Иртәгә кыямәт көне дисәләр дә, кулыңда булган үсентене утырт, диелә бер хәдистә. Агач утырту — бик кирәкле һәм саваплы гамәл. Чөнки утыртылган һәр агач табигатькә, кешеләргә, хайваннарга, кошларга, хәтта бөҗәкләргә дә файда китерә. Кешенең күңелендә мәрхәмәтлелек уята һәм тирә-юньдәге һәр нәрсәгә сакчыл карарга өйрәтә. Үзең утырткан агач үсеп китсә, хезмәт җимешен күрү — үзе бер бәхет бит әле ул…

Динебездә агач утырту турында хәдисләр күп. Аларда агач утырту өчен бик зур әҗер-саваплар булуы хакында искәртеп үтелә. Бервакыт Әбү Дәрдә (Аллаһ аннан разый булсын) исемле бер сәхабәнең агач утыртып ятуын күреп, бер кеше моны тәнкыйтьли башлый:

«Ничек син Мөхәммәд пәйгамбәрнең (саллалаһу галәйһи үә сәлләм) якын дусты һәм сәхабәсе буларак, шундый вак-төяк эшләр белән вакытыңны әрәм итеп ятасың?!».

Әбү Дәрдә аңа әйтә:

«Син алай дип хөкем чыгарырга ашыкма, мин Аллаһ Илчесенең (саллалаһу галәйһи үә сәлләм) мондый сүзләрен ишеттем: «Әгәр берәр мөселман агач утыртса яки башка үсемлек чәчеп үстерсә һәм алар белән кешеләр, яисә нинди дә булса җәнлекләр, кошлар тукланса, хәттә күләгәсендә ял итсәләр дә, утырткан кеше моның өчен сәдака тараткан кебек әҗер-савап алачак».

Рәсүлебезнең сәхабәләре берсе дә эшләмичә аксөяк булып яшәмәгән. Бервакыт пәйгамбәребез (саллалаһу галәйһи үә сәлләм) сәхабәсе Габдулла ибн Мәсгуть белән кул биреп күрешә һәм Габдулла ибн Мәсгутьнең куллары тупасланып ярылып беткәнлеген тоя. Шуннан Аллаһның илчесе аның кулын күтәрә дә кешеләргә әйтә: «Дөреслектә менә бу кулны Аллаһ һәм Аның илчесе ярата», — ди. Моннан без күрәбез, Ислам динендә хезмәт, файдалы эшләр эшләп калдыру югары урында тора.

Ислам галимнәре әйтүенчә утыртып калдырган агач, кеше вафат булганнан соң да хуҗасына әҗер-савап ирештереп торачак, ягъни садака җәрия булып саналачак.

Агач утырту турында башка хәдисләрдә болай диелгән:

«Әгәр Кыямәт көне җитсә һәм сез бу вакытта агач утыртсагыз, мөмкин булса утыртып бетерегез». (Әхмәд).

«Утырткан агач һәм башка үсемлекләр белән кешеләр, хайваннар, кошлар тукланган өчен мөселман һәрвакыт әҗер савап алып торачак». (Бохари, Мөслим)

Димәк агач утыртсаң, аның хисабы чыгып тора, күпер салдыртсаң, аннан йөреп торачаклар, чишмә калдырсаң, аннан су эчәләр. Бер кылган изгелек күпме савап китерә. Ә без һаман изгелеге килеп тора торган берәр сәдака-җәрия эшләп калдырдыкмы?

Гомер бик кыска, шуңа күрә һәрберебез үзебездән соң файда китерә торган эшләр эшләп калдырырга ашыгыйк!