Әбү Һүрайра атлы сәхабәдән риваять кылына: «Аллаһының илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Җил дә Аллаһының әмере белән килә, һәм ул үзе белән нигъмәт тә, газаплар да алып килергә мөмкин. Шуңа күрә, әгәр сез җил көчәйгәнен күрсәгез аны сүкмәгез, ләкин аның хәерле булуын сорап һәм аның начарлыгыннан сыенып Аллаһыга дога кылыгыз». (Әбү Давыт).

Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә җилне бер нинди сәбәпсез җибәрми. Җил үзе белән яңгыр да, боз да, көйдергеч эсселек тә, җимергеч өермә дә, тузан болытлары да, саранча да, кар-буран да алып килергә мөмкин. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) андый бәла-казалардан һәрвакыт дога кылып сакланган. Чөнки дога – ул мөселманның иң көчле коралы.

Көчле җил давыл вакытында укыла торган дога

Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыны Гаишә (Аллаһ аннан разый булсын) әйтеп калдырган:

«Көчле җил чыкканда Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мондый дога кылган:

اللّهُـمَّ إِنَّـي أَسْـأَلُـكَ خَيْـرَها، وَخَيْـرَ ما فيهـا، وَخَيْـرَ ما اُرْسِلَـتْ بِه، وَأَعـوذُ بِكَ مِنْ شَـرِّها، وَشَـرِّ ما فيهـا، وَشَـرِّ ما اُرْسِلَـتْ بِه

Аллаһүммә, инни әс’әлүкә хайраһә, үә хайра мә фииһә үә хайра мә урсиләт биһи, үә әгүзү бикә мин шәрриһә, үә шәрри мә фииһә үә шәрри мә урсиләт биһи

Бу доганың мәгънәсе болай: «Әй Аллаһ, дөреслектә, мин Синнән аның яхшылыгын, ул алып килә торган нәрсәнең яхшылыгын һәм ул нәрсә белән җибәрелсә, шуның яхшылыгын сорыйм. Һәм Сиңа аның начарлыгыннан, ул алып килә торган нәрсәнең начарлыгыннан һәм ул нәрсә белән җибәрелсә, шуның начарлыгыннан сыенам». (Мөслим).

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һава торышы начарланган вакытта Коръәннән сүрәләр укый торган булган. Гүкъба бин Әмир атлы бер сәхабә Аллаһның Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән сәфәр кылган чагында кинәт давыл кузгала һәм көн караңгылана. Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укып, Аллаһтан үзләрен саклавын үтенә башлый һәм болай ди: «Гүкъба, син дә әлеге сүрәләрне укы һәм Аллаһтан саклавын сора. Бер сораучы да бу сүрәләрдән дә яхшырак саклаучыны таба алмас». (Бохари).

Аллаһы Тәгалә безне һәртөрле хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан сакласын!