Бәкара сүрәсенең ахыргы аятьләре, (әмәнә расулу, лилләһи сүрәсе) 284, 285, 286 аятьләр. Татар хәрефләре белән язылышы, татарча мәгънәсе. Әлеге аятьләр шул ук вакытта саваплы бер дога да булып торалар. Ястү намазыннан соң укырга киңәш ителә.

Гарәпчә язылышы

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِِ

لِّلَّهِ ما فِي السَّمَاواتِ وَمَا فِي الأَرْضِ وَإِن تُبْدُواْ مَا فِي أَنفُسِكُمْ أَوْ تُخْفُوهُ يُحَاسِبْكُم بِهِ اللّهُ فَيَغْفِرُ لِمَن يَشَاءُ وَيُعَذِّبُ مَن يَشَاءُ وَاللّهُ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ .284.
آمَنَ الرَّسُولُ بِمَا أُنزِلَ إِلَيْهِ مِن رَّبِّهِ وَالْمُؤْمِنُونَ كُلٌّ آمَنَ بِاللّهِ وَمَلآئِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ لاَ نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِّن رُّسُلِهِ وَقَالُواْ سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ .285لاَ يُكَلِّفُ اللّهُ نَفْساً إِلاَّ وُسْعَهَا لَهَا مَا كَسَبَتْ وَعَلَيْهَا مَا اكْتَسَبَتْ رَبَّنَا لاَ تُؤَاخِذْنَا إِن نَّسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا رَبَّنَا وَلاَ تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْراً كَمَا حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِنَا رَبَّنَا وَلاَ تُحَمِّلْنَا مَا لاَ طَاقَةَ لَنَا بِهِ وَاعْفُ عَنَّا وَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا أَنتَ مَوْلاَنَا فَانصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ .286

Бәкара сүрәсе 284 285 286  аятьләренең татарча язылышы

ӘГҮЗҮ БИЛЛӘҺИ МИНӘШ ШАЙТАНИР РАҖИИМ

БИСМИЛЛӘӘҺИР-РАХМӘӘНИР-РАХИИМ.

284. ЛИЛЛӘӘҺИ МӘӘ ФИС СӘМӘӘҮӘӘТИ ҮӘ МӘӘ ФИЛ-АРД, ҮӘ ИНҢ ТҮБДҮҮ МӘӘ ФИИ ӘНҢФҮСИКҮМ ӘҮ ТҮХФҮҮҺҮ ЙҮХӘӘСИБЕКҮМ БИҺИЛЛӘӘҺ, ФӘЙӘҒФИРУ ЛИМӘЙ-ЙӘШӘӘӘӘ’Ү ҮӘ ЙҮҒӘҘҘИБҮ МӘЙ ЙӘШӘӘӘӘ’, ҮӘЛЛААҺУ ҒӘЛӘӘ КҮЛЛИ ШӘЙ’ИНҢ ҠАДИИР.

285. ӘӘМӘНӘР-РАСҮҮЛҮ БИМӘӘ ҮНҢЗИЛӘ ИЛӘЙҺИ МИР-РАББИҺИИ ҮӘЛ-МҮ’МИНҮҮН, КҮЛЛҮН ӘӘМӘНӘ БИЛЛӘӘҺИ ҮӘ МӘЛӘӘӘӘ’ИКӘТИҺИ ҮӘ КҮТҮБИҺИИ ҮӘ РУСҮЛИҺ, ЛӘӘ НҮФӘРРИҠУ БӘЙНӘ ӘХӘДИМ-МИР РУСҮЛИҺ, ҮӘ ҠААЛҮҮ СӘМИҒНӘӘ ҮӘ АТАҒНӘӘ ҒУФРААНӘКӘ РАББӘНӘӘ ҮӘ ИЛӘЙКӘЛ-МӘСЫИИР.

286. ЛӘӘ ЙҮКӘЛЛИФҮЛЛААҺУ НӘФСӘН ИЛЛӘӘ ВҮСҒӘҺӘӘ, ЛӘҺӘӘ МӘӘ КӘСӘБӘТ ҮӘ ҒӘЛӘЙҺӘӘ МӘКТӘСӘБӘТ, РАББӘНӘӘ ЛӘӘ ТҮ’ӘӘХИҘНӘӘ ИН-НӘСИИНӘӘ ӘҮ АХТА’НӘӘ, РАББӘНӘӘ ҮӘ ЛӘӘ ТӘХМИЛ ҒӘЛӘЙНӘӘ ИСРАНҢ КӘМӘӘ ХӘМӘЛТӘҺҮҮ ҒӘЛӘЛ-ЛӘҘИИНӘ МИНҢ ҠАБЛИНӘӘ, РАББӘНӘӘ ҮӘ ЛӘӘ ТҮХӘММИЛНӘӘ МӘӘ ЛӘӘ ТААҠАТӘ ЛӘНӘӘ БИҺ, ҮӘҒФҮ ҒӘННӘӘ ҮӘҒФИР ЛӘНӘӘ ҮӘРХӘМНӘӘ, ӘНҢТӘ МӘҮЛӘӘНӘӘ ФӘНҢСУРНӘӘ ҒӘЛӘЛ-ҠАУМИЛ-КӘӘФИРИИН.

Бэкарэ сурэсе тынларга Мишари Рашид (284-285-286 аятьләр)

Аудиоязманы кабызыгыз һәм сүзләрнең дөрес әйтелешен тыңлап югарыдагы тексттан карап барыгыз. Дөрес итеп укырга өйрәнегез.

Бэкарэ сурэсе ахыргы аятлэренен мәгънәсе

284. Күкләрдә һәм җирдә булган һәммә нәрсә – (хакимлек һәм ия булу җәһәтеннән) Аллаһныкы гына. Күңелләрегездә булганны ачык белдерсәгез дә, аны яшерсәгез дә, Аллаһ моның өчен сезне хисапка тартачак. Ул теләгән кешене ярлыкар, теләгән кешегә газап бирер. Аллаһ һәр нәрсәгә кодрәтле.

285. Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Раббысыннан үзенә иңдерелгәнгә иман китерде, мөэминнәр дә (иңдерелгән бөтен нәрсәгә иман китерделәр). Барысы да Аллаһка, фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә иман китерделәр. «Аның пәйгамбәрләреннән берсен дә башкаларыннан аермыйбыз» (диделәр). Алар: «(Боерыгыңны) Ишеттек, (әмереңә) буйсындык. И, Раббыбыз, мәгъфирәтеңә сыенабыз! (Үлгәннән соң) Кайтуыбыз бары тик Сиңа!» — диделәр.

286. Аллаһ беркемгә дә көченнән килмәслек нәрсә йөкләми. Һәркемнең (изге гамәлләр эшләп) казанганы үз файдасына, (начарлык) кылганы да үз зарарына. «И, Раббыбыз, әгәр без онытсак яки ялгышсак, син безне җавапка тартма! И, Раббыбыз, бездән алда килгәннәргә йөкләгән шикелле безгә дә авыр йөк йөкләмә! И, Раббыбыз, безгә көчебез җитмәгән нәрсәләрне дә йөкләмә! Безне кызган! Син – безнең Яклаучыбыз. Кяфер кавеменә каршы (да) Син безгә ярдәм ит!»

Аятьләр хакында кыскача мәгълүмат

Аллаһының илчесе (аңа салават һәм сәламнәр булсын) әйткән: «Төнгә каршы Бәкара сүрәсенең ахыргы ике аятен укыган кешегә, шул җитә» — дигән.

Бу хәдис хакында, мөселман галимнәре төрле карашта. Берәүләр әйтәләр, «шул җитә» дигән сүз, төне буе гыйбадәт кылып чыгу өчен көч бирә, дигәнне аңлата диләр. Икенчеләр, бу аятьләр шайтаннардан саклый ди. Өченчеләр, әлеге аятьләрне уку, һәртөрле бәла-казалардан иминлек бирә дип саный.

Бәкара сүрәсенең соңгы аятьләре хакында мондый мәгълүмат тә бар:

«Төнгә каршы Бэкарэнен ахыргы аятлэрен укыган кеше, төне буе янгын һәм башка куркыныч афәтләрдән имин булыр».

«Аллаһы Тәгалә Бәкара сүрәсен ике аять белән тәмамлады, аларны Ул Үзенең хәзинәсеннән бирде. Сез бу аятьләрне ятлагыз, аларны хатыннарыгызга һәм балаларыгызга өйрәтегез. Әлеге аятьләрне дога урынына укырга да мөмкиндер».

Габдулла ибне Мәсгүд әйтте:

«Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Миграҗ кичәсендә өч нәрсә бүләк ителде: биш вакыт намаз, Бакара сүрәсенең соңгы аятләре һәм шәфәгать кылу мөмкинлеге (Кыямәт көнне Аллаһка тиңдәшлек кылмыйча яшәп вафат булган мөселманнарны яклау)».

Бәкарә аятләренең дога итеп кылына торган өлеше

«РАББӘНӘӘ ЛӘӘ ТҮ’ӘӘХИҘНӘӘ ИН-НӘСИИНӘӘ ӘҮ АХТА’НӘӘ, РАББӘНӘӘ ҮӘ ЛӘӘ ТӘХМИЛ ҒӘЛӘЙНӘӘ ИСРАНҢ КӘМӘӘ ХӘМӘЛТӘҺҮҮ ҒӘЛӘЛ-ЛӘҘИИНӘ МИНҢ ҠАБЛИНӘӘ, РАББӘНӘӘ ҮӘ ЛӘӘ ТҮХӘММИЛНӘӘ МӘӘ ЛӘӘ ТААҠАТӘ ЛӘНӘӘ БИҺ, ҮӘҒФҮ ҒӘННӘӘ ҮӘҒФИР ЛӘНӘӘ ҮӘРХӘМНӘӘ, ӘНҢТӘ МӘҮЛӘӘНӘӘ ФӘНҢСУРНӘӘ ҒӘЛӘЛ-ҠАУМИЛ-КӘӘФИРИИН»

«И, Раббыбыз, әгәр без онытсак яки ялгышсак, син безне җавапка тартма! И, Раббыбыз, бездән алда килгәннәргә йөкләгән шикелле безгә дә авыр йөк йөкләмә! И, Раббыбыз, безгә көчебез җитмәгән нәрсәләрне дә йөкләмә! Безне кызган! Син – безнең Яклаучыбыз. Кяфер кавеменә каршы (да) Син безгә ярдәм ит!»

Аллаһ Тәгалә догаларыбызны кабуллардан кылсын, ике дөньяда да хәерле тормышлар насыйп итсен!