Кадер сурэсе — Ислам динендәге иң изге кичә Кадер кичәсе — Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә туры килүче мөбәрәк бер кичә хакында. Әлеге аятләр белән Аллаһы Тәгалә барыбызга да бу кичәнең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә. Күп очракта Кадер киче Рамазан аеның 27нче көненә каршы кич дип белдерәләр. Ләкин бу төгәл дата түгел, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын) бу кичәне Рамазанның сонгы унконлегеннән эзләргә кушкан (так саннар булган: 21, 23, 25, 27, 29 нчы көнгә каршы кичәләргә дә туры килергә мөмкин).

Кадер сүрәсе укылышы:

Кадер сурэсе на татарском языке:

Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
1). Иннә әннзәлнәһу фии ләйләтил қадр.
2). Уә мәә әдракә мә ләйләтул қадр.
3). Ләйләтул кадри хайрумм-мин әлфи шәһр.
4). Тәнәззәлүл мәләәәә-икәту уәррууху фииһә би изни раббиһим минн кулли әмръ.
5). Сәләәмун һийә хәттә мәтъләгил фәҗр.

Татарча мәгънәсе:

1). Хакыйкаттә, Без аны (Изге Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.
2). Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме?
3). Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер.
4). Ул көндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил фәрештә), Раббыларының рөхсәте белән Аның әмерләрен үтәр өчен, бер-бер артлы җир йөзенә иңеп кенә торырлар.
5). Кадер кичәсе — ул иминлек кичәсе — таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр» («Кадер» сурэсе).

Әл-Кадр» сүрәсендә математик могҗизалар
⁃ Бу сүрәдә 30 сүз. Коръән дә 30 җүздән тора.
⁃ Сүрәдә 114 хәреф. Коръәндә дә 114 сүрә.
‎ ⁃ «هى» (һийә) сүзе сүрәдә 27нче сүз булып килә һәм «ليلة القدر» (ләйләтүл кадр) сүзенә карый.
‎ ⁃ «القدر» (Кадр) сүзе сүрәдә 5, 10 һәм 12нче булып килә. Әгәр дә бу саннарны 5+10+12 кушсаң, алар 27гә тигез була. Бу да Кадер кичәсе Рамазан аеның 27нче төненә туры килүгә ишарәли.

Бу сүрәнең мәгънәсенә игътибар итсәк, бу кичә, мең айдан да хәерлерәк диелә. Димәк бу кичәдә кылган гамәлләрнең савабы мең ай эчендә кылган кадәр була. Шуңа да бу Кадер кичен бушка уздырырга ярамый, дога-гыйбадәт кылып уздырырга кирәк.

Пәйгамбәребез бу кичәдә уку өчен өйрәтеп калдырган кыска гына бер дога да бар:

«Аллааһүммә иннәкә гәфүввүн түхибүл гәфвә фәгфү гәннии».

(Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!)

Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен, хәтта бер изге сүз өчен булса да, Аллаһы Раббыбыз савапларны күп тапкырлар арттырып бирә. Бк форсатны кулдан ычкындырмыйк, Кадер кичәсен изгелектә уздырырга,тагын күп еллар бу кичәне каршы алырга Аллаһы Тәгалә безгә насыйп итсен!