз белән беррәттән куйган. Әлбәттә, бу аларның бер-берсен алыштыруын аңлатмый, алай дип уйлау – ялгышу, ә без ялгыш фикер йөртүләрдән читтә торырга тиеш. Моның мәгънәсе шунда: сәлам җиткерүнең әһәмияте төнлә намаз уку кебек үк югары. Әмма төнлә намаз уку һәркемнең үз ихтыярында булса, мөселман кардәшеңә сәлам җиткерү – синең мөселманнарның берләшүенә керткән өлешең.

Ислам – иҗтимагый дин, бикләнеп утыру аңа хас түгел. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Игелек итүдә, яман эш кылудан саклануда бер-берегезгә ярдәмләшегез” (“Маидә (Табын)” сүрәсе, 2 нче аять). Ярдәм итешегез! Нәкъ менә яхшы, игелекле эшләр кылуда ярдәм итешегез! Исламның таралуына, динне өйрәнүдә, кыен вакытларда башкаларга ярдәм ит. Ярдәм ит һәм шуның белән Аллаһка якынай һәм башкаларны да Аллаһка якынайт.

Әнәс (радыйаллаһу ганһү) тапшырган хәдис исә Пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) шундый сүзләрен җиткерә: “Үзенә теләгәнне башкаларга да теләми торып, сезнең арагыздан берегез дә иманлы була алмас” (әл-Бохари; Мөслим).

Әйе, безгә төрлечә ялган кыйммәтләр тагарга тырышалар: “Һәркем – үзе өчен генә һәм анда минем эшем юк”. Тарих андый таркаулыкның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында күп мисаллар белә. Хәзерге вакытта да безгә тәкәбберлек, мин-минлек, башкаларны кабул итмәү һәм аңламау, үзеңнең ялгыш фикереңне башкаларга тагу нәтиҗәсе булган үзәк өзгеч вакыйгалар турында ишетергә туры килә. Аллаһы Тәгалә үзара мәсьәләләрне чишкән вакытта кан коешу дәрәҗәсенә җиткермәскә куша: “… низаглашуда Аллаһтан куркыгыз вә арагызны төзәтегез” (“Әнфал (Табыш малы)” сүрәсе, 1 нче аять). “Сахих Мөслим”дә (№ 2626)

Әбу Зәрр әл-Гифари тапшырган хәдистә Пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) шундый сүзләре җиткерелә: “Игелекле эшләрнең берсенә дә сөйми карама, ә мөселман кардәшеңне очратканда аңа елмай (йөзең шат, якты булсын)”. Ә без нишлибез? Безгә яхшылык теләп, үзебезгә һәм бар ислам өммәтенә пычрак ташлаган ниндидер бер начар гамәлебезне, сыйфатыбызны күрсәткән кешегә елмаеп карамау гына түгел, аңа ничек тә булса зәһәррәк сүз белән җавап бирергә тырышабыз. Шуның белән арабыздагы упкынны тагын да тирәнәйтәбез. Аннан соң үзебез үк шул упкынга очабыз. Әгәр бер гаилә эчендә дә кешеләр бер-берсен аңлый алмый икән, таныш булмаган кешеләргә мөнәсәбәт турында әйтеп тә торасы юк. Без тирәбездәге кешеләргә карата саңгыраубыз. Без хатыныбыз ни әйтергә теләгәнен дә аңлый алмыйбыз. Ә балаларыбызны гомумән күрмәмешкә салырга тырышабыз. Ә бит алар алдындагы җаваплылык безгә йөкләнгән.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Раббың бары тик үзенә генә гыйбадәт кылуыгызны, ата-анагызга да игелекле булуыгызны катгый рәвештә боерды. Аларның берсе яки икесе дә сезнең янда картайса, сак булыгыз, аларга: уф (туйдым сездән), димәгез; аларны битәрләмәгез; икесенә дә яхшы мөгамәләдә булыгыз, алар белән йомшак сөйләшегез. Миһербан һәм түбәнчелек белән алар алдында (күңел) канатларыңны җәй дә әйт: “Раббым, сабый чагымнан алып, алар мине ничек сөеп үстергән булса, Син дә аларга шулай мәрхәмәтле бул”, – дип дога кыл” (“Исра (Төнге йөрү, Ягъкуб угыллары)” сүрәсе, 23-24 нче аятьләр). Ә без шул рәвешчә гамәл кылабызмы соң?

Безнен хәзер җәмгыять ачыграк, безнең заманда төрле элемтә чаралары – телефон, интернет, социаль челтәрләр күп, дибез. Алайса ни өчен соң без якыннарыбыз белән еллар буе очрашмыйбыз? Вакыты-вакыты белән генә очрашып алабыз, анысы да зиратта, кайсыдыр бер кардәшебезне җирләгәндә. Аны да без бары тик бер тапкыр гына, кечкенә вакытта гына күргән булабыз, ә аннары үсеп җитәбез, аның белән ачуланышабыз һәм аралашудан туктыйбыз. Җыелышабыз. Җирлибез. Аннан таралышабыз. Икенче бер очракка – башка берәүне җирләгәнгә чаклы. Ә бит ул икенче очрашуның сәбәбе – аның үз җеназасы булмавына беркем дә гарантия бирә алмый. Бу – мөселманнарча түгел.

Без, мөэмин-мөселманнар, бердәм булырга тиеш. Гыйбадәт кылуда, фикерләрдә, гамәлләрдә. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга һәр җомгада мәчеткә җомга намазына җыелырга кушкан. Габдулла ибне Гомәрдән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) шундый сүзләре тапшырыла: “Җәмәгатьтә укылган намазның (савабы) аерым гына укылган намаз савабыннан 27 тапкыр артык” (әл-Бохари, № 645).

Изге рамазан ае буена без ифтарларга җыелабыз. Мәүлид аенда да җыелып соңгы Пәйгамбәргә (салләллаһу галәйһи вәссәлам) салават әйтәбез. Мөселманнарның олы бәйрәме – Ураза һәм Корбан гаетләрендә мәҗлескә туганнарыбызны җыябыз. Ә мөселманнарга мәрхүмнәрнең “өчесе”н, “җидесе”н, “кырыгы”н, “елы”н үткәрүне, Коръән укуны бидгать дип атап, аны тыю – гомумән, ахмаклык.

Мөселман җәмгыяте менә шулай яши. Бергәләп һәм берләшеп. бербөтен булып. Берсе икенчесе өчен җавап бирә. Мәрхүмнең бурычларын аның туганнары түли. Хәлле кешеләр мохтаҗларга ярдәм итә. Фарыз намазларны укыганда да мөселманнар иңгә-иң баса. Шайтан үзе дә үтеп керә алмаслык тыгыз рәтләр белән. Мөселманнар тыныч тормыш белән гомер итә. Үзара үзләре генә түгел, ә бүтән дин вәкилләре белән дә. Менә шундый җәмәгатьне таркатып, алар арасында фетнә таратып булмый. Чөнки таркалу – явызлык, тәкәбберлек һәм мин-минлек хөкем сөргән җирдә була. Ә мөселман өммәте бары тик тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен, Аның рәхмәтен алырга тели.

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүЛлаһи үә бәракәәтүһ!

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН