Барлык мактау, хәмед вә сәнәләр дөньяларны юктан бар иткән, барыбызны да даими нигъмәтләндереп торучы, һәр гамәлебезне белүче һәм алар өчен гадел рәвештә хөкем итәчәк, Үз рәхмәтенә ирешүчеләрне мәңгелек җәннәткә һәм бозыкларны җәһәннәмгә кертәчәк Бөек Раббыбыз — Аллаһыга булсын!

Соңгы пәйгамбәр итеп иңдерелгән, дөньяга Раббыбызның сүзләрен вә шәригатен тараткан, җәннәт ишеген беренче булып ачачак һәм үзенең өммәтен — безне, беренчеләрдән булып анда алып керәчәк Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәлләмгә салаватлар булсын!

Барыбызга да Аллаһ Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!

Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен һәм ризалыгын алу өчен мәчетебезгә җыелган хөрмәтле дин кардәшләрем! Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ!

Бүгенге вәгазебез, инша Аллаһ, төнге нәфел намазының әһәмияте турында булыр.

Төн, бигрәк тә таң алды бик кадерле вакыт, чөнки барча мәхлуклар татлы йокыда, галәмдә тынычлык хөкем сөрә. Кеше төнлә торып, гыйбадәт кылганда аңа беркем комачауламай, ул риядан ерак була. Нәрсә соң ул рия? Рия – ул кешеләр мактасыннар, хөрмәт итсеннәр өчен күрсәтеп гамәл кылу. Ә төнлә гыйбадәт кылучы бәндәсен Аллаһ кына күрә, бу вакытта һичкем аны күрми, ул үзенең Раббысы белән икәүдән-икәү кала, Аңа мөрәҗәгать итә, догалар кыла. Шулай итеп, ул күңелен нурландыра, Аллаһы Тәгаләгә якыная.

Бер хәдисендә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи үәссәлләм бу хакта шуны әйткән: «Ястү намазыннан соң укыла торган барлык намазлар төнге намазга тиң». (Имам Табарани хәдисләр җыентыгы).

Аллаһ Тәгалә төнлә гыйбадәт кылучылар турында «Аз-Зарият» сүрәсенең 17-18-нче аятларында шулай дип әйтә:

«Төннәрен аз йоклаганнар. Сәхәр вакытларында кичерү сораганнар».

Нәфел гыйбадәтләренең иң зурысы — намаз. Шуңа күрә пәйгамбәребез ﷺ күп вакытын намазда үткәрә торган булган һәм сәхәбәләр дә аның үрнәген үз тормышларында кулланганнар. Шулай бер көнне Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Рабига ибн Кәгъб Әл-Әсләмигә болай дигән: «Үзеңне күп сәҗдә кылып бает!». Ягъни сәҗдә кылып, Ахирәттәге үзе өчен тәгәенләнгән урыныңның дәрәҗәсен күтәр, дигән.

«Әл-Фуркан» сүрәсенең 64-нче аятендә Аллаһы Раббыбыз:

«Алар Раббылары өчен сәҗдәгә кылып һәм аягүрә торып (намазда хәлдә) төнне үткәрәләр» – дип әйтә.

Сәҗдәнең дәрәҗәсен аңлата торган тагын бер хәдис: «Үз Раббысына кешенең иң якын халәте сәҗдәләр, шуңа күрә сәҗдәдә вакытта күбрәк сорагыз». Димәк, нәфел намазлары Раббыбыз каршында дәрәҗәбезне күтәрергә иң зур сәбәптер, әммә күп мөселманнар аңа битараф кала.

Әз-Зумар сүрәсенең 9 нчы аятендә Аллаһ Тәгалә:

«… ул төнен сәждә кылып һәм басып торып намаз кыла, мәңгелек дөньядан курка һәм Аллаһының рәхимлегенә өметләнә».

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Хакыйкатта төнлә шундый бер вакыт бар, Аллаһ Тәгалә мөселман колына сораган нәрсәсен бирә».

Коръән аятләре һәм хәдисләрдән, төнге намазның күркәмлеген аңларга була. Кешене изге гамәлләргә этәрә торган сыйфатларның иң күркәме – күңел чисталыгы һәм дин ныклыгы. Төнге намаз ул – Аллаһ Тәгалә белән ике арадагы яшерен әңгәмә. Әлеге әңгәмәнең ләззәте безне башка төннәрдә дә торып намаз укырга өндәп торачак.

Бер көнне шәйх Хәсән Басридан (Аллаһның рәхмәтендә булса иде): «Ник төнлә нәфел гыйбадәтләрен кылучы мөселманнарның йөзләре шундый матур, нурлы?»– дип сорыйлар. Шәйх: «Чөнки алар Мәрхәмәтле Аллаһ белән ялгыз калалар», – дип җавап бирә.

Фидаил ибн Ияд: «Кояш баегач, мин караңгылыкка шатланам, чөнки ул вакытта мин Раббым белән бергә калам, ә кояш чыккач, мин кайгырам, чөнки ул чакта миңа төрле мәсьәләләр белән кешеләр килә башлый», – дип әйткән.

Төнге нәфел гыйбадәтләренең фазыйләтләре, хасиятләре турында Расүл әкрам галәйһиссәләмнең түбәндәге хәдисендә китерелә. Билал (аңа Аллаһның ризалыгы булсын) риваять итә, Пәйгамбәребез ﷺ болай дип әйткән:
«Төнлә йокыдан торып, гыйбадәт кылырга тырышыгыз! Чөнки бу сезгә кадәр булган изгеләрнең гадәте. Чынлыкта төнлә торып гыйбадәт кылу – Аллаһы Тәгаләгә якынаю ул. Бу төнге гыйбадәт гөнаһлы гамәлләр кылуга киртә булып тора, хата-кимчелекләрне ярлыкый һәм тәннән авыруларны, сырхауларны ала, – дигән (Тирмизи).

Хәдистә әйтелгәнчә, төнге намаз рухыбызга һәм тәнебезгә сихәт бирә. Пәйгамбәребез ﷺ төнге гыйбадәтләргә аерым әһәмият биргән, ләкин шул ук вакытта ялга да игътибарлы булган.

Төнлә нинди намаз укырга кирәк соң? Аллаһ илчесе Мөхәммәд ﷺ хәзрәтләре үзенең бер хәдисендә әйткән:

«Фарыз намазларыннан соң иң яхшы намаз – тәһәҗҗүд намазы», – дигән. (Мөслим)

Бу хакта Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә дә:
«Әй, Мөхәммәд! Төннәрен уянып, нәфел намазлар кыл. Раббың сине мактар, югары дәрәҗәгә күтәрер»,— дигән. (Исра сүрәсе, 79 аят)

Тәһәҗҗүд намазы – Пәйгамбәребезгә югарыдагы аять белән фәрман ителгән. Әлеге аятьтә Аллаһ Тәгалә илчесен югары дәрәҗәгә күтәрәчәген белдергән, тәһәҗҗүд намазын үтәргә чакырган. Бу аять тәһәҗҗүд намазын укуның әһәмияте зур икәнлеген ачыклый.

Пәйгамбәребез ﷺ тәһәҗҗүд намазын укыр өчен кайвакыт төннең беренче өлешендә, ә кайбер вакытта төннең уртасында йокыдан уянган, әммә Рәсүл әкрам галәйһиссәлам бу нәфел намазын күбрәк таң алды вакытында укыган.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләмнең төнге намазны укуыннан хәбәрдар сәхабәләр дә аның кебек төнге намазны укый башлаганнар. Әйтеп үтелгән Коръән аятләрен да тәһәҗҗүд намазының әһәмияте зур икәнен аңладык. Бу намазны, Пәйгамбәргә ияргән, аның сөннәтен үтәүче кешеләр бүгенге көнгә кадәр кылып килгәннәр. Бу намаз кыямәт көненә кадәр кылыначактыр. Чөнки Пәйгамбәребез ﷺ: «Төнге намазны дәвам итегез…»,— дип боерган.

Гомумән тәһәҗҗүд намазының мәгънәсе: Раббыңа якынаю, аның сөекле колына әйләнү. Димәк, моңа кадәр без битараф булган әлеге нәфел намазны үтәсәк, һичшиксез, дәрәҗәбез күтәрелер, иншаАллаһ.

Шуңа да Аллаһ Раббыбыз барыбызга да төнге нәфел гыйбадәтләрен күбрәк кылырга, күңелләребезне ихласлылык белән бизәкләргә насыйп итсә иде.