Көрәеш (Кураиш) сурэсе Изге Коръән китабындагы иң ахыргы кыска сүрәләрнең берсе. Сүрәләр арасында 106 нчы булып килә. Үзеннән алда һәм соңыннан килгән сүрәләр кебек үк – ул бик кыска, бары тик 4 аятьтән генә тора. Пәйгамбәр Мөхәммәдкә (аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын) Мәккәдә яшәгән вакытында иңгән сүрәләрдән.

Кураиш сурэсе гарәпчә язылышы

بسم الله الرحمن الرحيم . لِإِيلاَفِ قُرَيْشٍ . إِيلاَفِهِمْ رِحْلَةَ الشِّتَاءِ وَالصَّيْفِ .
فَلْيَعْبُدُوا رَبَّ هَذَا الْبَيْتِ . اَلَّذِي أَطْعَمَهُمْ مِنْ جُوعٍ وَأَمَنَهُمْ مِنْ خَوْفٍ

Көрәеш сүрәсе татар хәрефләре белән

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Ли ииләәфи курайииш.
Ииләәфиһим рихләтәш-шитәә-и үәс-сайииф.
Фәлйәгъбүдүү раббә һәәзәл-бәйиит.
Әлләзии әтъгамәһүм миң җүүгыйүү-үәә әәмәнәһүм мин хаүүүф.

Сүрәнең аудиоязмасы тыңлап өйрәнегез

Татарча мәгънәсе

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

  1. (Раббылары) Корәешне (һәм Мәккә халкын Әбраһәнең филле гаскәреннән) берләштерер өчен.
  2. Аларны кыш (Йәмәнгә) һәм җәй (Шамдагы сәүдә сәфәрләрендә) берләштерер өчен (саклады).
  3. Шушы  Бәйтнең Раббысына гыйбадәт кылсыннар (Кәгъбәтулланы фил гаскәреннән һәм бөтен куркынычлардан Ул гына саклады).
  4. (Үләксә ашарга мохтаҗ иткән) Ачлыктан соң аларны ашаткан, (махау һәм ваба кебек йогышлы авырулар кебек) куркудан аларны имин иткән Затка (гыйбадәт кылсыннар).

Сүрә хакында кыскача мәгълүмат

Аллаһ китабының әлеге сүрәсе көрәеш кабиләсе халкына багышлана. Чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе вә салаваты булсын) һәм аның нәселе шушы кабиләдән булган.

Кураиш сүрәсенең беренче аятендә әлеге кабиләнең берләшүе һәм Аллаһ Тәгаләнең аларны Йәмән патшасы Әбраһә явыннан саклап калуы  хакында сүз бара. Бу хәлләр хакында тулырак Фил сурэсе тәфсиреннән укырга мөмкин.

Пәйгамбәр (саллаһу әлейһи уә сәллам) туасы елны Әбраһә атлы явыз патша, Мәккә шәһәрендәге гыйбадәтханәне (потка табынучылар заманындагы Кәгъбәтулланы) тулысынча юк итеп, үзе хакимлек кылган Сангә шәһәрендә төзеткән гыйбадәтханәгә барлык кешене хаҗ кылдырырга мәҗбүр итәргә тели. Аның гаскәрендә сугыш филләренә кадәр була. Ул алар ярдәмендә Кәгъбәтулланы җимерергә ниятли.

Ләкин Бөек Аллаһ үзенең йорты булган гыйбадәтханәне явызлар кулыннан саклап кала. Ул Йәмән гаскәре өстенә Әбәбил кошларын җибәрә, алар сугышчларга кызган вак ташларга охшаган нәрсәләр ташлыйлар һәм гаскәр һаләк була. Әбраһә үзе чирләп көч-хәл белән Йәмәнгә кайтып егыла.

Корэиш халкы әлеге могҗизалы хәлнең шаһитлары була.

Корэеш сурэсенең икенче аятендә кабилә халкының, бердәм рәвештә, сәүдә кәрваннары белән сәфәрләрдә йөрүе, кыш айларында Йәмәнгә, ә җәй айларында Сүриягә (Сирия) сәфәр кылып, сәүдә белән тамакларын туйдырулары хакында бәян ителә.

Алга таба Аллаһ Тәгалә әлеге сүрәдә Көрәеш халкын уңышлы сәүдәләр биреп ачлыктан (чөнки ком чүле уртасында башкача ризык табу мөмкин булмаган), Әбраһә явы кебек дошманнар явызлыгыннан һәм башка куркынычлардан саклап килгәне өчен, Кәгъбәтулланың хуҗасы булган, бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга, шөкер итәргә чакыра.