Әгълә сүрәсе Мәккә чорында иңгән сүрәләрнең берсе. Ул Изге Коръән китабында 87нче булып килә. Барлыгы 19 аятьтән тора.

Әлеге сүрәне Витр намазының беренче рәкагәтендә (Фатиха сүрәсеннән соң) укырга киңәш ителә. Ә инде икенче рәкагаттә Кәфирун, ә өченчесендә Ихлас сүрәсе. Пәйгамбәребез шул тәртиптә укыган дип хәдисләрдә тапшырылган. Ләкин нәкъ шулай уку катгый шарт түгел, башка белгән сүрә-аятьләрне укырга да мөмкин.

Түбәндә, укырга өйрәнү өчен, Әгълә сүрәсе татар хәрефләре белән бирелде.

Әглә сүрәсе гарәпчә

Әгълә сүрәсе татар хәрефләре белән текст Әгълә сүрәсе татар хәрефләре белән текст

Аудиоязмадан тыңлап өйрәнергә

Әгълә сүрәсе татар хәрефләре белән текст

Бисмилләхир-Рахмәнир-Рахиим

  1. Сәббихисмә Раббикәль Әґлә.
  2. Әлләҙи хъаләкъа фәсәүүәә.
  3. Уәлләҙи къаддәра фәһәдәә.
  4. Уәлләҙии әхъраҗәль-мәръґәә.
  5. Фәҗәґәләһү гуçәәәәә-ән әхуәә.
  6. Сәнукъриүкә фәлә тәннсәә.
  7. Иллә мә шәәә Алләһ; Иннәһү йәґләмүл җәһра үә мә йәхъфәә.
  8. Үә нуйәссирукәлил йусраа.
  9. Фәҙәккир ин нәфәґәтиҙ-ҙикраа.
  10. Сәйәҙҙәккәру мәй-йәхъшәә.
  11. Уә йәтәҗәннәбухәль-әшкъаа.
  12. Әлләҙи йасълән-нәрәль-күбраа.
  13. Çуммә ләә йәмүтү фиийхә уә лә йәхйәә.
  14. Къад әфләхә мәнн тәзәккәә.
  15. Үә ҙәкәрасмә Раббиһи фәсъаллә.
  16. Бәль тү çирунәль-хәйәәтәд-дунйә.
  17. Үәл ахъыйрату хъайруу-уә әбекъаа.
  18. Иннә һәҙә ләфис-съухуфил-үүлә.
  19. Съухуфи Ибраһимә уә Мусәә.

Әгълә сүрәсе – татарча мәгънәсе

  1. Бөек булган Раббыңның исемен тәсбих ит.
  2. Ул (һәрнәрсәне) яралтты һәм төзек итте.
  3. Ул (барлыкларның җенесләрен, төрләрен үлчәп) тәкъдир итте һәм (яратылыш максатына) юнәлдерде.
  4. Ул (терлекләргә) утлауларны чыгарды.
  5. Шуннан (аның яшел хәленнән) соң аны кап-кара чүпкә әйләндерә.
  6. (Расүлем) Без сиңа укытачакбыз, һәм син (Коръәнне) онытмаячаксың.
  7. Мәгәр Аллаһ (хөкемен һәм укылуын нәсех итүне) теләмәгән булса. Һичшиксез, Ул ачык булганны да, яшерен булганны да белә.
  8. Без сине җиңел булганга ирештерәбез.
  9. Шулай булгач, син (Коръән белән) үгет бир, ул үгет файда бирсә (бәгырьләре каткан кешеләргә файда бирмәгәне билгеле).
  10. (Аллаһтан) Курыккан кеше, һичшиксез, үгет алачак.
  11. Әмма начар кеше аңардан ераклашыр.
  12. Ул зур Утка керәчәк.
  13. Шуннан соң ул анда үлә дә алмаячак, (рәхәтләнеп) яши дә алмаячак.
  14. (Гөнаһлардан) Арынган кеше уңышка ирешер.
  15. (Намазга ниятләнеп) Раббысының исемен зикер иткән һәм шуннан соң (биш вакыт) намаз укыган.
  16. (И, коллар!) Сез дөнья тормышын өстен куясыз.
  17. Югыйсә Ахирәт (фани дөньядан) яхшырак һәм дәвамлырак.
  18. Һичшиксез, бу әүвәлге сәхифәләрдә (дә) бар иде.
  19. Ибраһимның һәм Мусаның (галәйһиссәләм) сәхифәләрендә.