Бала авырганда нинди дога укырга? Балалар чирләгәндә түбәндәге тәртиптә дога кылу киңәш ителә.

Доганы тәһарәтле килеш уку яхшы. Әлегә тәһәрәт алу тәртибен белмәсәгез, тулысынча юынып (мунча, душ кереп) чыгу да ярый, тәннең бөтен җирен юып, өч тапкыр авызны һәм борынны чайкарга онытмыйбыз.

Иң беренче итеп «Фатиха» сүрәсен, аннан «Аятел Көрси«не һәм «Ихлас», «Фәләк», «Нәс» сүрәләрен укыйбыз.

ФАТИХА СҮРӘСЕ

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.
Әр-рахмәәнир-рахиим.
Мәәлики йәүмид-диин.
Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин.
Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим.
Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин.

АЯТЕЛ КОРСИ

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим.
Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм.
Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм.
Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ.
Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ.
Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм.
Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәә.
Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд.
Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.

ИХЛАС СҮРӘСЕ

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Куль һүәллааһү әхәде.
Әллааһүс-самәде.
Ләм йәлиде вә ләм йүүләде.
Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде.

ФӘЛӘК СҮРӘСЕ

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Куль әгуузү бираббил-фәләкъ.
Миң шәрри мәә халәкъ.
Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе.
Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде.
Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде

НӘС СҮРӘСЕ

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Куль әгуузү бираббин-нәәс.
Мәәликин-нәәс.
Иләәһин-нәәс.
Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс.
Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс.
Минәл-җиннәти вән-нәәс

Аятләрне укыгач кулларны күтәреп түбәндәге доганы кылабыз.

بِسْمِ اللهِ أَرْقِيكَ مِنْ كُلِّ شَيْءٍ يُؤْذِيكَ مِنْ شَرِّ كُلِّ
نَفْسٍ أَوْ عَيْن حَاسِدٍ . اللَّهُمَّ يَشْفِيكَ بِسْمِ اللهِ أَرْقِيكَ .

«Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин!

Бисмилләәһи әркыйикә мин күлли шәй-ин йүэзиикә мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хәәсид. Әллааһүммә йәшфиикә бисмилләәһи әркыйикә».

ТАТАРЧА

Галәмнәр Хуҗасы Аллаһы Тәгаләгә мактау, пәйгамбәре Мөхәммәдкә, аның әһленә салават һәм сәламнәр булсын!

Сиңа борчу, җәфа биргән һәр нәрсәдән, һәр көнләшкән нәфестән яки күз тиюдән Аллаһының исеме белән сиңа шифа телим. Аллаһ сиңа шифа бирсен. Аллаһының исеме белән сиңа шифа телим.

Доганы укып бетергәч балага сулыш белән өрергә, төкергән кебек итәргә кирәк. Бала янда булмаса да әлеге сүрәләрне укып аңа исәнлек сорап дога кылырга ярый.

Бу доганы балаларга өчен генә түгел, шулай ук олы кешеләргә дә укырга мөмкин. Авыру кешенен терелуен Аллахтан сорап дога кылу һәрвакыт кирәкле һәм саваплы эш.