Һәр кеше, якыннары өчен үзе дога кыла белергә, белмәсә өйрәнергә тиеш. Чөнки, кеше үзенең якыннары өчен үзе дога кылса, ул аны ихластан кыла, ә чакырып укыткан кеше ихластан укымаска да мөмкин. Коръәннән сүрәләр аятләр укыгач, түбәндәге үрнәктәге кебек, кулларны күтәреп дога кылу авыр түгел. Бу бик саваплы эш.

Хәтта бер тапкыр Фатиха һәм артыннан өч тапкыр Ихлас сүрәсен укысагыз да Коръән уку санала. Күбрәк укысагыз тагы да яхшы, безнең сайтта кайбер Коръән аятләренең татар хәрефләре белән язылганы да бар. Алар монда — Коръән сүрәләре татарча

Багышлау догасы кылу үрнәге

Үзегезчә үзгәртеп, үзегездән дә өстәп укырга мөмкин.

Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расүулиһил кәрим үә галәә әәлиһи уә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Йә, рәхмәтле Раббым, укылган Коръән аятьләремнең укыганда булган хата-кимчелекләрен гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул кыл.

Укылган, тыңланган Коръән аятьләреннән хасил булган әҗер вә савапларны иң беренче чиратта, барлык пәйгамбәрләрнең солтаны булган, сөекле расүлең Мөхәммәд галәйһиссәләмнең рухына, атабыз Адәм галәйһиссәләм һәм анабыз Һавадан алып бүгенге көнгә кадәр килгән бөтен пәйгамбәрләрнең, әүлияләрнең, галимнәрнең, барлык изге бәндәләреңнең рухларына ирештер.

Шушы укылган Коръән аятьләренең әҗерен, безнең догаларыбызга мохтаҗ булган фани дөньядан мәңгелек ахирәткә күчкән газиз әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның, дәү әти-дәү әниләребезнең, кыз һәм ир туганнарыбызның, шул исәптән (фәлән улы яки кызы фәлән рухына дип догага мохтаҗ булган аерым әрвахларның исемнәрен әйтергә мөмкин) барча мөэмин-мөселман кардәшләребезнең рухларына ирештереп, аларның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итеп, рухларын шатландыр.  Йә, Кодрәтле Раббым, аларның каберләрен нурландырып, хисапларын җиңеләйт. Аларга Синең сөекле бәндәләреңнән, җәннәт әһелләреннән булырга насыйп ит.

Йә, Рәхим-шәфкатьле Раббым, укылган намазларыбыз, әйтелгән зекер-тәсбихларыбыз, кылган һәртөрле игелекле гамәлләребез хөрмәтенә, белеп һәм белмичә эшләнгән гөнаһларыбызны, хата-кимчелекләребезне, ялгышлыкларыбызны Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу ит.

Йә, Раббым, һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп ит. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Синең кушканнарыңны ихлас күңелдән үтәп, тыйган гамәлләреңнән тыелып яшәргә, иксез-чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, ике дөньяда да бәхетле бәндәләреңнән булырга насыйп кыл.

Һәркайсыбызны хәвеф-хәтәрләрдән, сугыш афәте, ачлык хәсрәтеннән, яман авырулардан, төрле зарар-зыяннан, күз тиюдән, сихер-бозымнардан, зәхмәтләрдән, табигать гарасатларыннан Үзең сакла. Яши торган илебезгә, җиребезгә бәракәтеңне иңдер.

Йә, Рәхмәтле Раббым, балаларыбызга, оныкларыбызга күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп, шатланып яшәргә, аларның игелеген, миһербанлыгын күрергә насыйп ит.

Һәрбарчабызга исәнлек-саулык, тулы иман, бәракәтле тормышлар бир.

«Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәзәәбән-нәәр»

«Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе»

Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расүулиһил кәрим үә галәә әәлиһи уә әсхабиһи әҗмәгыйн.

***

Дога кылу тәртибе

1. Дога кылыр алдыннан Аллаһы Тәгаләгә мактау-шөкерләр белдерергә һәм Мөхәммәд пәйгамбәргә (саллаллаһу галәйһи уә сәлләм) салават әйтергә кирәк;

Бу хакта Әбу Дауд һәм Тирмизидән килгән хәдистә шулай белдерелә. “Көннәрдән бер көнне Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) мәчеттә бер кешенең Аллаһка дога кылып торганын күрә. Әлеге адәм үзенең догасын Аллаһу Тәгаләне мактамыйча, Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салават әйтмичә башлый. Шунда Пәйгамбәребез (с.г.с.) : “Бу кеше ашыкты!”-, ди һәм бераздан аны үз янына чакырып ала да түбәндәге сүзләрен әйтә: “Әгәр берәрегез Аллаһу Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итәргә теләсә, башта Бөек Раббысына мактау-шөкерләр әйтсен, аннары Пәйгамбәргә салават әйтсен һәм аннан соң гына үзенә нәрсә теләсә, шуны сорасын!”

2. Дога кылганда, элек эшләнгән гөнаһларны искә төшерергә һәм үкенергә кирәк;

3. Доганы түбәнчелек күрсәтеп кылырга, күңелдә тәккәберлек, усаллык булмаска, үзеңне Аллаһның колы итеп тоярга кирәк;

Аллаһ Тәгалә Үзенә якын булган колларының дога кылуларын искә алып, Коръәндә шулай ди:
«Дөреслектә, алар хәерле нәрсәләргә ашыга һәм Безгә омтылып вә куркып дога кылучы. Алар Безгә карата түбәнчелекле булды» (Әнбия – 90).

4. Доганы кыйбла ягына карап кылу яхшы;

5. Дога кылганда кулларны күтәреп кылырга;

Дога кылганда кулларны күтәрү фәкыйрь кешенең бай кешедән хәҗәтен соравына охшаган. Бик каты мохтаҗ булганда хәер сораучы, бай кеше каршында хәтта тезләнә дә. Шул рәвешле ул аны кызганырга мәҗбүр итә. Шулай ук дога кылучы мөселман да кулларын күтәреп Аллаһ Тәгаләгә түбәнчелек күрсәтә һәм мохтаҗ булуын белдерә.

9. Дога кылу алдыннан хәерле гамәлләр эшләү.
Мәсәлән, сәдака бирү, берәр кешегә ярдәм итү, ике рәкәгать нәфел намаз уку, нәфел уразасы тоту. Бу гамәлләр доганың тиз кабул булуына бер сәбәп булып тора. Кайбер кешеләр киресен эшли. Сәдака биргәч алар үзләре дога кылмый, ә сәдака алган кешедән дога кылдырталар. Бу күп очракта мәчетләрдә күзәтелә. Ләкин иң хәерлесе сәдака бирүче яки башка изге гамәл эшләүче кеше үзе Аллаһ Тәгаләгә дога кылырга тиеш. Чөнки изге гамәл эшләгәннән соң, ул Аллаһ Тәгаләгә күбрәк якыная һәм аның Аллаһ каршында дәрәҗәсе арта. Шул сәбәпле догасы да тизрәк кабул була.

Шулай ук укырга тәкъдим итәбез: Дога кабул булу ихтималы зур булган вакытлар