Бүген сезнең игътибарга Фил сүрәсенең татар хәрефләре белән язылышы һәм мәгънәсен тәкъдим итәбез. Әлеге сүрәдә Әбраһә исемле гаскәр башлыгының сугыш филләре кулланып Мәккәгә һөҗүм итүе хакында бәян ителә. Сүрә Мәккә чорында иңгән, биш аятьтән тора. Кыска сүрәләрдән санала, намазда укыр өчен уңайлы.

Филь сүрәсенең гарәпчә язылышы

أَلَمۡ تَرَ كَيۡفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِأَصۡحَٰبِ ٱلۡفِيلِ ١
أَلَمۡ يَجۡعَلۡ كَيۡدَهُمۡ فِي تَضۡلِيلٖ ٢
وَأَرۡسَلَ عَلَيۡهِمۡ طَيۡرًا أَبَابِيلَ ٣
تَرۡمِيهِم بِحِجَارَةٖ مِّن سِجِّيلٖ ٤
فَجَعَلَهُمۡ كَعَصۡفٖ مَّأۡكُولِۭ ٥

Фил сурэсе – татар хэрефлэре белэн язылышы

БИСМИЛЛӘҺИ РАХМААНИР-РАХИИМ

  1. ӘЛӘМ ТӘРА КӘЙФӘ ФА`АЛӘ РАББҮКӘ БИ`ӘСХАБИЛЬ-ФИИЛЬ
  2. ӘЛӘМ ЙӘҖ`АЛЬ КӘЙДӘҺУМ ФИИ ТӘДЪЛИИЛЬ.
  3. УӘ ӘРЪСӘЛӘ `ӘЛӘЙҺИМ ТАЙРААН ӘБӘБИИЛЬ.
  4. ТӘРЪМИҺИММ БИХИҖӘРАТИМ МИН СИҖҖИИЛЬ.
  5. ФАҖӘГӘЛӘҺҮМ КӘГАСЪФИММ-МӘЭ`КУУЛЬ

Фил сүрәсенең аудиоязмасы, тыңлап өйрәнер өчен

Язманы кабызыгыз һәм шул ук вакытта сүрәнең югарыдагы татарча язылышыннан карап барыгыз. Сүзләрнең дөрес әйтелешләренә игътибар итегез. Язмадага укучы кебек әйтеп укырга тырышыгыз.

Фил сүрәсенең татарчага мәгънәви тәрҗемәсе

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

  1. (Расулем) Раббыңның фил ияләренә ни кылганын күрмәдеңме?
  2. Ул аларның (Кәгъбәне җимерү) хәйләсен бушка чыгармадымы?
  3. Аларның өсләренә көтү-көтү кошлар җибәрмәдеме?
  4. Ул кошлар аларга яндырылган балчыктан ташлар аттылар.
  1. Ул (Аллаһы Тәгалә) аларны (бөҗәкләр тарафыннан) ашалып беткән иген яфраклары кебек итте.

Фил сурэсе тарихы

Әлеге сүрәнең тарихы болай. Йәмән патшасы Әбраһә, Мәккәдән мең чакрым ераклыкта, үзенең хакимлек кылган шәһәре Сангәдә, зур потханә төзеткән.

Потханәсенә хаҗ кылучылар килә башлап, алардан зур табыш алырга ниятләгән патшаның эшләре барып чыкмый. Кешеләр мәҗүсилектә булсалар да аның шәһәрендәге потханәгә түгел, ә Мәккә шәһәрендәге гыйбадәтханәгә (Кәгъбәгә) хаҗ кылуын дәвам итә.

Моңа ачуы килгән Әбраһә зур гаскәр туплап, Мәккәдәге Кәгъбәне җир белән тигезләүне максат итеп, яуга кузгала. Аның гаскәрендә сугыш филләре дә була, Әбраһә алар ярдәмендә изге бинаны җимерергә ниятли.

Ләкин Аллаһ Тәгалә Үзенең йорты, мөселманнарның булачак кыйбласы, төп гыйбадәтханәсе Кәгъбәне җимерүдән Үзе саклап кала. Ул әбәбил кошы дип аталган, бер төркем кошларны Әбраһә гаскәре өстенә җибәрә.

Аллаһның әмере илә, Мәккәгә килеп җиткәч, сугыш филләре туктап кала, аларны күпме генә куаласалар да Кәгъбәтуллага якын да китерә алмыйлар. Шулвакыт әбәбил кошлары томшыкларында җәһәннәмнән булган вак ташлар алып киләләр һәм гаскәр өстенә ташлыйлар. Таш тигән һәр сугышчы шунда ук һәлак була.

Мәккә халкы шәһәрдән чыгып әлеге могҗизалы котылу вакыйгасын таудан күзәтеп торган.

Бу хәлләр пәйгамбәр Мөхәммәд (саллалһу галәйһиссәләм) туачак елны булып узган һәм аның кешелек дөньясына киләчәгенең бер галәмәте, бер илаһи билгесеннән саналган.

Фил вакыйгасы турында тулырак мәгълүматны пәйгамбәребезнең тормыш юлы (сира) китабыннан укырга була.

Фил вакыйгасын тасвирлаган видео

фил сурэсе татарча