Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримнең “Бәкара” сүрәсе 52нче аятендә: “Мине итагать итү һәм гыйбадәт кылу белән искә төшерегез, ә Мин сезне мәгъфирәт һәм рәхмәт белән искә төшерермен. Нигъмәтләрем бәрабәренә шөкрана кылыгыз һәм Миңа рәхмәтсезлек кылмагыз”.

Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә безгә Үзен зикер итүне, ягъни искә төшерүне, шөкер итүне боера. Чөнки адәм баласы ул мәхлук (юктан бар кылынган). Аның халигы, ягъни юктан бар итүчесе, Раббысы бар. Ул Раббысының кушкан бөтен боерыкларын үтәргә тиеш. Тикшереп тору тиеш тә, мәҗбүри дә түгел. Чөнки аңарга белем бик аз бирелгән. Аллаһы Сүбехәнә вә Тәгалә әйтә: “Ий, кешеләр, сезгә белемнән өлеш бик аз бирелде” (17:85). Ягъни безгә бирелгән белем Аллаһы Тәгаләнең боерыкларын тикшерергә җитәрлек түгел.

Әгәр адәм баласы үзенең гыйбадәте белән Аллаһы Тәгаләгә ниндидер файда эшлим, дип уйлый икән, ул бик нык ялгыша. Аллаһы Тәгалә әдәм баласының гыйбадәтенә мохтаҗ түгел, бәлки адәм баласы гыйбадәтләргә үзе мохтаҗ. Ул шушы гыйбадәтләре нәтиҗәсендә Аллаһы Тәгаләгә якын яисә ерак булырга мөмкин.

Әбү Һөрайра радый Аллаһу гәнһүдән риваять кылына. Расүлуллаһи (салләллаһү гәләйһи вә сәлләм) әйткән: “Әгәр ул иреннәрен хәрәкәтләндерү белән мине искә алса, ягъни зикер итсә. Мин Үземнең колым белән”.

Әгәр дә без Аллаһы Тәгалә каршында нинди урында икәнебезне беләсебез килә икән, үзебезгә, кальбебезгә, күңелебезгә күз салыйк. Безнең күңелебезне күбрәк нәрсә били, без нәрсәгә күбрәк күңел бирәбез: дөньягамы, яисә Аллаһы Тәгаләгәме? Үзебезне мөселман дип санап йөргәннәребез дә, хәтта үзара очрашканда да, бик җиңеллек белән сәясәт турында, дөньядагы ниндидер хәлләр турында сөйләшә башлыйбыз, ә Аллаһы Тәгалә турында, Аның дине шәригать турында бер сүз дә әйтмәскә мөмкинбез. Шулай булгач, безне Аллаһы Тәгалә искә алмый, дип әйтергә хакыбыз бармы?

Пәйгамбәребез (салләллаһү гәләйһи вә сәлләм) әйтә: “Аллаһы Тәгалә болай дигән: бәндәм Минем турында уйлаганда, ул Мине искә алганда. Мин аның янында булам. Ул Мине күңеленнән искә алса. Мин дә аны күңелемнән искә алам, ул Мине кешеләр янында искә алса. Мин аны ул кешеләрдән яхшырак затлар алдында искә алам. Ул Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер терсәк якынаям. Ул Миңа бер терсәк якынайса. Мин аңа бер сажин якынаям, ул Миңа атлап килсә, Мин аңа каршы йөгереп киләм”.

Бу хәдистән күренгәнчә, адәм баласы Аллаһы Тәгаләне ничек күрергә тели. Ул шул рәвештә. Ягъни бер вакытта да Аллаһының рәхмәтеннән һәм мәрхәмәтеннән өмет өзәргә кирәкми. Әлбәттә, кеше гөнаһлы, ул үзенең башыннан алып аягына кадәр гөнаһка батканын аңлый һәм үзенең гөнаһлары сәбәпле җәзага тартылачагына ышана. Әмма Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өмет өзәргә кирәкми.

Аллаһы Тәгалә әйтә: (4:48) “Аллаһы Тәгалә Үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итмәс, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны Үзе теләгән кешедән гафу итәр”. Әмма бу Аллаһы Тәгалә бөтен гөнаһларны да кичерә, дигән сүз түгел. Шуңа күрә, галимнәр фикеренчә, иман курку белән өмет арасында урнашкан. Расүлуллаһ (салләллаһү гәләйһи вә сәлләм) үлем түшәгендә яткан бер яшь кенә сәхабәнең хәлен белергә барган. Расүлуллаһ (с.г.в.) аның хәлен сораган һәм ул җавап биргән: “Әй, Аллаһының илчесе! Мин Аллаһының рәхмәтен өмет итәм һәм үземнең гөнаһларым өчен куркам”, дип. Расүлуллаһ (салләллаһү гәләйһи вә сәлләм) әйткән: “Кемнең шушы хәлдә йөрәгендә икесе дә бар, ягъни өмет һәм курку, Аллаһы Тәгалә фәкать шул кешегә генә өмет иткәнен бирә һәм фәкать аны гына курыкканыннан коткара”.

Бер хәдистән аңлашылганча, мөэмин үзенең гөнаһларын зурга саный, әйтерсең, ул бер тау янында утыра һәм ул тау менә-менә аңарга ишелер кебек тоела. Кяфер кеше исә үзенең гөнаһларын җиңел генә куып җибәреп була торган чебенгә тиңли, ягъни аңарда үзенең гөнаһлары өчен аз гына да борчылу булмый.

Бу мисаллардан күренгәнчә, кешедә үзенең гөнаһлары өчен тиешенчә курку да һәм шул ук вакытта Аллаһының рәхмәтенә өмет тә булырга тиеш.

Мәгаз радый Аллаһү гәнһү ваба чиреннән үлә һәм үләр алдыннан еш кына аңын югалта. Хәле яхшырган вакытта ул әйтә: “Әй, Раббым! Минем Сине яратканымны беләсең. Синең дан-шөһрәтең белән ант итеп әйтәм, Син бу хакта беләсең”. Ә аңарга үлем вакыты якынлашкач әйтә: “Әй, Үлем! Рәхим ит, нинди көтелмәгән кунак килде, әмма ул ачлык вакытында килде”. Шуннан соң ул әйтә: “Әй, Раббым! Сиңа билгеле: мин һәрвакыт Синнән курка идем, бүген исә минем күңелем өмет белән тулы. Әй, Раббым, мин тормышны каналлар казылган һәм бакчалар утырткан өчен яратмадым, бәлки дин өчен каты кызуларда сусауга сабыр иткән, авырлыкларга түзгән һәм дә зикер җыеннарында галимнәр белән утырган өчен яраттым”.

Әнәс ибне Мәлик радый Аллаһү гәнһүдән риваять кылына. Расүлуллаһ (салләллаһү гәләйһи вә сәлләм) әйтә: “Әгәр кешеләр Аллаһ ризалыгыннан башка бернәрсә дә өмет итмичә, фәкать Аллаһыны гына зикер итәргә җыелсалар, күкләрдән бер фәрештә аларга хәбәр бирер: “Әй, кешеләр, гөнаһларыгыздан гафу ителгән хәлдә торыгыз, сезнең гөнаһларыгыз яхшы гамәлләр белән алыштырылды”. (Мусаид Әхмәд, Табрани, Маджмауззаваид).

Әбү Һөрәйрә радый Аллаһү гәнһүдән риваять кылына. Расүлуллаһ (салләллаһү гәләйһи вә сәлләм) әйтә: “Кем Аллаһының исеме зикер ителмәгән мәҗлестә утыра, Ул аңарга хәсрәт китерәчәк. Әгәр кеше йокларга ятканда Аллаһының исемен зикер итмәсә, бу да шулай ук аңарга хәсрәт китерәчәк”.

Әбү Һөрайра радый Аллаһү гәнһүдән риваять кылыңа. Расүлуллаһи (салләллаһү гәләйһи вә сәлләм) әйтә: “Аллаһы Тәгаләнең исеме зикер ителмәгән мәҗлестә торучы кешеләр ишәк үләксәсенә тиң. Бу мәҗлесләр аларга зур хәсрәттер”.

Ий, мөэминнәр, сезне малларыгыз һәм балаларыгыз Аллаһы зикереннән мәхрүм итмәсен, намаздан туктатмасын һәм Коръән белән гамәл кылудан гафил итмәсен. Әгәр бу эшне берәү кылса, ягъни малына һәм балаларына алданып иманына һәм дин тотуына кимчелек китерсә, андый кешеләр Ахирәттә газапта хәсрәтләнүчеләр (“Монафикълар” сүрәсе, 9нчы аять).

Рөстәм хәзрәт ШӘЙХЕВӘЛИ, Чаллы “Ак мәчет” имам-хатыйбы.