Ураза гаете белән котлаулар, изге, матур теләкләр, рәсемнәр, открыткалар. Ураза бәйрәме (Гыйд әл Фитр) мөбәрәк булсын!

Ураза гаете белән котлаулар

Барыгызны да Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм! Аллаһ Тәгалә шәрәфле Рамазан аеның шифасын калебләребезгә сеңдерсен, безнең уразаларыбызны, фитр-сәдакаларыбызны, ифтар мәҗлесләребезне һәм тәравих намазларыбызны кабул итсен. Безгә гөнаһлардан ерак торырга, Раббыбызның Ярлыкавына, Рәхмәтенә һәм сөекле Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешергә насыйп булсын!



Бүген барлык мөселманнар Гыйд әл-Фитр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Ураза гаете – мөбәрәк һәм бөек бер көн. Бу бәйрәм шатлыклы вакыйга булса да, без Рамазан аеның шулай тиз үзып китүенә бераз сагышланабыз. Кардәшләребез белән ифтар мәҗлесләрендә очрашулар, иңне-иңгә куеп тәравих намазлары уку, моңлы итеп тәравих тәсбихләре әйтү — барысы да якты истәлек булып артта кала бара. Аллаһ Раббыбыз безнең уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын һәм киләсе Рамазан айларына да исән-имин ирешергә, сәламәт булып уразалар тотарга насыйп әйләсен. Котлы булсын изге бәйрәмебез.

***

Бүген зур бәйрәм – мөэмин-мөселманнарның утыз көн буена ураза тотып, көтеп алган сөенечле көне Ураза бәйрәме. Шушы бөек бәйрәм, Гайдел-фитр көне барчаларыбыз өчен дә мөбарәк булсын. Гыйбадәт кылып уздырган изге Рамазан ае – иманыбызның ныгуына, дуслыгыбызның көчәюенә, бер-беребезгә булган мәхәббәтебезнең артуына, Аллаһка якынаюыбызга, Аның сөекле коллары булуыбызга һәм ике дөньяның да бөек дәрәҗәләренә ирешүебезгә сәбәпче булсын

***

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Изге бәйрәм Ураза гаете белән котлаулар, теләкләр җиткерәсем килә.

Аллаһның илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Ураза тоткан кеше 2 шатлык кичерер: берсе – кич белән авыз ачканда, икенчесе – ахираттә, Аллаһ белән очрашкач, ураза өчен нинди зур савапларга ирешүен белгәч».

Без ай буена уразалар тоттык, хәдистә әйтелгән беренче шатлыкны кичердек, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр белән авыз ачтык, хушландык. Инде Уразаларыбыз кабуллардан булып, вәгъдә ителгән икенче шатлыкка да ирешүбезне — Раббыбыз белән очрашкач, ураза өчен бирелгән олы әҗер-саваплар өчен куанышып, әр-Раян капкасыннан җәннәтләргә керүләребез дә насыйп булса иде. Амин! Ураза гаете мөбәрәк булсын!

***

Котлы булсын Ураза бәйрәме! Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изгелекләребезне, биргән сәдакаларыбызны кабуллардан кылсын, хата-кимчелекләребезне гафу итсен, күңелләребездә булган изге теләкләребезгә, изге уй-ниятләребезгә ирешергә, дингә яңа килүчелергә иманнарын куәтләргә, гыйлем өстәүчеләргә хәерле, файдалы гыйлемнәр алырга насыйп әйләсен. Балаларыбызга, изге ният белән гамәл кылып, киләчәктә хәерле бәндәләр булуларын насыйп кылсын, үзебезгә сабырлыкны, күркәм холыкны, ихтирамны, күркәм мөгамәләне юлдаш кылсын. Изге бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк hәм хәерле булсын!

***

Гает таңы мөбәрәк булсын! Аллаһ Раббыбыз һәрбарчабызга сәламәтлек, җан тынычлыгы, мул тормышлар, якыннарыбызның кадер-хөрмәтен тоеп, хәерле озын гомер кичерергә насыйп итсен. Йөзләребездә иман нуры, телләребездә матур сүзләр, калебләребездән җылылык бөркелеп торсын! Якыннарыбызның игелеген тоеп, уңышлары өчен куанып яшәргә язсын! Чын күңелдән әйтелгән теләкләребез, фәрештәләрнең «Амин!» дигән мизгеленә туры килеп кабуллардан булсын.

***

Ураза гәете мөбәрәк булсын! Уразаларыбыз, биргән садакаларыбыз, намазларыбыз кабул булсын. Үзебез һәм якыннарыбыз төрле бәла-казалардан, авыру-чирләрдән имин булсын. Йортларыбызда өлфәт-мәхәббәт, авылларыбызда, шәһәрләребездә, дәүләтебездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен. Аллаһ Тәгалә барыбызга да сабырлыклар биреп, авыруларга саулык-сәламәтлекләр насыйп кылсын. Мөбәрәк булсын изге бәйрәмебез — Гыйдуль Фитр Ураза гаете!

Ураза гаете белэн рэсемнәр, открыткалар

Ураза гаете белэн рэсемнәр, открыткалар

Ураза гаете белән котлаулар, матур теләкләр, рәсемнәр