Тәүбә – ул эшләнгән нинди дә булса гөнаһ өчен чын күңелдән үкенеп, аны бүтән кылмаска ниятләп катгый карар кылу. Адәм баласы дөньяга сыналу өчен җибәрелгән, шуңа күрә ул тормышта ялгышырга, хата эшләргә мөмкин, ә тәүбә итү кешегә шушы хаталарыннан кире кайту юлы булып тора.

Тәүбә итүнең тарихы адәм баласының яратылуыннан ук башланган. Иң беренче пәйгамбәр Адәм галәйһиссәләм һәм аның пары хәзрәти Хаваның кылган һәм кабул ителгән тәүбәләре кешелек өчен иң күркәм тэубэ үрнәге булып тора. Коръәндә аларның тәүбә кылулары хакында болай диелә: «Алар әйтте: Раббыбыз! Без үз-үзебезгә золым кылдык. Әгәр безне ярлыкамасаң, безне кызганмасаң, һичшиксез, олы зыян күрүчеләрдән булырбыз». (Әл-Әгъраф, 7/23)

Тәүбә ул Аллаһ Тәгалә белән коллары арасындагы элемтәне һәрдаим саклап торыр. Раббысына юнәлү, Аңардан гына ярлыкау сорау бәндәгә чын ирек бирер. Раббысыннан кала башка нәрсәгә сузылган һәр кул, башкага юнәлгән һәр йөрәк хурлыклы буйсыну астына эләгер.

Кылган изгелекләрнең яманлыкларны каплавы Коръәндә әйтелә: «Кем Аллаһка ышанып, изге гамәл кылса, Аллаһ аның начарлыкларын каплар һәм аны эченнән елгалар аккан, алар мәңгелек калачак җәннәтләргә кертер» (Тәгабүн, 64/9)

Шуңа күрә һәр тәүбә артыннан хаталарыбызны каплаячак изгелекләр кылыйк!

Тәүбә итеп түбәндәгечә дога кыларга мөмкин (тэубэ догасы мисалы)

Тәүбә догасы

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Йәә Рабби йәә Аллааһ! Йәә Рабби йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Йәә Әрхәмәрраахимиин!

Әй чиксез мәрхәмәтле Раббым Аллааһу вә Сүбхәнәһү вә Тәгалә! Мин Синең бәндәңмен һәм колыңмын! Син мине юктан бар иттең, тәрбия кылдың, чиксез нигъмәтләр белән чорнап алдың. Дөньяга килгәннән алып әлеге көнгә кадәр миңа биргән барча нигъмәтләреңә хисапсыз шөкерләремне белдерәм. Әлхәмдүлилләһ. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәәләмиин”.

Син җирдә яшәүче кешеләрне һәм җеннәрне Үзеңә гыйбадәт кылу өчен яралттың. Синең барлыгыңа һәм берлегеңә чын күңелемнән инанып, иманымны яңартам. Синнән башка табыныр Зат юк, бөтен гыйбадәтләргә бары тик Син генә лаексың. Мүхәммәд саллләллааһу гәләйһи вәсәлләм Синең колың һәм динне өйрәтү өчен җибәрелгән илчең. “Әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләллааһу вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү вә расүүлүһ” (3 тапкыр).

Әй гөнаһларны гафу итүче, шәфкатьле Раббым! Мин туганнан алып әлегә кадәр кылган бөтен гөнаһларым өчен чын күңелемнән үкенеп, Синең алдыңда тәүбә кылам. Минем белеп һәм белмичә, аңлап һәм аңламыйча, ачык һәм яшерен кылган бөтен гөнаһларымны Үзеңнең киң рәхмәтең белән кичер, гафу ит. Калебемне бөтен гөнаһлардан пакъларга, чистарынырга, Сиңа якынаерга, Үзең кушканнарны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Наданлыкта, Сиңа тиешле гыйбадәт кылмыйча яшәгән елларым өчен тирән үкенеп, Сиңа әйләнеп кайттым.

Син Үзеңнең Коръән Кәримеңдә: “Кем үзенең гөнаһларына үкенеп, Аллаһка тәүбә-истигъфар кылса, Аллаһу Тәгаләне гафу итүче итеп табар”, — дигәнсең. Мин Үземнең бөтен начар уйларым һәм эшләрем, кылган гөнаһларым өчен тирән үкенгән хәлдә Синнән ялварып сорыймын: әлегә чаклы кылган гөнаһлы гамәлләремнең барчасын да кичер, гафу ит, аларны башкача кылмаска, Син кушканча гыйдабәт кылып яшәргә насыйп ит. Гомерем буе (тормыш иптәшем, балаларым …… белән) Сиңа шөкерләр кылып яшәү өчен җиңеллекләр бир. Ике дөнья бәхет-сәгадәтләренә ирешү өчен гыйлем-гыйбадәт, бәрәкәт ишекләреңне ач.

Әй Мәрхәмәтле Аллаһ! Җир шарындагы бөтен бәндәләреңә иманга килергә, тәүбәләр кылырга ярдәмнәреңне бир. Барча иманлы колларыңның бөтен гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу ит. Сөекле рәсүлебез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм үрнәгендә яшәргә, Аның үрнәгендә тәрбияләнергә, Коръән һәм Сөннәт буенча гомер итәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Халыклар арасына дуслык бир. Илләребезгә тынычлык бир. Җир галәме халыкларына тәүфикъ һидәяте ишекләреңне ач. Әәмин!

Әстагъфируллаһә әлләзи ләә иләһә иллә һүәл хәййуль кайуму уә әтубу иләйхи

Әлхәмдүлиләәһи Раббиль гәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.