Дога кабул булу ихтималы зур булган вакытлар. Догаларны кайчан кылу яхшы?

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) бер хәдисендә: «Дога гыйбадәтнең асылы», дип әйтә. Без нинди генә гыйбадәтне алсак та, намаз булсынмы ул, уразамы, хаҗмы аларның һәрберсе дә дога кылу белән бәйләнгән. Без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз, шушы дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә Аннан сорыйбыз, ялварабыз. Шуңа күрә без догаларның кабул булу ихтималы зур булган вакытлар турында яхшырак белергә тиеш.

Беренчедән, Габдуллаһ бине Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) Гали бине Талибка: «Җомгага каршы төндә дога кабул була торган вакыт бар», дип әйткәнен җиткерә. (Әбү Давыт һәм Тирмизи хәдис җыентыкларыннан)

Әлеге хәдиснең икенче төрлесендә: «Җомга көнне шундый бер вакыт бар, Аллаһы Тәгалә Үзенең колының догасына, әгәр ул хәрам нәрсә сорамаса, һичшиксез җавап бирә», дип тә өстәлгән (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).

Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, Раббыбыз Аллаһ ошбу вакытны коллары җомга көнне күбрәк дога кылсын өчен яшергән. Шушы һәм башка сәбәпләр аркасында, җомга көне иң бәрәкәтле көннәрдән санала. Бу көнне күп кенә дини йолаларны, никах мәҗлесләрен, төрле ашлар уздырырга тырышабыз, кылган догаларыбыз әлеге мизгелгә туры килсә иде, дип өметләнәбез.

Икенчедән, дога кабул булу ихтималы зур булган тагы бер вакыт – азан белән камәт арасы. Хәдистән билгеле булганча, Аллаһның Илчесе (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын): «Азан белән камәт арасында кылынган дога кире кагылмый», дип әйткән. «Безгә бу вакытта нинди дога кылырга?» дип сәхабәләре сорагач, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын): «Бу дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә сорагыз», дип җавап кайтара (Әбү Давыт һәм Тирмизи хәдис җыентыкларыннан)

Хәдистән күренгәнчә, биш вакыт намазга азан әйтелгәннән соң фарыз намазга камәт төшерелгәнче узган вакыт аралыгында дога кылу бик тә саваплы икән. Без азан әйтелгәч тә азан догасы кылырга ашыгабыз. Азан догасы гына түгел, башка догалар укыр өчен дә бу иң кулай вакыт. Бу вакытны әрәм итмичә дога кылып үткәрергә кирәк.

Өченчедән, төнлә белән күпчелек кешеләр йоклаган вакытта һәм һәрбер фарыз намаздан соң дога кылу. Әбү Өмәмә (Аллаһ аннан разый булсын) болай сөйләгән. Бервакыт ул Пәйгамбәребездән: «Әй Аллаһның Илчесе, нинди дога иң кабул булучан?» дип сораган. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) аңа: «Төн уртасында һәм намаздан соң кылынганы», дип җавап биргән (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан). Төнлә гыйбадәт кылу зур әһәмияткә ия, чөнки бу вакытта догалар кабул була, гөнаһлар кичерелә, дөнья мәшәкатьләре хакында азрак уйланыла. Шулай ук һәр фарыз намаздан соң кылынган доганың да кабул булуы ихтимал, дидек. Монда инде безнең көн саен биш вакыт намаздан соң кыла торган догаларыбыз керә.

Дүртенчесе, Раббыбызның догаларны кабул итү ихтималы зур булган вакыт булып изге Рамазан ае чоры санала. Бер хәдистә: «Өч кешенең догасы кире кагылмас: Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотучының, тәкъва имамның һәм рәнҗетелгән кешенең», диелә (Әхмәд һәм Тирмизи хәдис җыентыкларыннан).

Рамазан ае калебләрне чистарту ае булып санала, Аллаһы Тәгалә бу айда ураза тотуны барлык сәламәт булган мөселман өчен фарыз кылды. Димәк, бу айда ураза тоткан кешенең кылган догалары кабул булырга бик тә мөмкин. Тагын әле бу айда Кадер кичәсе дигән бөек кичә барлыгын да беләбез. Бу кичә хакында хәдистә: «Кадер кичәсен Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп йокламыйча гыйбадәттә үткәргән кешенең барлык гөнаһлары кичерелер», диелә (Бохари һәм Мөслим хәдис җыентыкларыннан). Ә Изге Коръәндә «Кадер» сүрәсенең 3 нче аятендә: «Кадер кичәсе мең кичәдән дә хәерлерәк», диелә. Бу төндә Аллаһы Тәгалә җир йөзенә бәрәкәтен, рәхмәтен, чиксез күп фәрештәләрен иңдерә. Ул фәрештәләр гыйбадәт кылучылар янында булып, аларның догаларына «ӘМИН» диеп торачаклар, дип хәбәр ителә.

Тагын бер хәдистә догалар кабул булу вакыты таң алдыннан диелә: «Һәр төнне таң алдыннан Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте күкнең түбәнге катына иңәр һәм Ул: «Кем Миңа дога кыла Мин аның догасына җавап бирәм, кем Миннән сорый Миң аңа сораганын бирәм, кем кичерү сорый Мин аны кичерәм», дияр» (Бохари һәм Мөслим хәдис җыентыкларыннан).

Тагын бер вакыт гыйбадәт кылучының сәҗдәдә вакыттагы догасы. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын): «Колы Аллаһы Тәгаләгә сәҗдәдә вакытта якын була, шуңа күрә сәҗдәдә вакытта сорагыз», дигән (Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан). Фарыз һәм сөннәт намаз сәҗдәләрендә фәкать гарәп телендә Коръән һәм сөннәттә килгән догаларны кылырга мөмкин. Ә нәфел намазларда һәм намаздан тыш сәҗдәләрдә доганы үз телебездә кыла алабыз.

Янә бер вакыт ул яңгыр яуганда. «Ике очракта Аллаһы Тәгалә колларының догасын кабул итә: азан вакытында һәм яңгыр яуганда», диелә хәдистә (Әл-Хәким хәдисләр җыентыгыннан). Яңгыр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булып санала, яңгыр аркасында игеннәр, үләннәр үсә, алар белән маллар туклана, кешеләр ризыкка ия була. Яңгыр яву динебездә Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, рәхмәте иңгән вакыт булып санала, шуңа да бу вакытта кылынган догалар кабул булучан.

Алга таба тагын бер вакыт Коръән укыганнан соң. Бер хәдистә: «Кем Коръән укый шул Аллаһы Тәгаләдән сорасын, чынлыкта, шундый вакыт килер Коръән укучылар кешеләрдән сорарлар», диелә (Тирмизи). Һәм тагын бер хәдистә Коръәнне хәтем кылучының (ягъни аны тулысынча укып чыгучының) догасы кабул булыр, диелә. Чөнки Коръән укыганда кешенең калебе чистара, ихласлыгы арта. Ә дога кабул булуның иң төп шарты чиста калеб һәм ихласлылык.
Шуңа күрә дә догаларыбызны ихласлык белән, дөнья эшләре хакында уйларыбызны читкә куеп кылсак, алар елның теләсә кайсы вакытында да кабул булыр, ин шә Аллаһ.

Һәм ахырдан өстәп үтәсем килә, раҗәб аеның, Рамазан айларының беренче көне, шәгъбан аеның 15нче көне. Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме һәм Гарәфә көне шулай ук дога кылу өчен иң кулай вакытлар булып санала. Янә шуны онытмагыз: әти-әнисенең балалары өчен кылган догалары, юлчы кешенең, ураза тотучыларның догалары да иң кабул була торган догалардан санала.

Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек бирсен, кушканнарын үтәп тыелганнарыннан тыелып, иманлы булып яшәүләребезне, һәм дә ахирәттә Үзенең җәннәтләрендә дә бергә очрашуларыбызны насыйп итсен. Кылган һәм кылыначак догаларыбыз кабуллардан булса иде.