Әт-Тин (Инҗир) сүрәсе Мәккә чорында иңгән. Коръән китабындагы 95нче сүрә, ул барлыгы сигез аятьтән тора. Биредә әлеге сүрәнең татар хәрефләре белән укылышын һәм мәгънәви тәрҗемәсен китердек.

Тин сурэсе гарәпчә

тин сурэсе гарэпчэ татарча

Әт-Тин (Инҗир) сүрәсе татар хәрефләре белән

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим

1. Үәт-тини үәз-зәйтүүн.

2. Үә тъури сийниин.

3. Үә һәәҙәл бәләдил әмиин.

4. Ләкъаде хъаләкнәл-иннсәна фии әхсәни тәкъуиим.

5. Çүммә радәднәһү әсфәлә сәәфилиин.

6. Илләл-ләҙиинә әәмәнү үә ґәмилүс-съаалихәти фәләһүм әҗрун гайру мәмнүүн.

7. Фәмәә йүкәҙҙибүкә бәґдү бид-диин.

8. Әләйсаллаһу би әхкәмил-хәәкимиин.

Аудиоязмадан тыңлап өйрәнергә

Тин сүрәсенең мәгънәви тәрҗемәсе

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. (Бихисап файдалары булган) Инҗир һәм зәйтүн белән ант итәмен!

2. Һәм (Мусаның (галәйһиссәләм) Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү урыны булган мөбәрәк) Синадагы Тур (тавы) белән (ант итәмен)!

3. Һәм шушы имин шәһәр (булган Мәккәи Мөкәррәмә) белән (ант итәмен)!

4. Без кешене иң күркәм кыяфәттә яралттык.

5. Шуннан соң (бу шәкелдә күркәм яратылыш нигъмәтенә шөкер итмәгәне өчен) аны (җәһәннәм әһеленнән итеп, күрер күзгә) түбәннәрнең иң түбәне булганга кайтардык.

6. Бары иман (шартларының барысына да шиксез иман) китергән һәм (намаз, ураза, хаҗ, закят кебек) изге гамәлләр кылучылар булмасалар гына. Аларга исәпсез әҗер бар.

7. (И, кяфер кеше!) Моннан соң нәрсә сине (Ахирәттәге) Җәза көнен ялган дип саната ала?

8. Хөкем бирүчеләрнең иң дөрес хөкем биргәне Аллаһ түгелме? (Кыямәт көнендә коллары арасындагы тиешле хөкемне Ул бирәчәк).

Хәдисләрнең берсендә болай диелә, Аллаһның Илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр (صلىاللهعليهوسلم саллалаһу ґәләйһи уә сәлләм) әйткән:

«»Әт-Тин сүрәсен укып чыккач, ахырындагы (Әләйсаллаһу би әхкәмил-хәәкимиин. Хөкем бирүчеләрнең иң дөрес хөкем биргәне Аллаһ түгелме?) сүзләрдән соң, بلى وأنا على ذلك من الشاهدين  Бәлә үә әнәә ґәлә ҙәликә минәш-шәәһидин (Әйе, һәм мин моңарга шәһидлек китерәм) дип әйтегез» — дигән.(Тирмизи, Әбү Дауыд).

Галимнәр фикеренчә, сүрәне укыганнан соң бу сүзләрне әйтү мөстәхәб (яхшы гамәл) санала, ләкин әйтми калдыру гөнах булмыйдыр.