Аллаһ Тәгалә Коръәндә Хуҗурат сүрәсендә (49нчы сүрә) 12 аятендә әйтә:
«Кеше турында төрлечә фаразлап, начар уйлаудан сакланыгыз һәм бер-берегезне тикшермәгез, кешеләрнең гаебен эзләмәгез, кайберләрегез кайберләрегезне гайбәт кылмасын…» — ди.

Гайбәт сөйләүнең гөнаһы Аллаһ каршында бик зур, чөнки ул кешенең исемен пычрата, дәрәҗәсен киметә.

Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм) каты итеп, хәтта пәрдә артында утыра торган хатыннар да ишетерлек итеп хөтбә сөйли, һәм ул бу хөтбәдә болай ди: «Әй, телләре белән иман китереп тә, иманнары йөрәкләренә үтеп керә алмаган бәндәләр! Мөэминнәрне кыерсытмагыз, аларның кимчелекләрендә казынып, чокынып ятмагыз! Кем дә кем мөселманнарның кимчелекләрен тикшереп гомерен уздырса, Аллаһы Тәгалә аның үзенең кимчелеген тикшерер. Аллаһы Тәгалә кемнең кимчелеген тикшерсә, ул кешене хурлыкка төшерер һәм үзенең өендә бикләнеп качып ятса да моннан качып котыла алмастыр».

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм) шулай ук әйткән: «Башка кешене, ул үзе теләмәгән яктан искә алуың гайбәт була. Әгәр чыннан да аңарда булган сыйфатын искә алсаң, гайбәтен сөйләгән буласың, әгәр булмаган нәрсәне искә алсаң – яла яккан булырсың», – дигән.

Кешедә нәфес дигән әйбер бар, халыкта нәпсе дип тә йөртәләр. Менә шушы нәпсе һәрвакыт үзен генә ярата, үзен генә кайгырта, үзенең проблемаларын гына күрә, башка кешене тыңламый, башка кешенең проблемасы аңа кирәкми дә. Нәпселе кеше беркайчан үз гаебен күрми, аны төзәтү өстендә эшләргә яратмый. Аның каравы кеше гаебен күрә, кеше гаебен тикшерү белән ләззәт ала. Үзен яхшы, ә башкаларны начар итеп күрсәтүдән рәхәт таба. Андый кеше үзен бөек, даһи, гөнаһсыз фәрештә дип саный. Кеше күзендәге чүпне күрә – ә үз күзендәге бүкәнне күрми.

Коръәндә Аллаһ безгә: «Бер-берегезнең артында гайбәт сөйләмәгез. Әллә сез үлгән кардәшегезнең итен ашар идегезме? Юк, җирәнер идегез!» – дип әйтә. Аллаһы Тәгалә безне гайбәт сөйләүдән менә шушы дәрәҗәдә җирәнергә чакыра.

Пәйгамбәребез заманында бер кеше олы җинаять кыла һәм аңа моның өчен җәза бирелә. Моны күзәтеп торган ике кешенең берсе әйтә: «Кара моны, эт үлеме белән үлгәнче йөрде бит», – ди. Күпмедер вакыт үткәч пәйгамбәр (саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм) юл кырыенда бер ишәк үләксәсен күрә, һәм теге ике кешене чакыртып китерә дә: «Шушы ишәкнең үләксәсен әйдәгез ашагыз», – ди. Тегеләр аптырап калалар һәм: «Ишәк итен яхшы хәлдә булса беркем ашамый, ә үләксәсен ничек ашарга», – диләр чирканып. Шунда Аллаһының илчесе (саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга әйтә: «Сезнең теге чакта җәза бирелгән кардәшегез турында әйткән сүзегез, менә бу ишәкнең итен ашаудан да җирәнгечрәк булды», – ди. Бу мисал да сүз йөртүнең, кешенең гаебен тикшерүнең ни дәрәҗәдә яман, җирәнгеч эш икәнлегенә дәлил булып тора.

Сүз йөртүче, гайбәт сатучыга гына түгел, моны тыңлаучыга да шундый ук күләмдә гөнаһ языла. Чөнки аларның берсе теле белән гөнаһка керсә, икенчесе – колагы белән гөнаһ кыла. Без телне генә түгел, колакны да гайбәттән сакларга тиешбез. Чөнки тыңлаучысы булмаса, сөйләүчесе дә булмаячак.

Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәр (саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм) каберләр яныннан үзганда, аның дөясе куркуыннан сискәнеп куя һәм ул әйтә: «Бу ике кабердә яткан кешеләр газаптадыр, аларның берсе нәмимә белән шөгыльләнгән», – ди.
Нәмимә – ике адәмнең арасын бозу, аларны дошманлаштыру өчен сүз йөртү. Моның өчен кабердә ятканда ук аерым бер җәза, бер газап булыр диелә.

Шулай ук Кыямәт көнендә кем кемгә нинди генә зыян салса да, моның өчен түләячәк. Сират күперен кичүдән элек, Аллаһы Тәгалә һәркемгә кемнән нәрсә аласы бар – шуны алдыра, яки кемнең кемгә нәрсә бирәсе бар – шуны бирдерә. Мисал өчен, берәү икенче бер кешенең әйберен урлаган ди. Ә урланган әйберне инде кире кайтарып булмый һәм кыямәт көнне ул кирәкми дә. Димәк, ул аның өчен үзенең кылган изге гамәлләрен бүлеп бирәчәк. Никадәр кыйммәтлерәк әйберен урлаган булса, шуның бәясенә торырлык саваплары зыян күрүчегә күчәчәк. Мәсәлән, кешеләргә зыян салучыдан (монда шул ук сүз йөртү, гайбәт тә керә) — ул кемнәрне рәнҗеткән, кемгә зыян салган булса, барысы аңа килеп аның савапларын алып бетерәчәкләр. Шул рәвешле бу кешенең гамәл дәфтәрендәге изгелекләре бетәр диелә. Ә ул рәнҗеткән кешеләр һаман килә торыр, һәм инде бирер өчен яхшылыклары калмагач, ул аларның гөнаһларын үз өстенә ала башлаячак. Һәм муеныннан гөнаһка батырылып җәһәннәмгә керәчәк диелә.

Ислам дине күзлегеннән караганда, банкротлыкка төшкән кеше — чын банкрот менә шундый кеше була да инде.
Расулебез (саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм): «Зур уңышсызлыкка дучар булучы кеше, чын банкрот кем була беләсезме?» – дигәч. Сәхабәләр әйтә: «Барлык мал-мөлкәтен югалткан кеше», – диләр.

Ләкин Аллаһының илчесе болай ди: «Юк, бу дөнья тормышын, кабер газапларын үтеп, сират күперен кичәр алдыннан бөтен булган изге гамәлләрен башкаларга таратып бетергән кеше — чын банкрот була», – дигән. Бу дөньяда яшәгән вакытта әле кемдер судан коры чыгарга мөмкин. Төрле танышлыклары аркылы законнан да, прокурордан да качу юлын табарга мөмкин, әмма Аллаһыдан качып булмаячак. Кыямәт көне җәзасыннан качып котылырга мөмкин түгел. Дөньяда кемнәрнең гайбәтен сөйләп йөрсәң, шуларга үзеңнең савапларыңны бүлеп бирәчәксең. Ә инде җәйге челләдә 18-19-ар сәгать уразалар тотып, төнен, иртәләрен йокламыйча укыган намазларының савабын кемнең башкаларга бирәсе килсен? Бирәсе килми икән, кешене сүкмәскә, тикшермәскә, гайбәтен сөйләмәскә кирәк.

Аллаһы Тәгалә безнең күп гөнаһларыбызны инде болай гына да гафу итә. Ләкин кеше белән кеше арасына гына керми. Кылган начар гамәлләребез кеше хакы белән бәйләнгән икән, алар өчен бәхиллек алу, гафу сорау кирәк. Кеше сүгеп, кешегә начарлык эшләсәң, ә үзең башыңны бәрә-бәрә намаз укысаң да гөнаһысыннан котылып булмый. Инде үлем фәрештәсе якабыздан килеп тотканчы, кешеләр белән араларны төзәтергә ашыгыйк. Аллаһ Тәгалә һәрбарчаларыбызга да кушканнарын үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә насыйп итсен!