Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим. Безне юктан бар иткән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребез, Шөкерләребез булса иде һәм Аның илчесе Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вәссәлләмгә дә догаларыбыз ирешсә иде.

Вәгаземне Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вәссәлләмнең бер хәдисе белән башлыйм. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлләм без, мөэминнәрне тәрбияләп:
«Син хәрамнәрдән саклан, Аллаһы Тәгалә тыйган әйберләрдән саклан, кешеләр арасында иң күп гыйбадәт кылучы кеше булып саналырсың, һәм Аллаһы Тәгалә сиңа биргән нәрсәләргә разый булып яшә, шөкер итеп яшә, кешеләр арасында иң бай кеше булып саналырсың, һәм күршеңә игелек ит, мөэмин булырсың, һәм үзең сөйгән, үзең теләгән нәрсәләрне башкаларга да телә, мөселман булырсың», — диде.

Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримендә без бәндәләргә шулай ди: «Әй, кешеләр, сез барыгыз да Аллаһы Тәгаләгә карата мохтаҗсыз, сез зәгыйфь барлыклар, суга да мохтаҗсыз, сез ризыкка да мохтаҗ, хатынга да мохтаҗ, иргә дә мохтаҗ, эшкә дә мохтаҗ. Әй, кешеләр, сезнең Аллаһы Тәгаләгә карата ихтыяҗыгыз бар».

Шулай ук Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вәссәлләм бер кодси хәдистә Аллаһы Тәгаләнең сүзләре белән безгә эндәшә: «Әй, бәндәләрем, Мин сезгә зыян итүне, сезне рәнҗетүне Үзем өчен хәрам иттем, сез дә бер-берегезне рәнҗетмәгез, бер-берегезгә телегез белән дә, кулыгыз белән дә зыян итмәгез. Әй, бәндәләрем, әй, колларым, сез барыгыз да борчуда, югалтудадыр, шуңа күрә Миннән һидаять сорагыз, кемне һидаять юлына куйсам, аны адаштыручы булмас. Әй, бәндәләрем, сез барыгыз да ачлыкта, ризыксызлыкта, иллә мәгәр кемгә мин ризык бирсәм генә ризыклыдыр».

«Әй, бәндәләрем, ризык Минем кулдадыр, шуны белеп. Миннән бәрәкәтле ризык сорагыз. Әй, бәндәләрем, сез гөнаһка төшәсез, хаталанасыз, ләкин Мин сезнең гөнаһларыгызны, хаталарыгызны гафу итәрмен. Миннән гафу сорагыз, игелектә, изгелектә булыгыз. Әй, колларым, әгәр дә сез барыгыз да җир йөзендә бозыклык юлында йөрсәгез. Минем милкемнән һичбер нәрсә кимемәс. Әй, бәндәләрем, сез барыгыз да җир йөзендә тәкъва булсагыз, иманлы булсагыз, игелектә, изгелектә булсагыз. Минем милкемдә һичбер нәрсә артмас. Әй, бәндәләрем, Адәм гәләйһиссәлләмнән алып, соңгы кыямәт сулышына кадәр яшәгән бөтен бәндәләр бер җиргә җыелсалар, үзләренең теләкләрен белдерсәләр, барысының да теләкләрен, догаларын кабул итсәм, ихтыяҗларын үтәсәм. Минем милкемнән һичбер нәрсә кимемәс, иллә мәгәр ничек итеп энәне диңгезгә тыгып алганнан соң, энәнең очына эләгеп чыккан су кадәр генә дә кимемәс. Шуңа күрә, әй, бәндәләрем, кыямәт көнендә Минем каршыма кайткан вакытта игелек белән, изгелек белән кайтсагыз, шөкер итегез, ләкин Минем каршыма гөнаһтан башка әйбер белән кайтмасагыз, инде үзегезгә ачуланыгыз».

Аллаһы Тәгалә безгә шушы кыска гына гомеребезне игелектә, изгелектә үткәрергә насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкер итеп яшәргә насыйп булса иде. Чыннан да, иң зур байлык ул канәгатьлектер.

Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вәссәлләм шулай ук бер хәдисендә әйтә:
«Канәгатьлек – ул бетмәс-төкәнмәс хәзинәдер».

Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга канәгать күңелләр насыйп итсә иде.

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИНОВ.