Авырудан терелү өчен, авырудан шифа бирүче догалар укырга, Аллаһыдан шифа сорарга кирәк. Чөнки дога чирдән, күз тию һәм һәртөрле бозымнан саклый.

Авырулар адәм баласын гомере буена сынап килә. Мөхәммәд пәйгамбәр (саллалаһу галәйһиссәләм) әйткән: «Төрле авырлыклар мөэминне бөтен тормыш юлында озата бара, шушы сынаулар (сырхаулар, югалтулар һәм башка бөтен авырлыклар) барәбәренә, ул гөнаһлардан чистарынып Аллаһ янына барганчы» — дип әйткән.

Билгеле, авырып китү кеше өчен рәхәт түгел, ләкин, килгән чирләрне Аллаһның җәзасы дип түгел, ә гөнаһлардан чистарып, Аның ризалыгына, рәхмәтенә ирешү дип кабул итәргә кирәк.

Тормыштагы һәрбер сынауга Аллаһ Тәгалә кеше өчен хәерлелек салган, әгәр ул аларны сабырлык белән үтсә, шушы авырлыклар өчен олы әҗергә ия булачак.

Авырганда иң элек табибка күренергә һәм шул ук вакытта авырганда укый торган догалар кылып, Аллаһы Тәгаләдән чирдэн терелтүен сорарга кирәк.

Авырганда нинди дога укырга

Тәһарәт яки госел алып (тәһәрат тәртибен әлегә кадәр белмәсәгез душ яки мунчада тулысынча коенып чыксагыз да була) иң элек «Фатиха» сүрәсен, соңыннан Коръәннән түбәндәге шифа аятьләре укы­лыр.

ФАТИХА СҮРӘСЕ

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.
Әр-рахмәәнир-рахиим.
Мәәлики йәүмид-диин.
Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин.
Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим.
Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин.

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ. وَيَشْفِ صُدُورَ قَوْمٍ مُؤْمِنِينَ . وَ يُذْهِبْ غَيْظَ قُلُوبِهِمْ.

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вә йәшфи судүүра каумим-мүэминиин. Вә йүзһиб гайза кулүүбиһим».

(Аллаһ мөэмин кавеменең күкрәкләренә шифа бирер, күңелләрендәге үч алу һәм дошманлык тойгыларын бетерер.) («Тәүбә» сүрәсе, аять  14-15.)

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . يَاأَيُّهَا النَّاسُ قَدْ جَاءَتْكُمْ مَوْعِظَةٌ

مِنْ رَبِّكُمْ وَشِفَاءٌ لِمَا فِي الصُّدُورِ وَهُدًى وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِينَ .

«Йәә әййүһән-нәәсү каде жәә-әткүм мәүгыйзатүм-мир-раббикүм вә шифәә-үллимәә фис-судүүри вә һүдәүв-вә рахмәтәл-лил-мүэминиин.»

(Әй, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан бер нәсыйхәт һәм йөрәкләрдәге авырлыкларга бер шифа, мөэминнәр өчен бер һидаять һәм рәхмәт килде.) («Юныс» сүрәсе, аять  57.)

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ .  وَنُنَزِّلُ مِنَ الْقُرْءَانِ مَا هُوَ شِفَآءٌ وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِينَ .

 «Вә нүнәззилү минәл-куръәәни мәә һүә шифәә-үв-вә рахмәтүл-лил-мүэминиин.»

(Без Коръәндә мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган аятьләр иңдерәбез.) («Исра» сүрәсе, аять  82.)

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . وَإِذَا مَرِضْتُ فَهُوَ يَشْفِينِ .

«Вә изәә мәридътү фәһүә йәшфиин».

(Авырган вакытта миңа Аллаһ шифа бирер.) («Шүгара» сүрәсе, аять 80.)

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . قُلْ هُوَ لِلَّذِينَ ءَامَنُو هُدًى وَشِفَآءٌ .

«Куль һүә лилләзиинә әәмәнүү һүдәүв-вә шифәә».

(Әйт ки, ул (Коръән) инанганнар өчен һидаять һәм шифадыр.) («Фуссыйләт» сүрәсе, аять 44.)

Аятьләрне укып чыккач авыру килгәндә укырга тәкъдим ителә торган догаларның берсен кылабыз. Бу доганы аерым гына кылырга да мөмкин (югарыдыгы аятьләрне укымыйча).

Моселманнарнын авырганда укыла торган догасы:

авырудан терелү өчен дога

Татарча язылышы:

Аллаһүммә, раббән-нәс, мүзхибәль-бә’с, ишфи әнташ-шәфи, лә шәфия иллә әнтә, ишфи шифә’ән лә югадиру сәкамә.

Татарча:

Йә Аллаһ, барлык кешеләрнең Раббысы! Йә кайгыларны, авыруларны, мохтаҗлыкны бетерүче. Безне авырулардан терелтү Сиңа бернинди авырлык тудырмый. Терелт безне, Син бит шифа бирүче. Син авырулардан терелтүче. Безгә шифа бир, Синең шифаң авыруларыбызны тулысынча дәваласын, эзсез югалтсын.

Доганың татарчасын укысагыз да була, үзегездән өстәп Аллаһыдан сорарга да мөмкин.