Вакыйга сүрәсе – Коръәндәге 56 нчы сурэ, 96 аятьтән тора. Вакыйга сүрәсе Мәккә чорында иңгән сүрәләрдән санала, ләкин мөфәссирләр (Коръән белгечләре) бу сүрәнең кайбер аятләре Мәдинә чорына карый диләр. Бер хәдистә әйтелә, кем һәр кич Ахшам намазыннан соң Вакыйга сүрәсен укый, аңа хәерчелек, фәкыйрьлек кагылмас, диелә.

Вакыйга сүрәсе хакында кыскача мәгълүмат

Бу сүрәдә Кыямәт хәлләре тасвирлана. Безнең һәрберебезне дә көтә торган ул куркыныч көндә адәм балалары өч төркемгә бүленәчәк диелә. Уң якта булган төркем җәннәткә керер, сул яктагылар җәһәннәм ияләре булыр диелә. Өченче төркемдә изгеләр, Аллаһка якын бәндәләр булачак дип аңлатыла. Алар арасында пәйгамбәрләр, шәһитләр, әүлияләр булыр дип тәфсир кылына.

Вакыйга сүрәсе татар хәрефләре белән

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

  1. Изәә үәкагатил үәәкыйгаһ.
  2. Ләйсә лиүәкъгатиһәә кәәзибәһ.
  3. Хаафидатур-раафигаһ.
  4. Изәә руҗҗәтил-әрду раҗҗәә.
  5. Үә бүссәтил җибәәлү бәссәә.
  6. Фәкәәнәт һәбәәәә-әм мүмбәссәә.
  7. Үә күңтүм әзүәәҗәң сәләәсәһ.
  8. Фә-әсхәәбүл-мәймәнәти мәәәә әсхәәбүл-мәймәнәһ.
  9. Үә әсхәәбүл-мәш-әмәти мәәәә әсхәәбүл-мәш-әмәһ.
  10. Үәс-сәәбикуунәс-сәәбикуун.
  11. Үләәәәикәл-мүкаррабүүн.
  12. Фии җәннәәтин-нәгыйиим.
  13. Сүлләтүм минәл-әүүәлиин.
  14. Үә калиилүм минәл-әәхирыйиин.
  15. Галә сүрурим мәүдүүнәһ.
  16. Муттәкииинә галәйһәә мүтәкаабилиин.
  17. Йәтууфү галәйһим үилдәәнүм мухалләдүүн.
  18. Биәкүәәбиү-үә әбәәриика үә кәэсим мим мәгыйиин.
  19. Ләә йүсаддәгуунә ганһәә үә ләә йүңзифүүн.
  20. Үә фәәкиһәтим миммәә йәтәхаййәруун.
  21. Үә ләхми тайрим миммәә йәштәһүүн.
  22. Үә хуурүн гыйиин.
  23. Кә-әмсәәлил лүэлүэил-мәкнүүн.
  24. Җәзәәәә-әм бимәә кәәнүү йәгъмәлүүн.
  25. Ләә йәсмәгуунә фииһә ләгүәү үә ләә тәэсиимә.
  26. Иллә кыйләң сәләәмәң сәләәмәә.
  27. Үә әсхәәбүл-йәмиини мәәәә әсхәәбүл-йәмиин.
  28. Фии сидрим-мәхдууд.
  29. Үә талхим мәңдүүд.
  30. Үә зыйллим мәмдүүд.
  31. Үә мәәәәим мәскүүб.
  32. Үә фәәкиһәтиң кәсиираһ.
  33. Ләә мәкътуугатиү-үә ләә мәмнүүгаһ.
  34. Үә фүруушим мәрфүүгаһ.
  35. Иннәәәә әңшәэнәә-һүннә иңшәәәә-ә.
  36. Фәҗәгалнәәһүннә әбкәәра.
  37. Гурубән әтраабә.
  38. Лиәсхәәбил-йәмиин.
  39. Сүлләтүм минәл-әүүәлиин.
  40. Уә сүлләтүм минәл-әәхирыйиин.
  41. Үә әсхәәбүш-шимәәли мәәәә әсхәәбүш-шимәәл.
  42. Фии сәмүүмиү-үә хәмиим.
  43. Үә зыйллим мий-йәхмүүм.
  44. Ләә бәәридиү-үә ләә кәриим.
  45. Иннәһүм кәәнүү каблә зәәликә мүтрафиин.
  46. Үә кәәнүү йүсыйрруунә галәл-хинсил-газыйиим.
  47. Үә кәәнүү йәкуулүүнә ә изәә митнәә үә күннәә түраабәү-үә гыйзаамән ә иннәә ләмәбгусүүн.
  48. Әүә әбәәәә-үнәәл-әүүәлүүн.
  49. Кул иннәл-әүүәлиинә үәл-әәхириин.
  50. Ләмәҗмүүгүүнә иләә миикаати йәүмим мәгълүүм.
  51. Сүммә иннәкүм әййүүһәәддааааллүүнәл-мүкәззибүүн.
  52. Лә-әәкилүүнә миң шәҗәрим миң зәккум.
  53. Фәмәәлиүүнә минһәл-бүтуун.
  54. Фәшәәрибүүнә галәйһи минәл-хәмиим.
  55. Фәшәәрибүүнә шүрбәл-һиим.
  56. Һәәзәә нүзүлүһүм йәүмәд-диин.
  57. Нәхнү халәкнәәкүм фәләүләә тусаддикуун.
  58. Әфәраәйтүм мәә түмнүүн.
  59. Ә әңтүм тәхлукуунәһүүүү әм нәхнүл-хааликуун.
  60. Нәхнү каддәрнәә бәйнәкүмүл-мәүтә үә мәә нәхнү бимәсбүүкыйиин.
  61. Галәәәә ән нүбәддилә әмсәәләкүм үә нүңшиәкүм фиимәә ләә тәгьләмүүн.
  62. Үә ләкад галимтүмүн нәш-әтәл-үүләә, фәләүләә тәзәккәруун.
  63. Әфәраәйтүм мәә тәхрусүүн.
  64. Ә әңтүм тәзрагуунәһүүүү әм нәхнүз-зәәригуун.
  65. Ләү нәшәәәәү ләҗәгалнәәһү хутаамәң фәзаләлтүм тәфәккәһүүн.
  66. Иннәә ләмүгьрамүүн.
  67. Бәл нәхнү мәхрүмүүн.
  68. Әфәраәйтүмүл-мәәәә әл-ләзии тәшрәбүүн.
  69. Ә әңтүм әңзәлтүмүүһү минәл-мүзни әм нәхнүл муңзилүүн.
  70. Ләү нәшәәәә-ү җәгалнәәһү үҗәәҗәң фәләүләә тәшкүруун.
  71. Әфәра-әйтүмүн-нәәрал-ләтии түруун.
  72. Ә әңтүм әңшәэтүм шәҗәратәһәәәә әм нәхнүл-мүңшиүүн.
  73. Нәхнү җәгалнәәһәә тәзкиратәү-үә мәтәәгал-лил-мүкъүиин.
  74. Фәсәббих бисми раббикәл-газыйиим.
  75. Фәләәәә үкъсимү бимәүәәкыйгыйн-нүҗүүм.
  76. Үә иннәһү ләкасәмүлләү тәгьләмүүнә газыйиим.
  77. Иннәһүү ләкуръәәнүн кәриим.
  78. Фии китәәбим мәкнүүн.
  79. Ләә йәмәссүһүүүү илләл-мүтаһһәрүүн.
  80. Тәңзиилүм-мир-раббил-гааләмиин.
  81. Әфәбиһәәзәл-хәдииси әңтүм мүдһинүүн.
  82. Үә тәҗгалүүнә ризкакүм әннәкүм түкәззибүүн.
  83. Фәләүләәәә изәә бәләгатил-хулкуум.
  84. Үә әңтүм хыйиинә изиң тәңзуруун.
  85. Үә нәхнү әкърабу иләйһи миңкүм үә ләәкил-ләә түбсыйруун.
  86. Фәләүләәәә иң күңтүм гайра мәдииниин.
  87. Тәрҗигуунәһәәәә иң күңтүм саадикыйиин.
  88. Фә әммәәә ин кәәнә минәл мукаррабин.
  89. Фәрауху уә райхәәәнүүә җәннәтүн нәгыйм
  90. Фә-әммәәәә иң кәәнә мин әсхәәбил-йәмиин.
  91. Фәсәләәмүл-ләкә мин әсхәәбил-йәмиин.
  92. Үә әммәәәә иң кәәнә минәл-мүкәззибиинәд-дааааллиин.
  93. Фәнүзүлүм мин хәмиим.
  94. Үә тәслийәтү җәхиим.
  95. Иннә һәәзәә ләһүә хаккуль-йәкыйиин.
  96. Фәсәббих бисми раббикәл-газыйиим.

Вакига сурэсе татарча мәгънәсе

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса,

2. ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас.

3. Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер.

4. Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә,

5. вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр

6. алар чәчелгән тузан кеби булырлар.

7. Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз.

8. Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр.

9. Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр.

10. Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар.

11. Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле

12. Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер.

13. Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер.

14. Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр.

15. Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда.

16. Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә.

17. Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр.

18. Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән.

19. Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр.

20. Вә алар тели торган җимешләр белән.

21. Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр.

22. Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар.

23. Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер.

24. Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр.

25. Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр.

26. Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр.

27. Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле.

28. Чәнечкесез сәдер агачлары астында.

29. Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында.

30. Вә даимән булучы күләгәдә.

31. Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда.

32. Вә бик күп җимешләр эчендә.

33. Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар.

34. Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар.

35. Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык.

36. Аларны яшь кызлар кылдык.

37. Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар.

38. Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде.

39. Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер.

40. Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер.

41. Вә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр.

42. Алар эссе җилдә вә кайнар суда.

43. Кара төннән булган күләгәдә.

44. Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел.

45. Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр.

46. Вә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр.

47. Дәхи әйтәләр иде: “Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме.

48. Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел”, – дип.

49. Әйт: “Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә.

50. Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар.

51. Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез.

52. Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз.

53. Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз,

54. вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны.

55. Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез.

56. Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр.

57. Сезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы ышанмассызмы?

58. Беләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны.

59. Кеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме?

60. Без сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез.

61. Сезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме.

62. Тәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап фикерләп карасагызчы!

63. Әгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез!

64. Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче?

65. Әгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез.

66. Вә: “Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз,

67. Бәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде”, – дияр идегез.

68. Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез!

69. Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме?

70. Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез?

71. Әйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез!

72. Ул утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган яшел агачтан сугып ут чыгаралар.

73. Без ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак өчен.

74. Олугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт!

75. Йолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен.

76. Тәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез.

77. Тәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер.

78. Ул Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр.

79. Ул Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар.

80. Барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер.

81. Әйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы?

82. Тәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез.

83. Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә,

84. сез шул вакытта аңа карап сорарсыз.

85. Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез.

86. Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез.

87. Ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса!

88. Әгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса,

89. аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер.

90. Әмма уң тараф кешесе булса.

91. Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер.

92. Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса,

93. аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр.

94. Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр.

95. Тәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр.

96. Олугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт!