Аятел Көрси – Бәкарә сүрәсенең 255 нче аяте. Изге Коръән китабындагы иң бөек аятьләрнең берсе. Һәр, үзен мөселман дип санап йөрүче, кеше Аятел Корсине яттан белергә тиеш.

Аятел көрси татарча язылышы (ятлау өчен)

ӘГҮҮЗҮ БИЛЛӘӘҺИ МИНӘШ-ШӘЙТААНИР-РАҖИИМ.

БИСМИЛЛӘҺИР-РАХМӘӘНИР-РАХИИМ.

АЛЛАҺУ ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘ ҺҮ ӘЛ-ХӘЙЙҮЛ-КАЙЙҮМ.

ЛӘӘ ТӘЪХҮЗҮҺҮҮ СИНӘТҮ-ҮӘ ЛӘӘ НӘҮҮМ.

ЛӘҺҮ МӘӘ ФИС-СӘМӘӘҮӘӘТИ ҮӘ МӘ ФИЛ-ӘРДЪ.

МӘҢ ЗӘЛЛӘЗИИ ЙӘШФӘГҮ ГИНДӘҺҮҮ ИЛЛӘӘ БИ’ ИЗНИҺ.

ЙӘГЛӘМҮ МӘӘ БӘЙНӘ ӘЙДИИҺИМ ҮӘ МӘӘ ХАЛЬФӘҺҮМ.

ҮӘ ЛӘӘ ЙҮХИИТУУНӘ БИШӘЙ’ИМ-МИН ГИЛМИҺИИ ИЛЛӘӘ БИМӘӘ ШӘӘ.

ҮӘСИГӘ КҮРСИЙЙҮҺҮС-СӘМӘӘҮӘӘТИ ҮӘЛ-ӘРД.

ҮӘ ЛӘӘ ЙӘ’ҮДҮҺҮҮ ХИФЗУҺҮМӘӘ ҮӘ ҺҮӘЛ ГӘЛИЙЙҮЛ-ГӘЗЫЙМ.

Аудиоязманы тыңлагыз һәм дөрес итеп укырга өйрәнәгез

Татарча мәгънәсе:

Аллаһ, Аннан башка илаһ юк, Ул (башы һәм ахыры булмаган, затына муафыйк тормыш белән мәңге) Тере, (барлыкка китерелгән һәнәрсәгә) Тереклек бирүче, Аны ою халәте дә, йокы да басмый. Күкләрдәге һәм җирдәге һәммә нәрсә – Аныкы гына. Кем аның рөхсәтеннән башка Аның каршында шәфәгать кыла алсын? Ул (бар иткән мәхлукларыннан) элек ни булганны да, соңыннан ни булганын да (һәрнәрсәләрен) белә. Ул (өйрәтергә) теләгән нәрсәләрдән тыш, алар Аның гыйлеменнән берни дә төшенә алмый. Аның (Гарешнең каршындагы тәхете булган) Көрсие (исә) күкләрне һәм җирне каплаган. Аларның икесен саклау Аңа бер дә авырлык китерми. Ул — Бөеклеккә ирештерүче һәм Бөекләрнең Бөеге.

(“Каләм шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» китабыннан).

Сура Фатиха текст русскими буквами

Аятел-көрсинең фазыйләтләре

Бу Аятел корси” аяте Аллаһы Тәгаләне, тәүһидне олылауны, Аллаһының сыйфатларын үз эченә алу җәһәтеннән Коръән сүрәләре һәм аятьләре арасында мөхтәрәм аять була. Шуның өчен дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм: «Бер кеше “Аятел-көрси”не һәр фарыз намаздан соң укыса, ул кеше хәзер оҗмахка керер иде. Ләкин оҗмахка керүдән тыйган нәрсә үлем генә. Аллаһының дусты һәм Аңа гыйбадәт кылучы “Аятел- көрси”не даими укыр, һәрбер кеше йокларга яткач, “Аятел- көрси не укыса, Аллаһы Тәгалә бу укучыга һәм күршеләренә иминлек бирер», — диде.

1.   Әлеге аять Коръәннең иң олы аятьләреннәндер.

2.   «Аятелкөрси»   җеннәрнең усаллыгыннан иртәдән кичкә, кичтән иртәгә кадәр саклар.

3.   «Аятелкөрси» Коръәннең дүрттән бер өлешенә тиң.

4.   Әгәр дә берәү мәҗбүри намазлардан соң даими әлеге аятьне укыса, аны җәннәттән бары тик үлем генә аерып торыр.

5.   Әлеге аятьне һәр мәҗбүри намаздан соң укыса, ул икенче намазга кадәр иминлектә булыр.

6.   Ишектән кергәндә “Аятел корси” укылса, ул өйдән шайтан качып китәр.

7.   Аятьне укучы үзе, аның гаиләсе, өе, байлыгы, хәтта, 40 күршесе дә имин булыр.

8.   Карак «Аятелкөрси» укучы янына якын да килмәс.

9.   Әгәр дә “Аятелкөрси” “Бәкара” сүрәсенең соңгы аяте белән бергә укылса, дога җавапсыз калмас.

10. Җеннәр бу аять укылган савыт-сабаны ача алмас.

11. Берәү йоклар алдыннан «Аятелкөрси»не укыса, аны ике фәрештә таң атканчы саклар.

12. Кем дә кем иртән “Аятелкөрси”не һәм «Гафир» сүрәсенең башын укыса, ул кичкә кадәр һәм,    әгәр дә кич укыса, таң атканчы иминлектә булыр.

13. Әгәр    берәү өеннән чыгар алдыннан “Аятелкөрси” укыса, Аллаһ аның йортын мохтаҗлыктан коткарыр.

14. Әгәр бу аятьне укып, чирле кешене өшкерсәң, Аллаһ аның 63 чирен җиңеләйтер.

15. Иминлек өчен һәркөн 33 яки 99 мәртәбә уку зарури.

16. Шайтаннарны куу өчен укыла.

17. Начар төш күреп газапланучылар йоклар алдыннан 3 тапкыр укысыннар.

18. Берәү җомга көнне, ялгызы калган хәлдә, әлеге аятьне 70 мәртәбә укыса, ул эчке рухи яктылыкны сизәр, бу мизгелдә Аллаһ догаларын кабул итәр.

19. Күңел тынычлыгы өчен йоклар алдыннан «Аятел көрси»не һәм 109, 110, 112, 113, 114 нче сүрәләрне укырга кирәк.

Пәйгамбәребезнең якын сәхабәсе, туганы Гали (Аллаһ аннан разый булсын) болай дигән: «Мин йоклар алдыннан «Аятелкөрси»не укымаган мөселманнарны аңламыйм. Әгәр сез бу аятьне укуның нинди файдалары барлыгын белсәгез, аңа бик нык игътибарлы булыр идегез. Бу аять Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр бер пәйгамбәргә дә иңдерелмәгән. Мин бервакытта да «Аятелкөрсине» укымыйча йокларга ятмыйм».

Видеоны кабызабыз һәм тыңлап өйрәнәбез

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим.
Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм.
Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм.
Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ.
Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ.
Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм.
Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәә.
Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд.
Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.