Бу сүрәне татар халкында элхэм, әлхәм догасы дип тә йөртәләр, ләкин чын, дөрес исеме — Фатиха сурэсе. Ул — Изге Коръән китабының башында килүче иң беренче сүрә. Ләкин пәйгамбәребезгә Аллаһтан иңү тәртибе буенча беренче түгел, бәлки китапта урнашу тәртибе буенча гына беренчедер.

Фатиха сүзе татарча «ачучы», «нәрсәнедер булса да ачу» дигән мәгънәгә ия. Ягъни, Коръәннең ачкычы була инде. Әлеге сүрәне укырга өйрәнү һәр мөселманның изге бурычы, чөнки ул биш вакыт намазда укыла, бу сүрәне яттан белмичә намаз укып булмый.

Фатиха сурэсе текст на татарском

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.
Әр-рахмәәнир-рахиим.
Мәәлики йәүмид-диин.
Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин.
Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим.
Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин.

Татарча мәгънәсе:

«Дөньяда һәркемгә шәфкатьле, ахирәттә иман әһелләренә генә рәхимле Аллаһ исеме белән.
Галәмнәрнең тәрбия кылучы Раббысы – Аллаһка – мактау, шәфкатьле, рәхимлегә,
Кыямәт көненең падишаһына!
Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә үтенеп ярдәм сорыйбыз.
Безне туры юлдан алып бар,
Үзең ирештергәннәрнең юлыннан, ачуыңа тарыганнар һәм адашканнарныкыннан түгел!».

Фатиха сурэсе текст слушать

Түбәндәге аудиоплеерны кабызабыз һәм Фатиха сүрәсен укырга аудиоязмадан тыңлап өйрәнәнбез. Укый мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.
Әр-рахмәәнир-рахиим.
Мәәлики йәүмид-диин.
Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин.
Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим.
Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин.

Фатиха сүрәсе хакында кыскача мәгълүмат

Фатиха сурэсеннән башка намаз дөрес булмый дигән пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын). Фатиха сүрәсе намазның һәр рәкәгатендә укыла.

Фатиха сурэсе авырулардан дәвалый. Бер хәдистә пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһының сәламе булсын) бер сәхабәсе (Аллаһ аннан разый булсын) чаян чакканнан соң үлем хәлендә булган берәүне әлеге мөбәрәк сүрәне укып терелткәне хакында әйтелә.

Ошбу сүрә дошманнарның зыяныннан, күз тиюдән, көнчеләрнең зарарыннан саклый.

Татарларда бу сүрәнең Әлхәм дип йөртелүе беренче сүзе Әлхәмдүлилләһи.. дип башланганнан кыскартып алынган. Мәсәлән: Мүлк сүрәсен татарларда Тәбәрәк дип йөртәләр, бу шулай ук сүрәнең башындагы сүзеннән алынган, ләкин дөрес итеп Мүлк сүрәсе дип әйтү кирәк. Фатиханы да Элхэм дип түгел үз исеме белән — Фатиха сүрәсе дип атап йөртү кирәктер.