Аллаһы Раббыбызның адәм балаларына биргән чиксез нигъмәтләренең иң олугысы — Коръән Кәрим. Адәм балаларына туры юлны күрсәтер өчен, хак белән батылны, ак белән караны, хәләл белән харамны аерыр өчен,авырлыкта да шатлыкта да, тормышның һәрбер мизгелендә кулланыр өчен иңдерелгән китабыбыз ул — Корьән Кәрим.

Имам Газали :”Коръән бер нурдыр. Гөнаһлы булудан бары тик Коръән ярдәмендә генә котылырга мөмкин. Рухи хасталыкның даруы Коръәндәдер”- дип әйткән.

Коръән Кәрим пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәсәлләмнең иң зур могҗизасы. Пәйгамбәребез әйтте:
«Коръәнне укыгыз. Аны укыганнарга кыямәт көнендә Корьән ярлыкаучы булып киләчәк”.

Икенче хәдис шәрифтә: ”Кем Аллаһның китабыннан бер хәреф укыса аның өчен укучыга бер хәсәнәт язылыр. Бер хәсәнәт эчендә ун савап бардыр”— дип әйтелә.

Коръән турында Аллаһ Раббыбыз болай ди: «Һичшиксез, бу Корьән иң туры булган юлга илтә һәм изге гамәлләр кылган мөэминнәрне алар өчен зур бер әҗер булуы белән сөендерә. Ахирәткә ышанмаган кешеләргә исә Без тилмерткеч бер газап әзерләп куйдык». (Әл-Исра, 17/9-10)

Коръән — китапларның һәм сүзләрнең иң күркәме. Аллаһның кешеләргә туры юлны табулары өчен җибәргән иң соңгы китабы. Анда китерелгән принциплар кыямәт көненә кадәр гамәлдә булачак.

Коран сурэлэре татар хэрефлэре белэн

Коръән турында без нәрсәләр белергә тиеш?

Коръәни-Кәримне уку гыйбадәт булып санала. Коръәни-Кәрим — хак белән ялганны, дөреслек белән ялгышны, яхшы белән начарны аерган Фуркан (аеручы). Кешеләрнең юлларын кыямәткә кадәр яктыртачак Нур ул. Барлык әхлакый проблемаларны хәл итәчәк шифа ул. Иң куркыныч юлларда да юнәлешебездән тайпылдыртмаячак тугры юл ул. Кешегә үзенең Яралтучысын оныттырмаячак зикер ул.

Коръәни-Кәримдәге һәр җөмлә аять дип атала. Бөек китабыбызда 6236 аять бар.

Аятьләрдән тупланган бүлекләр сүрә дип атала. Коръәни-Кәримдә 114 сүрә бар һәм «Тәүбә» сүрәсеннән башка барлык сүрәләр дә бисмилла белән башлана.

Коръәни-Кәримнең башыннан алып исәпләнгән һәр егерме бит җүз дип атала.

«Фатиха» сүрәсе белән башланып, «Нәс» сүрәсе белән тәмамланган Коръәни-Кәримне баштан ахырга кадәр укып чыгу хәтем дип атала.

Коръәни-Кәрим безгә иман нигезләрен һәм гыйбадәтләрне өйрәтә. Дога кылырга һәм әхлаклы булырга өнди. Коръәни-Кәрим безне хәләл белән хәрамны, яхшы белән яманны, дөрес белән ялганны аерырга өйрәтә. Кыйссалар аша гыйбрәтләнергә һәм сабак алырга үгетли.